1 майдан пенсия бирү тәртибенә үзгәреш кертелә

1 майдан акчалата бирелә торган пенсияне фәкать «Россия почтасы» хезмәткәрләре генә китерәчәк. Федераль закондагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә, ил күләмендә шундый яңалык кертелә. Алдан ук искәртеп куйыйк: Татарстанда бу үзгәреш Казан, Түбән Кама шәһәрләрендә, Биектау һәм Лаеш районнарында яшәүче пенсионерларга гына кагылачак.

Яшерен батырын-түгел, безнең халык пенсиягә бәйле бер генә яңалыкка да битараф калмый. Май башыннан керәчәк үзгәреш турында сүз чыккач та, фикерләр икегә бүленде. Берәүләр: «Безгә пенсияне болай да почтальон китерә иде бит инде», – дип аптыраса, икенче берләре пенсиясенең язмышы өчен борчылды. Дөрестән дә, авылларда яшәүче өлкәннәр пенсияне инде күптән почтальон кулыннан ала. Бу яңалык аларга кагылмый, бар да элеккечә калачак.

Закондагы үзгәрешләргә моңа кадәр пенсиясен «Илтеп бирү хезмәте» акционерлык җәмгыяте хезмәткәре китереп биргән өлкәннәргә генә кагыла. Татарстанда мондый хезмәт Казан, Түбән Кама шәһәрләрендә, Биектау һәм Лаеш районнарында яшәүче пенсионерларга күрсәтелгән. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сүзләренә караганда, акчалата пенсияне яңача ала башлау өчен биредә яшәүче пенсионерларга беркая барырга да, бернинди гариза язарга да кирәкми.

– Китереп бирү оешмасы сыйфатында «Илтеп бирү хезмәте» акционерлык җәмгыятен сайлаган пенсионерлар, күрсәтелгән көннән башлап, почта элемтәсе бүлекләренә күчерелә. Моның өчен пенсия бүлекләренә килеп. Гариза язып йөрергә кирәкми. Пенсионерларның шәхси счетларында китереп бирү оешмасын Россия Социаль фонды белгечләре мөстәкыйль рәвештә үзгәртәчәк, – ди ул.

Бүген Татарстанда 1,1 миллион пенсионер яши.

Әлегә алар пенсияне өч төрле юл белән ала:

– «Россия почтасы» бүлекләрендә (234,8 мең кеше);

– китереп бирү хезмәте аша (76,2 мең кеше);

– кредит оешмалары аша (805,9 мең кеше).

Апрель ае өчен акчалата пенсияне альтернатив хезмәт вәкилләре китерәчәк әле. Май аеннан исә бу хезмәттән файдаланган өлкәннәрнең ишеген почтальон шакыячак. Пенсионерның өйдә чагы булмаса, почтальон аның почта тартмасына язу калдырачак. Пенсионер анда күрсәтелгән номер буенча шалтыратып, почтальон белән пенсия алу көнен кабат килештерә ала. Аның кулыннан алырга өлгермәсә, ул пенсиясен почта бүлекчәсеннән дә барып алырга хокуклы. Үзе өйдә булмаган очракта, пенсионер өчен пенсияне аның якыннары да алып кала ала. Әмма моның өчен аларның кулында ышаныч язуы булырга тиеш.

«Россия почтасы» ачык акционерлык җәмгыяте Идел макротөбәгенең тышкы коммуникацияләр юнәлеше җитәкчесе Ирина Прохорова сүзләренә караганда, почта хезмәткәрләре пенсияләрне вакытында алып килеп җиткерәчәк.

– Кирәк икән, алар пенсионерга торак-коммуналь хезмәт түләүләрен, салым, ЮХИДИ штрафларын түләргә ярдәм итә, газета-журналларга яздыра ала. Моннан тыш хәзер почтальоннар үзләре белән көндәлек кирәк-ярак товарлары да йөртә. Шул рәвешле кирәк әйберен, өйдән чыкмыйча, алардан гына да алып кала ала. Элек-электән пенсияне почтальон кулыннан алган пенсионерлар бу мөмкинлектән күптән файдалана инде. Почта хезмәткәрләре пенсияләрне вакытында китерәчәк. Түләү көне бәйрәм яки ял көннәренә туры килгән айларда алар пенсияне иртәрәк алып киләчәк, – ди белгеч.

Пенсияне өйгә китереп бирүләре бик уңайлы, билгеле. Шулай да белгечләр  уяулыкны югалтмаска өнди. Ник дигәндә, һәр нәрсәдән үзенә файда алып калырга ашыккан мошенниклар бу очракта да активлашырга мөмкин дип кисәтә алар. Бигрәк тә яңалык гамәлгә кергән башлангыч чорда. Моңа кадәр пенсиясен альтернатив хезмәт вәкиле кулыннан алган пенсионер яңа почтальоны йөзгә танып белми бит.

– Шуңа күрә үзен почта хезмәткәре дип таныштырган кешене шундук өйгә кертергә ашыкмагыз. Аның таныклык күрсәтүенә дә ышаныч юк. Мошенниклар ул документны да бик оста үзгәртә. Шикле кеше ишек шакыса, иң элек 8(800)1000000 номеры буенча безгә шалтыратып, сезгә дөрестән дә безнең хезмәткәр килгәнме-юкмы икәнлеген ачыклагыз, – ди Ирина Прохорова.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү