Газетага язылу

Кул эшләре остасы Рәмзия Фәттахова: «Бер яшерен серем бар»

Кул эшләре остасы Рәмзия Фәттахова туында белмәүчеләр сирәктер. Аны әледән-әле телевизордан да күрсәтәләр, республика күләмендә, Россия төбәкләрендә узган күргәзмәләрдә, Сабан туйларында да очратырга мөмкин.

Кул эшләре остасы Рәмзия Фәттахова: «Бер яшерен серем бар»
Фотолар: шәхси архивтан

«Ел һөнәрчесе» дигән исемгә дә лаек булды. Бу уңышлар, җиңүләрнең бәһасен Рәмзия Фәттахова үзе генә белә. Балык Бистәсе районының Олы Елга авылы кызына язмыш зур сынауларны дөньяга аваз салганда ук биргән.

Һөнәрле үлмәс

Нинди авырлыклар аша узганын, нинди катлаулы операцияләр кичергәнен Рәмзия сөйләп йөрми, күп булды инде, дип елмаеп кына куя. Әнә шул сабырлыгы, түземлеге өчендер Ходай бүген аңа һәр эшендә юлын ачып тора. «Янәшәмдә гел яхшы күңелле кешеләр булды», – ди Рәмзия Фәттахова. Үзенең дә күңеле яхшы, якты булганга шулайдыр ул.

Физик мөмкинлеге чикле булса да, Рәмзия мескенләнеп, елап ята торган кеше түгел. Ул башкарган эшләр кайбер сәламәт кешеләрнең дә хәленнән килерлек түгел. Бәхете алтын кулларында шул аның. Чигү эшләрен кечкенәдән үк өйрәнә. Нәселдән бирелгән осталык. Әбисе дә, әнисе дә кул эшләрен яратып башкарган.

Рәмзия һөнәр үзләштерү теләге белән Казандагы 40 нчы көллияткә укырга керә. Бу вакытта кыз берничә катлаулы операция кичергән була. Ләкин ул ярты юлда туктап кала торган кеше түгел, үзенекен эшли. Таяклар белән йөреп булса да, көллияттә тырышып укып, күн мозаикасы серләренә өйрәнә. 4 нче разрядлы белгеч булып чыга. Шул ук елны мәдәният институтында декоратив-гамәли сәнгать буенча яңа кафедра ачалар. Үҗәт кыз шунда кереп укуын дәвам итә. Анда челтәр үрү серләрен өйрәнә.

Укып бетергәч, туган ягына әйләнеп кайта Рәмзия. Кулың эш белү бер нәрсә, аны дөрес итеп файдалану да кирәк бит әле. Балык Бистәсе районы мәдәният йорты директоры Фидания Гомәр кызы Рәмзиянең челтәр үрү остасы икәнен ишетә. «Түгәрәк ачып, онытылган һөнәрләребезне торгызып җибәрсәк ничек булыр икән, ни уйлыйсың?» – дип һөнәрче кызга мөрәҗәгать итә ул. Рәмзия башта куркып кала. Балык Бистәсе районы хатын-кызлары элек-электән челтәр үрү буенча дан тоткан. Нишләп әле бу һөнәребезне районда кабат торгызмаска? Шулай дип уйлый да җиң сызганып эшкә тотына кул эшләре остасы. Түгәрәк оештыралар, газета аша игълан биреп, челтәр үрү серләренә өйрәнергә теләүчеләрне чакыралар. Тик эш коралларын каян алырга? Тормыш киртәләрен җимереп алга барырга өйрәнгән кыз монда да бирешергә теләми. Документлар җыя да грант ота. Шулай итеп үзләренә кирәкле эш коралларын булдырып, өлкәннәрне дә, балаларны да кул эшенә өйрәтә башлый. Челтәрләп күлмәк якалары, изүләр, хәтта калфаклар да ясый башлыйлар. Рәмзиягә еш кына Казанга барырга кирәк була. Башкала белән Балык Бистәсе арасында йөрүне ничек җиңеләйтергә? «Их, үз машинаң булса иде ул», – дип уйлый һөнәрче кыз. Башына килгән уен тормышка да ашыра. Район белән шәһәр арасын хәзер машинада җилдерә Рәмзия Фәттахова. Каядыр бару аның өчен проблема түгел.

Хатын-кызга 140 төрле һөнәр дә җитми

Кызның мондый үҗәтлеген күреп башта гаҗәпләнүчеләр дә, «Ник тыныч кына өйдә утырмыйсың?» – дип сораучылар да була. Гаеп итүчеләре дә табыла. Ләкин йөргән таш шомара, диләр бит. Челтәр үрү буенча эшләр җайлангач, һөнәрче кыз күн мозаикасы эшен дә җәелдереп җибәрергә уйлый. Кабат грантка документлар җыя. Уңыш бу юлы да елмая. Хәзер Рәмзия Фәттахова Яшьләр үзәгендә дә, Балалар үзәгендә дә түгәрәкләр оештыра.

Тик күңел һаман тынгылык тапмый, нидер эшлисе, алга барасы килә. Рәмзиянең әбисе паласлар, сөлгеләр туку остасы да булган. Оныгын да өйрәткән. «Ир-атларга җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Ә хатын-кызга 140 төрлесе дә җитми аның», – ди оста кыз. Туку эшен дә өйрәтәсе иде, дип хыяллана. Шулай итеп өченче тапкыр грантка документлар җыярга уйлап йөри. Тагын бер яшерен сере бар әле аның. Рәмзия Фәттахованың ул хыялын да тормышка ашырачагына ышанам. Теләсә нинди киемгә менә дигән бизәк булырлык челтәрләрне сату проблемасы бар икән. «Аларны күлмәк, костюмнарда ничек итеп кулланып булганны күрсәтү өчен коллекция булдырырга, төрле мода тәкъдим итү чараларында катнашырга кирәк. Шуңа да үз коллекциямне булдыру турында хыялланам», – ди Рәмзия.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре