Газетага язылу
  • Фото: ru.pinterest.com

Кадерләп кенә: көнкүреш техникасын дөрес куллану буенча киңәшләр

Кыйммәтле көнкүреш техникасын сатып алганда, озак хезмәт итәсенә өметләнәбез. Шулай булып чыксын өчен белеп файдалану һәм сакчыл мөнәсәбәт кирәк.

Кадерләп кенә: көнкүреш техникасын дөрес куллану буенча киңәшләр

Туңдыргычны шыгрым тутырмаска. Өчтән бер өлеше буш калырга тиеш. Итне, башкасын тыгызлап тутырган очракта, туңдыргыч эчендә суык һава әйләнешенә урын калмый. Шуның аркасында компрессоры бик тиз сафтан чыгарга мөмкин.

Барабанга күп салмаска. Кайбер хуҗабикәләр, вакытны һәм электр утын янга калдырмакчы булып, барабанга керне күп итеп тутыра да машина ишеген көчкә яба. Шул сәбәпле техниканың пластик һәм тимер детальләренә, люгының пыяласына зыян килә, подшипниклары тизрәк туза. Мондый очракта кер дә начаррак юыла: зур бер йомгакка әверелеп, барабан эчендә тик әйләнеп йөри.

Мичне чистартырга. Кайберәүләр, ризык  әзерләгәч, газ яки электр мичен  сөртеп алырга оныта. Бу начар гадәт аның хезмәт итү вакытын шактый ук киметә. Май һәм корым аска агып төшеп, вакытлар узу белән җылыту җиһазына зыян салырга мөмкин. Мичне аш-су пешергәннән соң 30–40 минут узгач, тулысынча суынырга өлгергәнче, сөртеп-чистартып кую хәерле. Бу вакытта май һәм корымнан бик җиңел котылырга була.

Кыска дулкынлы мичтә ризыкны дөрес җылытырга. Ризыкны бик аз күләмдә – 50 граммнан кимрәк  җылытырга ярамавын беләсезме икән?! Эш шунда: СВЧ, ризык күләмен «аңламыйча», бөтен көченә – тулы бер тәлинкәне җылыту егәрлегендә эшли. Асылда «буш» эшләү аңа нык кына зыян сала.

Савытны саклык белән урнаштырырга. Савыт-саба юу машинасына, беренче чиратта, пычак-чәнечке ише очлы әйберләр зыян сала. Аларны ничек туры килә, шулай тутырган очракта, техниканың эчке өлеше сыдырыла. Шул сәбәпле тимере ашала, күгәрә башлый.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре