Нәҗип Нәккаш: «Казанда татарча язулар да сирәк күренә»

Туксанынчы елларда каллиграфия сәнгатен кабат кулланышка кертеп җибәргән рәссам, каллиграф-хаттат Нәҗип НӘККАШ белән очрашкан саен, милли мәгариф, татар язулары, Казан каласының милли бизәлеше турында сөйләшәбез. Кызганыч, кайбер мәсьәләләр элек ничек булса, хәзер дә хәл ителмәгән, кайберләрендә артка чигенү дә бар. Ярый әле шулар янәшәсендә яхшы яңалыклар да очрый. Нәҗип абый шундый инде ул: көендерә дә, сөендерә дә белә. Бу әңгәмә – әнә шулар һәм каллиграфия сәнгатенең көче хакында.

Нәҗип абый, каллиграфия сәнгате Татарстанга бүген ни дәрәҗәдә якын?

– Гарәп язуы безгә элеккеге традицияләрне дәвам иттерер һәм тарихтан өзелмәс өчен кирәк. Аның 1100 еллык тарихы бар. Ул Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүгә бәйле. Билгеле бер чорда без әлеге хәзинәдән өзелеп тордык. Узган гасырның 90 нчы елларындагы үзгәрешләр исә мирасыбызга әйләнеп кайтырга юл ачты. Элек тыелган язмаларны да чыгарырга мөмкинлек чыкты. Нәтиҗәдә гарәп язуы сәнгати дәрәҗәдә югары булган вакытлардагы кебек үк, мәйданга чыга башлады. Мин менә шул дулкында каллиграфия иҗатына килдем. 90 нчы еллар башында Коръән аятьләрен, хәдисләрне популярлаштыру максатыннан, сәнгати дәрәҗәдә бизәп яза башладым. Ул елларда яңа басмалар барлыкка килде. Аның берсендә – «Мирас» журналында – дини һәм борынгы әдәбиятка урын бирелде. Мин аның беренче саныннан ук тышлыкның арткы ягына шәмаилләр яза башладым. Беренче шәмаил «Сөембикә айлы булды» дип аталды. 1991 елның сентябрендә Сөембикә манарасына ай куелды, менә шул вакыйганы чагылдырасым килде. «Мирас» журналына кадәр «Ватаным Татарстан» газетасы өчен дә аклы-каралы шәмаил эшләгән идем. Анда Сөембикә манарасы сурәтләнде һәм Тукайның «Пар ат» шигыреннән «Мондадыр безнең бабайлар түрләре-почмаклары;/ Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары…/ И Казан! Дәртле Казан! Нурлы Казан! Моңлы Казан!» дигән юлларын яздым. Үзәккә Коръәннән «Хаклык килде, ялган юкка чыкты» дигән мәгънәдәге аять урнаштырдым. Шәмаил язу менә шуннан башланып китте. Татарча, гарәпчә текстларны берләштерү аларның үзенчәлегенә әйләнде. «Мирас» журналында бу эш 1996 елга кадәр дәвам итте. Акрынлап башка басмалар да, календарь чыгаручылар да заказ бирә башлады. Әйтик, Фәния Хуҗахмәт чыгарган «Татар мөселман календаре»ның беренче саныннан ук тышлыгы бизәлешенә минем кул керде. Шулай ук һәр календарьның арткы тышлыгын шәмаил белән бизәдек. Быел әлеге календарьның утызынчысы чыкты. Ул инде брендка әйләнде. Мөгаен, шәмаилләрнең яктылыгы да моңа тәэсир итмичә калмагандыр.

Каллиграфия сәнгате бүген мәчетләр бизәлешендә актив кулланыла. Аның беренче үрнәге дип Түбән Кама шәһәрендәге җәмигъ мәчетне әйтергә буладыр. Аның бизәлешендә минем эскизлар буенча эшләнгән мозаика кулланылды. Әлеге мәчетне дизайнер-архитекторлар – ирле-хатынлы Мусиннар эшләде. Алар белән хезмәттәшлек әле дә дәвам итә. Нәтиҗәдә Шәңгәлче мәчете (архитекторы – Айвар Саттаров), Лениногорск җәмигъ мәчете, Башкортстандагы Кантюковка авылындагы Аллаһ йорты каллиграфия мозаикасы белән бизәлде. Казанда «Ярдәм», Габдерәхим Утыз-Имәни исемендәге һәм башка мәчетләр бизәлешендә куфи шрифтын кулландык. Мозаика өчен ул бик кулай. Гарәби каллиграфия мөселман кабер ташларында да кулланыла. Монда мин Казан ханлыгы традициясендәге бизәлешне тәкъдим итәм. Аның үзенчәлеге – Коръән аятеннән тыш, дога һәм теләк рәвешендә «Аңа Аллаһы Тәгаләнең киң рәхмәтләре булсын» дигән язу, өскә шәхеснең туграсын урнаштыру. Шундый үрнәктә халык җырчысы Рафаэль Ильясовның кабер ташы эскизын ясадым. Әлеге эскиз җырчы һәм аның хатыны каберләрен тоташтыра. Җыеп әйткәндә, каллиграфия, артык популярлашып китмәсә дә, тормышта кулланыла.

Каллиграфия сәнгатенә профессиональ дәрәҗәдә укыту бармы соң? Сез үзегез дә бит үзлектән өйрәнгәнсез.

– Үзлектән өйрәндем, әмма минем бер укытучым булды, ул – Бакый Урманче. Казан дәүләт университетының филология бүлегенең дүртенче курсында укыганда, 1978 елда без, ике студент (тарихчы Искәндәр Гыйләҗев һәм мин) һәм ике мөгаллим (галимә Фәһимә Хисамова һәм фонетика белгече Хәлим Сәлимов), Бакый Урманчега каллиграфияне өйрәнергә бардык. Аның өендә түләүле дәресләр алдык. Бакый ага безне каләм тотарга, аны ясарга, төзәтергә өйрәтте. Аның бик бай китапханәсе бар иде. Фарсыча, гарәпча китаплардан язарга өйрәндек. Барысы да матур язуларны күчерүдән башланды.

Хәзер сәнгатьнең әлеге төре белән кызыксынучыларга күпкә җиңелрәк, чөнки Россия Ислам университетында профессиональ дәрәҗәдә укыту бар. Әйтергә кирәк, җиңел юнәлеш түгел. Университет мөгаллиме Рамил Насыйбуллов әйтүенчә, уку елы башында берничә дистә кеше булса, ахырга кадәр берничә кеше генә барып җитә. Рамил – бик талантлы, төгәл һәм таләпчән кеше.

Рус милләтеннән булган рәссам, Тукай премиясе лауреаты Владимир Попов та, яше җитмештән узгач, иҗатта юнәлешен 180 градуска үзгәртеп, каллиграфия юнәлешенә кереп китте. Моның сере нәрсәдә?

– Чыннан да Владимир Поповны без элек күбрәк социалистик реализм рухында иҗат итүче рәссам буларак белә идек. Соңыннан исә ул юнәлешен, тормышка карашын да үзгәртте. Моның сәбәбе – рухи кризис та, икътисадый кризис та. Ник дигәндә, билгеле бер чорда идеологиягә буйсынган картиналарга гына түгел, хәтта пейзажларга да сорау кимеде. Рәссамнар бик авыр хәлдә калды. Советлар вакытында өстән заказлар бирелсә, туксанынчы елларда дәүләт заказлары бетте диярлек. Мондый шартларда иҗат мәйданында калу өчен шактый тырышырга, эзләнергә кирәк, билгеле. Шунда аның кулына типографик шәмаилләрнең атаклы коллекциясе килеп керә… Әлеге коллекцияне галим, рухани Иван Покровский туплаган. Инде картаеп, авырый башлагач, 1941 елда ул әлеге коллекцияне Милли музейга бүләк итеп калдыра. Баксаң, коллекция 70 шәмаилдән генә тормаган икән. Әлеге шәмаилләр белән академия театры рәссамнары Сперанскийлар да кызыксына һәм ниндидер юллар белән коллекциянең бер өлеше алар кулына килеп керә. Тихон Сперанский әлеге хәзинәне өйрәнә һәм татар спектакльләре бизәлешендә күчермәләрен актив куллана. Аның вафатыннан соң коллекция хатыны Любовь Сперанcкаяга кала. Ул исә аны соңыннан бергә яшәгән Владимир Поповка васыять итеп калдыра. Матди яктан авыр вакытта Сперанcкая бу коллекцияне сатарга карар кыла.

Әле дә хәтердә: бер көнне эш бүлмәсенә култык астына папка кыстырган озын сакаллы бер кеше килеп керде. Папканы ачып, эчендәге әйберләрне күрсәтә башлагач, күңелгә шик керде. Икенче бүлмәгә чыгып, Милли музейга шалтыратырга булдым. Хикмәт шунда: Попов миңа музейда саклана торган типография коллекциясен күрсәтте. Мин инде, әллә аларны музейдан алып чыктылар микән, дип пошаманга калдым. Чөнки аларны яттан беләм һәм кайберләренә тасвирлама да яздым әле. Мине коллекция урынында дип тынычландырдылар. Владимир Попов белән танышу менә шулай булды. Шуннан ул әлеге сәнгать белән кызыксынып китте һәм дәресләр алырга да йөрде. Попов – зыялы, зәвыклы, кызыксынучан кеше, русча тәрҗемәдә Коръәнне укыды, берзаман аятьләрне сайлап алып, композицияләр ясый башлады. Ә инде коллекция язмышына килгәндә, ул аны музейга тапшырырга теләде. Әмма ул чакта музейның матди яктан хәле авыр иде. Ахыр чиктә коллекция Мәскәүдәге Рөстәм Сөләйманов җитәкчелегендәге «Мәрҗани» фондына күчте. Әлеге фонд аның күргәзмәсен дә оештырды, бастырып та чыгарды.

Дәвамчыларым дип кемнәрне атыйсыз?

– Татарстанда хәзер инде хаттатлар шактый. Каллиграфларның күргәзмәләре даими оештырылып тора. Монда иң элек иң көчле каллиграфларның берсе, Төркиядә белем алган Гөлназ Исмәгыйлованы атарга кирәктер. Ә инде минем шәкертләргә килгәндә, Татар дәүләт гуманитар институтында 8 ел укыттым, шактый укучылар әзерләнде, саный китсәң, шактый инде алар.

Гарәпчә язылган кулъязмалар өйрәнеләме, бу җәһәттән архивлар ни дәрәҗәдә ачык?

– Кулъязмалар өйрәнелә һәм теләгән һәр кеше мәчетләр каршында гарәпчә укырга, язарга өйрәнә ала. Бу үзеңнең үткәнеңне белү өчен кирәк. Ә үткәнне өйрәнмичә, бүгенгене төзеп булмый, шулай бит? Бу җәһәттән институтның «Мирасханә»се ачык, аннан шактый мәгълүмат алырга була. Тик менә дәүләт архивларына керү шактый кыенлашты. Элек бу эш җайлырак иде. Шәҗәрәсе белән кызыксынган кеше, Дәүләт архивының Казандагы Декабристлар урамындагы бинасына килеп, кирәкле мәгълүматны ала иде. Хәзер ул Лаеш районындагы үзәк бинага күчте. Шулай да, Казанның 8 Март урамындагы бинада кирәкле документларга заказ биреп була әле. Миңа калса, бу эшне читенләштермәскә кирәк. Соңгы елларда халыкта шәҗәрә белән кызыксыну бар, бу кызыксынуны сүндермәскә иде. Тугралар белән дә кызыксыну зур. Шәхсән үзем генә дә елына пыялага йөзгә якын тугра эшлим. Тугра  ул – шәхеснең билгесе. Хәзер гаилә тугралары да популярлашты. Анда ата-ана, балалары турында мәгълүмат урын ала. Аны инде хәзер туйларга бүләк итеп тә ясата башладылар.

Чараларда катнашканда да, менә әле бүген дә Тукай премиясе түштамгасын таккансыз. Әлеге бүләк турында сез нинди фикердә, дәрәҗәсе төшмәдеме?

– Тукай ул – безнең якты йолдызыбыз, маягыбыз инде. Бәс шулай икән, туры Тукай тирәсендә толерант булып кыланырга, ярарга тырышырга кирәкмидер. Шул нәрсәләр булмаса, дәрәҗәсе төшми. Мин Тукай премиясе түштамгасын бер горурлык белән тагып йөрим.

Сез бит татар мәктәпләре, татар сыйныфлары булдыру өчен җан аткан кеше дә. Мәгарифтә хәлләр ничек? Артка чигенмәдекме?

– Без Казанда 16 нчы татар-инглиз гимназиясен ачуда катнашкан идек. Анда бөтен фәннәр дә татарча укытылды, гарәп теле дә укытыла иде. Аннары өр-яңа бинада татар гимназиясе оешты. Анда да фәннәр татарча укытылды. Кызганыч, гарәп теле озак укытылмады, аннары кайбер фәннәр дә урысча укытуга калды. Минем улларым татарча укып калдылар, гарәп телен дә өйрәнделәр, аннары бетте ул. Хәзер бу гимназия рус-татар мәктәбе тибында калды.

 Мин еш кына үзүземә «Милләт булып саклану өчен нишләргә?» дигән сорау бирәм. Миңа калса, моның өчен һәр районда берне генә булса да, чиста татар мәктәбе булдырырга кирәк. Янәшәсендә рус мәктәбе дә булсын, башкасы да, әмма берәү бары тик татар мәктәбе булсын. Анда татарча укырга теләгән балалар гына белем алсын иде. Чөнки татар телен көчләп укытып кына саклап калып булмый. Без моңа инандык инде.

Телне саклау балалар бакчасыннан ук башланырга тиеш. Менә минем оныкларым саф татарча сөйләшәләр иде. Балалар бакчасында татар төркеменә бирделәр. Әмма анда татарча белмәгән балалар да шактый, нәтиҗәдә тәрбия татар телендә алып барылмый. Хәзер инде онык урысча «яра». Татар телен күрсәтергә кирәк булганда, тәрбиячеләр оныкка татарча шигырьләр бирәләр. Ул аны ятлый, кунаклар канәгать китеп бара… «Татарча сөйләүче балалар бармы?» – дип сорадым аптырагач. «Без төркемдә икәү генә», – ди…

Без сезнең белән бер әңгәмәдә Казанны каллиграфия белән бизәү турында да хыялланган идек. Ләкин Бауман урамындагы сезнең эскиз буенча ясалган сәгатьтән кала, башка җирдә дә гарәп язуы күренми

– Бу – авырткан мәсьәлә. Хәтта кириллицада язылган татарча элмә такталар да бик юк бит. Элек Казан үзәгендә кунакханә маңгаендагы Татарстан атамасы күзне иркәли иде, хәзер инде ул да юк. Татар эзе җуела бара. Камал театрын алыйк. Аның йөз елдан артык тарихы бар. Шул тарихның саллы бер өлешен гарәп шрифтындагы афишалар һәм башка документлар алып тора. Әнә шул афишаларны яктылык белән эшләп, бинаны бизәп була бит. Хәзер бит бөтен җирдә яктылык белән бизәүне кулланалар. Камал театрының түбәсенә үк гарәп язуы белән яктылык ярдәмендә «Камал театры» дип язып куеп була. Бу – традицияләргә тугры калу булыр иде. Камал бит атаклы драматург кына түгел, рәссам да әле ул. Мәчетләрне дә яктылык белән бизәп булыр иде. Дөньяда андый алым киң кулланыла.

Иң зур теләгегез нинди?

– Татар милләте күтәрелсен иде, йөзебезне, телебезне югалтмасак иде, дип телим. Барыбызның да балалары, оныклары тартынмыйча татарча сөйләшсеннәр иде.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү