Быел яздан 30 яшькә кадәрге ир-егетләрне армиягә чакыра башларга ниятлиләр

Депутатлар Оборона министрлыгы тәкъдимен хупларга җыена.
Россия инде язын ук вакытлы хәрби хезмәткә чакыру яшен күтәрергә мөмкин. Дәүләт Думасының Оборона буенча комитеты рәисе Андрей Картаполов шулай дип белдергән. Бу хакта “Парламентская газета” яза.

“Язгы чакырылыш башланганчы, һәрбер хәрби комиссариат күпме кешенең яңа таләпләргә эләгүен барларга тиеш. Аннан соң бу мәгълүматларны хәрби заданиегә туры китерергә кирәк булачак”, – дип билгеләп үткән Картаполов.

Депутат аныклап үткәнчә, башта 18 яшьтән 30 яшьтәгеләрне чакырачаклар. Ә инде 21 яшьтән 30 яшькә кадәрге ир-егетләрне хәрби хезмәткә чакыру системасына тулысынча күчү өчен бер елдан өч елга кадәр вакыт кирәк булачак.

“Әйтик, хәрби комиссариатта армия хезмәте үтмәгән 21 яшьтән 30 яшькә кадәрге йөз кеше исәптә тора ди. Ә задание буенча 200 кешене чакырырга кирәк. Яртысын – 18 яшьтән, икенче яртысын – 21 яшьтән 30 яшькә кадәрге кешеләр тәшкил итәчәк”, – дип аңлатып үткән Картаполов.

Исегезгә төшерәбез: хәрби хезмәткә чакыру яшен арттыруны Россия Оборона министры Сергей Шойгу тәкъдим итте. Президент Владимир Путин аны хуплады.


Фикер өстәү