Оборона министрлыгының өстәмә мобилизация үткәрү турындагы боерыгын аңлатканнар

Дәүләт Думасы депутаты Андрей Картополов әйтүенчә, хәзерге вакытта мобилизация үткәрүнең зарурилыгы юк, барлык бурычлар хәрби хезмәткәрләрне контракт буенча җыю кысасында хәл ителә.

Дәүләт Думасының Оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов интернетта таратылган өстәмә мобилизация үткәрү турында Россия Оборона министрлыгы боерыгын, фейк, дип атаган.

“Сафсата, дошманнар тарафыннан эшләнеп, махсус рәвештә социаль челтәрләрдә таратылган ялган документ бу. Шуңа күрә аңа игътибар итмәскә кирәк”, – дигән Картаполов ТАСС хәбәрчесенә.

Моңа кадәр “Ура.ру” интернет-басмасы Украина телеграм-каналларында 11 сентябрьдән мобилизациянең яңа дулкыны башлану турында Россия оборона министры Сергей Шойгу боерыгының таратыла башлавы турында хәбәр иткән. Картаполов әйтүенчә, беркем тарафыннан расланмаган ялган мәгълүмат бу.

Депутат сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Россиядә өстәмә мобилизация үткәрүнең зарурилыгы юк.

“Хәзерге вакытта хәрби хезмәткәрләрне контракт буенча җыю эше актив төстә алып барыла. Барлык бурычлар да шуның кысасында үтәлә”, – дип басым ясап әйткән Картаполов. Шул ук вакытта Дума комитеты башлыгы өлешчә мобилизация турында Россия Президенты Указының гамәлдә булып калуын, мобилизация үткәрү зарурилыгы очрагында башка документлар кабул итүнең таләп ителмәячәген билгеләп үткән.


Фикер өстәү