Җәмәгать урыннарында телефонга зарядка җыйдыру куркынычлыгы хакында кисәтәләр

 Теләсә кайда җыйдырырга ярамый! Россия Эчке эшләр министрлыгы белгечләре, мошенниклар корбаны булмас өчен, тагын бер киңәшне истә калдырырга өнди. Эре сәүдә үзәкләрендә, җәмәгать урыннарында телефонга зарядка җыйдыру куркыныч, дип кисәтә алар.

Билгеле булганча, бүген кеше күпләп йөри торган җирләрдә телефон, планшет ише гаджетларга зарядка җыйдыра торган махсус урыннар пәйда булды. Бер яктан бу бик уңайлы. Телефон сүнеп, элемтәсез калсаң да куркасы юк. Гаджетыңны шушы махсус өстәлдәге чыбыкка тоташтырасың да вәссәлам! Әмма белгечләр әйтүенчә, шушы чыбык аша телефонга зарарлы программа, вируслар да эләгә ала. Шул рәвешле мошенниклар кешенең телефонындагы шәхси мәгълүматларына ия булырга, хәтта онлайн банк аша картадагы акчаларын да алырга мөмкин, дип кисәтә хокук сакчылары. Яңа ел ялларында Волгоградта ике кеше шул рәвешле мошенник корбаны булырга өлгергән инде.

Мондый аяныч хәлдә калмас өчен, берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк:

– Телефоныгызны үзегезнең USB-чыбык ярдәмендә генә «тукландырырга» тырышыгыз. Юлда чакта телефонга зарядка җыйдыру өчен кулланыла торган портатив җайланманың (повербанк. – Ред.) да билгеле фирманыкын гына кулланыгыз.

–  USB-чыбыкны төрле максатта кулланырга мөмкин. Телефонны зарядкага кую өчен исә аның нәкъ менә шушы максатка билгеләнгәнен генә файдаланырга кирәк. Алар аша телефонга һәм телефоннан бернинди мәгълүмат та йөкләтеп булмый.

– Юлда табылган, чит кешедән алынган чыбык ярдәмендә телефонны «тукландыру» да хәтәр.

– Әгәр USB-чыбыкка тоташуга, телефонга ниндидер программа йөкләтергә рөхсәт сораган смс-хәбәр килсә, аны шундук өзегез.

Сүз уңаеннан, күптән түгел Саклык банкы ясалма интеллект ярдәмендә мошенниклар эзенә төшүнең яңа ысулын тапкан. Шул рәвешле үзләренең банк хезмәткәрләре исеменнән шалтыратып, халыкны төп башына утырткан шактый кырыгалдарның эзенә төшкән алар. Ялган колл-үзәкләрнең берсе Казанда урнашкан булган. Җинаятьчел төркемдә 17 кеше исәпләнгән.

 


Фикер өстәү