Армиядә хезмәт итү вакытын озайту мәсьәләсенә ачыклык керткәннәр

Армиядә хезмәт итүнең вакыты бер ел булып кала. Егетләребезгә ике ел хезмәт итү зарурилыгы юк. Дәүләт Думасының Оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов шулай дип белдергән. Бу хакта ТАСС яза.

“Ике ел хезмәт итәргә кирәкми, мондый зарурилык юк. Хәзерге вакытта безнең егетләр күп дигәндә ярты ел эчендә барлык хәрби белгечлекләрне үзләштерә ала”, – дигән парламентчы. – Солдат беренче яртыеелыкта белгечлек алырга, шуннан соң күнекмәләрен камилләштерергә тиеш”.

Исегезгә төшерәбез: Картаполов армиягә чакыру яшен 21 яшькә кадәр күтәрмәячәкләрен белдерде. Моны ул бик күп егетләрнең нәкъ менә 18 яшьтә хезмәт итәргә теләүләре белән аңлатты.


Фикер өстәү