10 көн эчендә 15 кеше сөрем газы белән агуланган: ничек сакланырга?

Җылыту сезоны башланганнан бирле Татарстанда 20 кеше сөрем газы белән агуланган. 5 очрак Яңа елга кадәр, 15е быел. теркәлгән. Белгечләр агулану очрагы артуны кышкы салкыннар белән бәйли. Сөрем газы белән агуланмас өчен нинди кагыйдәләрне исә тотарга кирәк? “ВТ” журналисты шуларны белеште.

Газ җиһазларына хезмәт күрсәтүче Казандагы бер оешма хезмәткәре Раил Исламов.Газчылар техник хезмәт күрсәтергә килгәч, безне өйләренә кертмиләр дип зарлана. Шуңа да ул күңелсез хәбәрләр иклеп чыга, ди.

– Безне күпләр өйдә булып та, кертмиләр. Әллә ничә кат барырга, кесә телефоннарын табып шалтыратырга да туры килә. Юкса, газ җиһазларның төзеклеге иң беренче чиратта аларга кирәк булырга тиеш, – ди ул. – Күп кенә кешеләр өйләрендәге һава йөрү юлларын томалап бетерәләр. Газ чыгып ятса да, алар аны үзләре белми дә кала. Шуңа күрә, махсус хезмәткәр килеп караса, яхшы инде. Без әллә нинди куркыныч эшләр башкармыйбыз. Плитәнең эшли-эшләмәвен, газ чыгып ятмавын тикшерәбез, төтен һәм җиләтү юлларын да карап чыгабыз. Кыш чорда, йорт хуҗалары аеруча уяу булсын иде. Җиһазларны үз белекләре белән тоташтырмаснынар, белгечләрне чакыртсалар иде. Бер ялгыш адым– әллә никадәр гомерләргә зыян салырга мөмкин икәнен истән чыгармасак иде.

Газ чыгып ятмасын өчен нишләргә?

– Иң элек өйдән чыкканда, газны сүндерегез. Плитәсен генә түгел, газүткәргечтәге запас кранны да ябып куегыз;
– Җиһазларыгызның төзексез икәнен күргә үк, газчыларны чакыртыгыз;
– Газда ризык әзерләнгәндә, аны караучысыз калдырмагыз.

Газ исе килгәндә, нишләргә?

– Электр җиһазларын кабызмагыз һәм сүндермәгез;
– Тәмәке тарта күрмәгез;
– Тәрәзәләрне, ишекләрне ачыгыз, газүткәргеч кранын ябыгыз;
– Урамга чыгыгыз;
– 04 телефоны буенча (104 – кесә телефоннан) газ хезмәтен чакыртыгыз.
Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, коткаручыларга бердәм 112 телефонына мөрәҗәгать итегез.

Ничек сакланырга?

– Өйләрдә электр магнит клапаны белән ябылган газ сигнализаторлары урнаштырырга кирәк. Алар метан һәм сөрем газы чыгуга газ килү юлын автомат рәвештә ябып куя. Болай эшләү газ чыгуын, төтен һәм җилләтү юлындагы җитешсезлекләрне вакытында ачыкларга ярдәм итәчәк.


Фикер өстәү