Чараны Әтнә районы, Татарстанның мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге оештыра. Быел фестиваль Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла. Фестивальгә Әтнә белән чиктәш Арча, Биектау, Балтач, Балык Бистәсе районнары чакырулы. «Узган елларда күбрәк районнар катнаша иде. Ләкин туй йолалары төрле җирдә төрлечә, аерыла. Шуңа күрә без быел үзебезнең күршедәге районнарны чакырып, алардагы йолаларны өйрәнергә булдык», –дип белдерде матбугат конференциясендә Әтнә районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Алия Абдуллина.
«Әтнә Туй» фестивале берничә мәйданчыкны тәкъдим итә. Болар – «Туй мәҗлесе», «Мунча себеркесе», «Туй йорты». «Уңган килен» бәйгесе дә уздырылачак. «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Гаилә хакы. Гаиләдә кем хаклы» дип аталган әхлак дәресе үткәрергә җыена. Моннан тыш, фестивальдә туй җырларын, «Чабата биюе»н дә күрергә мөмкин. Әтнә халкына хас туй ризыклары – әлбә һәм паштеттан да авыз итеп булачак дип ышандыра оештыручылар. Артистлар да киләчәк. Алар арасында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева, Татарстанның атказанган артистлары – Алсу Хәбибуллина, Булат Шәрипов, Илгиз Зәкиев, шулай ук «Риваять» төрки-татар этнотөркеме, ABIEM PROJECT.

Фестивальнең максаты халкыбызның туй йолаларын бүгенге яшьләргә дә кайтару, яңарту. «Хәзер туйлар концертка әйләнде, кода-кодагыйлар, туганнар концерт карап кайтып китә. Ә элек туй ике як туганнарны таныштырган, дуслаштырган», – ди фестивальнең режиссеры Фаил Баязитов. «Әтнә Туй»дагы күренешләрне экспертлар карап бәяләячәк. Алар – мәдәният министрлыгыннан, Татарстанның мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге вәкилләре. «Мондый фестивальләр безгә йолаларыбызны саклап калу өчен бик мөһим», – ди Татарстанның мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге методисты Миләүшә Насыйбуллина.
Бәйрәмгә килүчеләр кызыклы фотокүргәзмә белән дә таныша ала. Анда тулы бер тарих. «Без Әтнә районында гомер иткән әби-бабаларыбызның туй мәҗлесләренә ничек киенгәннәрен дә күрә алачакбыз», – ди Әтнә районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Алия Абдуллина. Фестиваль район үзәгендәге «Туган ягым» мәдәният һәм ял паркында үтәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез