Бүген Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия мәгариф һәм югары белем министры Валерий Фальков белән очрашты.
Исегезгә төшерәбез: министр Татарстанга эшлекле сәфәр кыла. Кичә ул Чаллыда алдынгы инженерлык мәктәпләре киңәшмәсендә катнашты һәм “КамАЗ” җәмгыятенең фәнни-техник үзәгендә булды.
Очрашуда Валерий Фальков һәм Рөстәм Миңнеханов югары белем системасын үстерү, фәнни өлкәдә кайбер проектлар буенча хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр, дип хәбәр итә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.