Газетага язылу

Бакча уңышын нишләтәсез?

Бакча уңышын нишләтәсез?

Әлфира Фәтхетдинова, пенсионер (Актаныш районының Карт авылы):

– Уңыш бик яхшы быел. Бәрәңгене 24 июньдә үк казып карарга өлгердек. Ул чакта каз йомыркасы кадәр генә иде. Сабаклары корыды инде. 2 майда утырткан идек бит. Сатмыйбыз, балаларга бирәбез. Кишер, суган да әйбәт үскән. Сарымсакны йолкыдык инде. Кура җиләге, карлыган, чия, крыжовник та бар. Аларны кышка катырып куям. Күчтәнәчкә дә өләшәм. Үзебездән артканын сатам. Кура җиләгенең килосы – 280, карлыганныкы – 200 сум. Ун төп алмагачыбыз бар. Алмасын күршеләргә дә таратабыз. Сокларын да ясыйм. Биргән сый-нигъмәтләргә мең шөкер. Сөенеп ашарга язсын.

Тимур Усманов, эшмәкәр (Казан):

– Биектау районындагы Ямаширмә авылында 20 гектарда – карлыган, 10 гектарда кура җиләге утырттык. Караҗиләк тә бар. Менә бүген комбайн белән карлыган җыя башладык. Уңышы шәп. Мәскәүгә җибәрергә җыенабыз. Җимешләрне төрле җирләргә урнаштырабыз. Сораучылар күп. Караҗиләк әле соңрак җитешәчәк. Бу эш белән ун ел шөгыльләнәбез инде.

Вәзирә Гыйльмуллина, фельдшер (Минзәлә районының Куян авылы):

– Бакчаны дүрт өлешкә бүлдек. Бер өлешендә – кабак, икенчесендә – чөгендер, өченчесендә – бәрәңге, дүртенчесендә – помидор, борыч, суган, сарымсак, ташкабак һәм башкасы үсә. Зуррак шул, икенче елга киметергә дип торабыз. Маллар да кимеде. Яңгырлар явып торгач, уңыш та сөенерлек. Кыяр, ташкабакларны ашыйбыз инде. Кыярның икенче партиясен утырттык. Узган ел бакчадан ике трактор арбасы кабак җыйган идек. Сатканыбыз юк, барысы да – үзебезгә. Кышка кайнатмасын да әзерлибез, компотын та ябабыз. Кышның корсагы озын, рәхәтләнеп сыйланабыз.

Гөлшат Тимаева, пенсионер (Баулы районының Исергәп авылы):

– Үстермәгән нәрсә юк. Барысы да табынга менә. Карбыз, кавынга кадәр утырткан идем, әле уңыш бирмәде. Әллә ни өметле күренми. Аның каравы виктория җиләге уңды. Ике суыткычка туңдырырга тыгып куйдык. Киләсе елда утыртырга тагын урын әзерләп куйдык. Кукуруз белән борчакка кадәр бар. Маллар тотмыйбыз. Барысын да үзебез ашыйбыз, балаларга бирәбез. Компотын да, салатларын да ябабыз. Быел яңгыр күп яуды. Шуңа күрә бәрәңгегә черек авыруы төшеп килә. Күп кеше зарлана. Уңышы яхшы үзе.

Гөлназ Каюмова, социаль хезмәткәр (Мамадыш районының Урта Кирмән авылы):

– Авылда һәр кешедә 25 сутый җир бар. Күбесендә печән үсә. Калган җирдә – бәрәңге, кабак, ташкабак һәм башкасы. Карбызга кадәр бар. Беренче елны ун килога җиткән иде. Быел да күп, әмма уңышы бик начар. Инҗирне бакчага чыгарган идем, әле өлгерми. Өйдә җимешләре белән сөендергән иде югыйсә. Салат, укроп, петрушка кебек тәмләткечләрне дә мулдан утыртам. Кыяр, ташкабакларга тавыклар рәхәтләнә инде. Кышка консервлыйбыз да. Әмма аны элеккеге кебек туйганчы ашау юк хәзер. Сәламәтлеккә зыян дигән булабыз. Ясасак та, күчтәнәчкә өләшәбез. Ни хикмәттер, бездә чия  булмый. Чәчәк ата ул, тик уңыш бирми. Күршеләрдә дә шул хәл. Бәрәңгедән авыз итеп карадык. Уңышы әйбәт.

Сәрия Мифтахова

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре