Онытылырга
Төрлечә ял итеп була: кемдер диңгезгә бара, кемдер ялын өендә яки бакчасында уздыра. Иң мөһиме – аны үзең өчен уңайлы, рәхәт итеп үткәрү. Ялның төп «дошман»ын беләсезме икән? Шул ике атна эчендә барысына да – ел буе кичектереп килгән шәхси эшләрнең очына чыгарга, кичәләргә, кино, музей-театрларга, кибеттән кибеткә йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә, китап укырга һәм тагын әллә нәрсәләргә өлгерергә тырышу. Нәтиҗәдә организм ял итү урынына тәмам хәлдән тая. Сыйфатлы ял бөтен мәшәкатьне оныткач кына башлана.
Ашыкмаска
Чираттагы ялга сәфәр планлаштырсагыз, турыдан-туры эштән үк сәяхәткә китеп бармаска һәм кайту белән эшкә чапмаска кирәк. Бу стрессны көчәйтә генә. Иркенләбрәк сулыш алу һәм үзеңне ялга көйләү өчен, сәфәргә кадәр 1–2 көнне өйдә уздырыгыз. Ялда йөреп кайтканнан соң да эшкә чыкканчы бер-ике көнне өйдә үткәрү хәерле. Беркая да бармасагыз, ялны моңарчы кичектереп килгән эш-мәшәкатьләрдән башламагыз. Беренче көнен бары тик үзегезгә генә багышлагыз. Китап укыгыз, яраткан тапшыруларыгызны карагыз, гомумән, тынычлык, иркенлек белән хозурланыгыз.
Телефонны кулга алмаска
Эш чатындагы хәбәрләрне сүндереп куегыз, социаль челтәрләрдә утырмаска тырышыгыз. Тәмле, затлы ашау-эчүне, табигать күренешләрен, башка матурлыкны һаман саен фото-видеога төшереп, аларны тиз генә аккаунтка урнаштырып утырудан башыгыз чыкмый икән, ялдан ләззәтләнеп булмаячак. Үзегез урынына башкаларның күңелен күрәсез чөнки. Дөньяга смартфон экраны аша түгел, үз күзләрегез белән карарга тырышыгыз.
Киресен эшләргә
Эштә күп хәрәкәтләнсәгез, ялда үзегезгә «берни эшләми торган көн» оештырыгыз. Ә инде эш көннәрендә күпчелек компьютер янында утырасыз икән, киресенчә, күбрәк хәрәкәтләнегез: ешрак йөрергә тырышыгыз, зарядка ясагыз, йөзегез. Шәһәрдә дә ял итәргә мөмкин: паркка барыгыз, елга буенда пикник оештырыгыз, һичьюгында сквердагы эскәмиягә утырып ял итегез.
Җитди сөйләшүне кичектерергә
Чираттагы ял – күптәннән җыелып килгән гаилә проблемаларын хәл итү яки киләчәккә җитди планнар кору чоры түгел. Мондый сөйләшүләр еш кына бәхәс тудыра. Ә бу, әлбәттә, күңелне тынгысызлап, ял итәргә комачаулый. Җитди әйберләр турында уйлауны шуннан соңгы чорга кичектерү хәерле. Ялда төп бурыч – вакытны якыннарыгыз белән күңелле, матур һәм файдалы итеп уздыру.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез