Мобилизацияләнүчеләрне ни өчен өйләренә кайтарып җибәрмәүләрен аңлатканнар

Моңа кадәр Россия оборона министры Сергей Шойгу, ел азагына контракт буенча хезмәт итүчеләрнең саны 745 меңгә җитәчәк, дип белдергән.

Дәүләт Думасының Оборона буенча комитеты Рәисе Андрей Картаполов белдергәнчә, 2022 елда мобилизацияләнүчеләрне өйләренә кайтарып җибәрүдән мәгънә юк. Парламентчы бу хакта “Фонтанка” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә белдергән.

Моңа кадәр Россия оборона министры Сергей Шойгу, ел азагына контракт буенча хезмәт итүчеләрнең саны 745 меңгә җитәчәк, дип белдергән булган. Шул уңайдан депутат Картаполовтан, мобилизацияләнүчеләрне тарату өчен шуның кадәр контрактник җитәме, дип сораганнар.

Аның әйтүенчә, мобилизацияләнүчеләр махсус хәрби операциядә инде бер ел катнаша. Хәзер алар профессионалга әйләнде, шуңа күрә аларны өйләренә кайтарып җибәрүдән мәгънә юк. “Украинаның мәгълүмати-психологик операцияләр үзәгеннән һәм ЦРУдан чыккан үтенеч-тәкъдимнәр генә бу”. – дип белдергән депутат.

Ул шулай ук, мобилизацияләнүче хәрбиләр һәм аларның гаиләләре әгъзалары – илдә социаль яктан иң нык якланылган кешеләр, дип билгеләп үткән. Хәрбиләр махсус хәрби операция зонасындагы бурычларны үтәгән өчен социаль ярдәмне дә, башкасын да бик мулдан алып килә, дип искәрткән Картаполов.


Фикер өстәү