Авыл фәлсәфәсе: «Абзарда туганнар абзарда яшәсен!»

Яши-яши шуны аңладым: безнең гамәлләребезгә эте дә, бете дә бәя бирергә тырыша икән. Еш кына яхшы яктан түгел. Кешеләр генә димим. Туры мәгънәсендә, эте дә, мәчесе дә. Алар да, кешеләр кебек үк, синең яхшылыкларыңны минуты-секунды белән онытырга, сине кара исемлеккә куярга сәләтле. Яңа елның беренче салкыннары мине шуңа инандырды.

Декабрь  башларында абзарда яшәүче  мәчеләребезнең берсе бәбиләде (хәзер авылда өй саен дистәләп мәче, алар күбесенчә абзар-кура арасында яши. Бездә җиде ана мәче, аларны өйгә кертү мөмкин хәл түгел, өйдә әле бер шәһәр мәчесе бар). Бер ай буе алар әниләре саламны тирән итеп казып ясаган ояда яшәде. Декабрьдагы кырык градуслы суыкларда да туңмадылар. Әниләре яннарыннан да китмәде, ашарга гына бүленде. Яңа елга чыккач, алар инде үсте, ояда гына ятасылары килми башлады. Әниләре исә имезә дә иптәшләре янына китеп утыра. Кыш көне бәбиләгән мәче күргән юк иде – аларны нишләтергә дә белми аптырадык.  Әле бозаулар ягына егылып төшәләр, әле каядыр кысылып калалар. Беркөн чыксам, туңганнар. Бөрешеп, калтырап утырганнарын күргәч, түзмәдем, өйгә алып кердем. Өйдә нәрсә буласын якынча күзаллый идем инде. Яз көне шулай, әнисе карамаган бер мәче баласын өйгә алып кергәч, шәһәр мәчесенең кыланмышын күреп, хәлдән тайган идек. Ул чакта көннәр җылытты да, бер атна качырып асрагач, мәче баласын урамга чыгарган идек. Ә монда дүртәү. Һәм алар теге мәче баласы кебек качып-посып ятарга гына риза түгел…

…Өйдәгеләр барысы да: «Бантик (өйдә генә яши торган шәһәр мәчесе – апамның балалары кайтаргандагы кушаматы калды) сине бигрәк ярата, синнән күзен дә алмый», – диләр иде. Дөрестән дә, ул мине аерым бер ярату белән ярата, мине аңлый кебек иде. Әз генә кәефем төшсә дә, кычкырыбрак сөйләшсәм дә, нәрсә булды дигәндәй эндәшеп, шул арада йөгереп килеп җитә. Мин дә аны вакыт булганда уйнатам, мунчада юындырам… Кыскасы, дуслыгыбыз ике яклы иде. Тик бу дуслык, мин дүрт мәче баласын өйгә алып керүгә, сабын куыгыдай шартлап юкка чыкты. Нәкъ кешеләр белән ике арадагы мөнәсәбәтләр кебек. Аз гына ялгышың булуга, кеше синең бөтен яхшылыгыңны оныта, гаепле-гаепсез дә дошманга әйләнүең тиз. Бантик белән дә шулай булды. Күзең белән күрмәсәң, ышана торган да түгел: үз телендә ниләр генә кычкырмады ул кызым белән безгә (ул да мәче балаларының күзләрен дарулар белән чистартты, ашатты). Әйтү кыяфәтеннән «сатлыкҗаннар»ын да, «якын килмә», «ычкын моннан», «үзең аша, үзең эч»ләрен дә аңлап була иде.

Беренче көннәрдә бу хәлләр безгә әле кызык кебек тоелды. Кычкыра-кычкыра, сикереп килеп ябышуларын видеога төшереп алырга иде дип көлештек. Ә өченче көнне инде эш шаярудан узды. Бер тәүлек бер нәрсә ашамаган, эчмәгән Бантигыбыз авыруга сабышты. Юкса песи балаларын, аңа күрсәтмәс өчен, залга – авылча әйтсәк, түр өйгә бикләдек, ишеген дә ныклап ябып куйдык, тик бу гына ярдәм итмәде. Ике колагы ут кебек яна – температура! Бөгәрләнеп ята, килеп эндәшсәң, күзен тутырып карый да икенче якка борылып ята. Кызым белән икебезгә ул чын мәгънәсендә байкот игълан итте. Юкса мәче балалары берсеннән-берсе матур, йонлач, үзләре шулкадәр иркә. Йөгереп йөреп, шулар белән рәхәтләнеп уйныйсы гына бит инде.

Өйдәгеләр икегә бүленде: беребез Бантикны жәлләсә, икенчеләребез – дүрт мәче баласын.

– Чын эгоист ясаганбыз инде аннан, – ди бәләкәчләрне жәлләүчебез.

– Нәрсә, Бантик, сиңа дүрт бәби карарга кушалармы? – ди аның яклы булган әни. – Бәби тапканы юк бит аның, ул аларны каян ярата  алсын…

– Эт тә гомере буе бәби тапмады, ата эт әле. Әмма бияләй кадәр мәче балалары да оясына кереп йөрде. Үзе тышта ятса ятты, ник берсенә сүз әйтсен. Бөтенесе аның янында иркәләнеп, аның азыгын ашап үстеләр, – дим.

Нәрсәдер эшләргә кирәк иде инде. Ике як та жәл. Уйлый торгач, ирем фанердан биек итеп, зур итеп тартма ясады. Бәләкәчләрне шунда салып, әлегә буш торган йокы бүлмәсенә күчердек. Рәхмәт төшкерләре, яраттылар әлеге тартманы! Асларына йомшак итеп йокы түшәге, бер почмакка кечкенә тартма белән туалет ясадык, азыкларын куярга да, уйнарга да урыннары калды.

Аларны күчереп, залны җыештыра башлауга, Бантик уртага кереп утырды. Кыяфәте! «Монда мин хуҗа!» – дип кычкырмый гына. Бераздан ялт кына чыгып ашап та керде, су да эчте. Аларны бөтенләй чыгарып җибәрделәр дип белдеме, тынычланды.

– Син җиңдең, Бантик, – минәйтәм. – Абзарда туганнар икән, абзарда яшәсеннәр, дигәнсеңдер инде…

 


Фикер өстәү