«Инновацион 50 идея» бәйгесенең исемен ике ел элек «Ел ачышы» дип үзгәрттеләр. Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов белдергәнчә, анда укучылар, студентлар, галимнәр, бизнес, технологик компанияләр дә катнаша ала.
– Бер мәртәбә катнашучылар икенче компаниядә эшли башласа, конкурска тагын килә ала. Безнең бурыч – яңа технологик команда, интеллектуаль көч туплау. Моңа кадәр аграр университеттан гариза бирүчеләр күп иде. Азык-төлек иминлеге һәрвакыт актуаль бит, – диде Рифкать Миңнеханов, бәйгегә багышланган матбугат очрашуында.
Проектлар арасында химия, медицина, ветеринария, җитештерүгә кагылышлылары да бар. Укучылар, студентларда да тәкъдим-фикерләр җитәрлек. Әйтик, Артем Юриков командасы пилотсыз катамаран уйлап тапкан. Ул елгадагы чүпләрне җыеп кына калмый, суга кислород та бүлеп чыгара икән. Глеб Смородинов кылый күзне дәвалаганда күнегүләр ясау өчен җайланма уйлап тапкан. Резеда Шиһапова – «Студентлар стартабы» җиңүчесе. Ул арка миенә бәйле авыруларны дәвалау буенча проект тәкъдим иткән. Хәзерге вакытта ул препарат клиник тикшеренүләр үтә икән. «Моны этләрдә сынап карадылар, алар йөреп китте. Хезмәтем тагын биш елдан җимешен бирә башлар дип өметләнәм», – диде ул.

– Яшьләребез бик сәләтле. Без аларга талантларын ачарга ярдәм итәргә тиеш. Бу – проектларны күрсәтү генә түгел, тормышка ашыру да. Олимпиада, бәйгеләрдә җиңүчеләр саны буенча Татарстан илдә беренче бишлектә санала. «Физмат – Алгарыш», «Физхим – Алгарыш» проектларыбыз, профиль сыйныфларыбыз да бар», – ди Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов, мөмкинлекләргә тукталып.
Фән һәм технологияләр фонды директоры, бәйгегә килгән хезмәтләрне бәяләүче белгеч Тимур Халитов һәр номинациянең үзенчәлегенә тукталды. Аның әйтүенчә, укучыларның хезмәтләрен бәяләгәндә, аның яңалыгына, тормышка ашырып буламы, юкмы икәнлегенә игътибар итәләр. Студентларның үз стартапларын тәкъдим итүе, ничек сатулары кызык. Технологик компанияләрнең проектларын ни дәрәҗәдә сыйфатлы итеп эшләве мөһим.
– Үз проектыңны тәкъдим дә итә белергә кирәк. Кыска, аңлаешлы, кабатланмас булсын. Базарда андый идеяләр юкмы икәненә дә игътибар итегез. Хәзер аны интернеттан да карап була. Һичьюгы идеянең ил күләмендә тиңдәше булмасын, – ди Тимур Халитов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез