Туфан Имаметдинов: «Мине тәнкыйть сындыра алмый»

Соңгы вакытта зур игътибар үзәгендә булган театр  ул – Тинчурин театры. Анда –  бәхәс, анда – фикер алышу, яңалыкка омтылу. Бу арада тинчуринлылар янә спектакль-тәҗрибә әзерләп ята. Андагы мохит, тәнкыйтькә караш, үзгәрешләр һәм үзгәртүләр турында театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов белән сөйләштек.

– Кешегә ул эшләгән бина, андагы мохит тәэсир итми калмый. Ирекле режиссерга Тинчурин театры ничек тәэсир итте?

– Мондагы мохит, вазгыять мине ныгытты. Яшерен-батырын түгел, яңа җирдә төрле хәлләр була. Алар белән нормаль хәлгә әйләндергәнче эшләргә туры килә. Мин килгәнче, Тинчурин театры коллективы шактый вакыт баш режиссерсыз эшләде. Ә аңа кадәр, өлкән буын актерларны исәпкә алмаганда, күбесе Рәшит Заһидуллинда (Тинчурин театрының элеккеге баш режиссеры. – Авт.) укыган. Шуңа күрә аларга психологик яктан яңа кешегә ияләшү авыр булды һәм миңа әнә шул як белән дә эшләргә туры килә. Кайберләре яңа юнәлешкә күнегә, алар аны ошата башлады, ә кайберләре әлегә сыный, күзәтә. Мин биредә ел ярым һәм без коллектив белән бер-беребезне кабул итү юнәлешендә эшлибез. Бу табигый, алар Рәшит абый белән 30 елга якын эшләгән, ә шулкадәр озак вакыт бер кеше белән эшләгәч, икенче кешегә күнегү бик авыр.

– Өстәвенә Тинчурин театрына читтән режиссер кермәде, дип әйтсәк тә була.

– Рәшит абыйның укучылары спектакльләр куйды инде…

– Ә коллективның төркем-төркем булуы эшкә комачауламыймы?

– Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов әйтмешли, элек монда алты төркем булган, хәзер ике генә калды: кабул итүчеләр һәм итмәүчеләр.

– Үзеңә игътибар артык күп дигән тәэсир калмыймы?

– Ул игътибарны сорап та алмыйм инде югыйсә. Мөгаен, җәмгыятькә пар чыгарып бушана алырлык фигура кирәктер. Ә икенче яктан, сәхнәгә шәрә хатын-кызның чыкканы юк, тыелган темалар күтәрелми, гомумән, бәхәс уятырлык сәбәп юк. Ә бит башка театрларга күз салсак, аларда мин санап киткән күренешләр бар, ә бәхәс чыкмый. Без исә бөтен кеше кабул иткән әдәби әсәрләргә алынабыз һәм тавыш чыга…

– Димәк түбәгез ныклы түгел. Барлык мәгънәдә дә.

– Юк, түбәбез әйбәт, бу – тарихи бина. Үзебезнең «түбә»ләр дә китмәгән әле.

– Син нинди режиссер?

– Гадел булу авыр, ләкин булдырып булырлык гамәл. Һәрхәлдә гаделлеккә омтылырга кирәк. Шуңа күрә мин, әгәр гаепләре булса, олы актерларга да аңлатма язарга кушам. Чөнки актерларны зурга-кечкенәгә, яраткан-яратмаганга бүләргә ярамый. Андый бүленеш китсә, нәкъ менә төркемнәр барлыкка килә дә инде. Артист, гаделлек эзләп, синең яныңа керерлек булсын, каяндыр читтән аңлау эзләп йөрергә калмасын. Икәүдән-икәү сөйләшкәндә конфликтлы хәлне чишеп тә була. Әгәр инде артист үзен сөйкемсез сөяк итеп хис итсә, ул: «Мине барыбер якламаячаклар», – дип уйлый һәм эчке конфликтына чишелеш таба алмый. Шуңа күрә гадел булырга тырышырга кирәк. Дөньяда гаделлек болай да бик аз.  Бу җәһәттән җитәкчегә аек акыллы ярдәмчеләр кирәк. Мин башка кешеләрнең фикерләренә колак салырга тырышам. Ник дигәндә, ярдәмче синнән күбрәк белә ала. Әгәр аңарда бу сыйфат юк һәм ул гади башкаручы (йомышчы) гына икән, бернәрсә дә барып чыкмаячак. Артистларны да тыңларга, ишетә белергә кирәк. Әйтик аның рольне башкарырга теләге юк икән, аны бу авырлыктан азат итәргә кирәк. Ә инде иҗади якларга килсәк, мин аларны санап китә алмыйм. Чөнки ул мактану була. Ә мактану – үзеңне хурлау инде ул.

– Тинчуринда шушы ел ярым эчендә нәрсәләр үзгәрде?

– Ул хәзер төрле. Төрле режиссерлар, төрле пьесалар, төрле караш – миңа калса, болар барысы да театрны баетты. Мин бүген иҗат иткән язучылар, драматурглар белән эшләргә кирәк дигән фикердә. Әйтик, Ркаил Зәйдулла «Ашина»дан соң күпләргә яңа яктан ачылгандыр. Шамил Фәрхетдинов балалар һәм үсмерләр өчен пьесалар язды. Зөфәр Харисов тиздән спектакль чыгара. Мансур Гыйләҗев белән эшли башладык. Рабит абый Батулла кызыклы вакыйга сөйләде. Гомумән, Рабит абый – театр өчен бик күп эш башкарган кеше. Ул бу театрның режиссеры булган, драматург Кәрим Тинчурин шәхесен, иҗатын өйрәнгән, хатыны Заһидә ханымны соңгы көннәренәчә ярдәменнән ташламаган. Соңгы елларда театрга Тинчурин архивларын тапшырды, сүз белән дә, гамәл белән дә ярдәм итеп тора. Аның белән сөйләшеп утыру кызык. Бер әңгәмә вакытында бик гыйбрәтле вакыйга: Кәрим Тинчуринның  ачлык елларында үз труппасы белән Урта Азиягә чыгып китүләре турында сөйләде. Менә шунда аларның вагоннарын чүл уртасында ычкындырып калдыралар. Һәм безнең көннәргә охшаш вакыйгалар башлана. Әгәр Рабит абый алынса, бу вакыйгадан безнең көннәр турында пьеса аллегория килеп чыгар иде. Ә гомумән алганда, язучының әсәре сәхнәдә куелганда гына, аннан драматург чыга ала. Пьеса укыр өчен язылмый, аны куярга кирәк.

Театрның эчтәлеге аның нинди чорда яшәвенә дә бәйле. Әйтик, совет заманында ул тәрбияви характерда булган. Ул вакытта сәнгатьнең әһәмиятен барысы да аңлаган. Хәзер исә театр күңел ачу форматына төште. Аннан «Камеди клаб» дәвамын көтәләр. Хәтта артистлар да, комедия кирәк, диләр… Бу очракта илдәге хәлгә карап эш итәргә кирәк. Барыбыз да бөтен нәрсәнең дә яхшы түгеллеген аңлыйбыз. Шуңа күрә театрда да караңгылык ясарга ярамый. Бу очракта проблемалы әсәрләр җиңел әсәрләр белән аралашып бара ала.

– «Идегәй»дән нинди сабак алдың?

– Барыннан да бигрәк коллектив эчендәге хәлләргә нигезләнеп, билгеле бер нәтиҗәләр ясадым. Миңа төгәл картина булганда эшләү рәхәт. Әйтик, рус ТЮЗында эшләгәндә барысы да ачык иде: без сиңа каршы, диделәр һәм ул кешеләргә минималь нагрузка биреп, теләге булганнар белән эшләдек һәм бер-беребезгә комачау итмәдек. Монда хәл башкача: күзгә карап әйтү юк, ләкин без бу юнәлештә эшлибез. Ник дигәндә, эчке фетнәчелек эшкә дә, иҗатка да бик нык комачаулый. Кырын эш кырык елдан соң да беленә, диләр. Бу анонимнар да ачылыр һәм аноним хат авторлары авыр хәлдә калыр. Дөрес, алар бик аз, әмма кайбер нәтиҗәләр ясауга этәргеч бирде.

– Татар театрында русча фикерли торган режиссер эшли, дип тә әйттеләр синең хакта, килешәсеңме?

– Русча фикерли торган… Ул – ни дигән сүз соң? Мин теләсә нинди телдә куя алам. Ләкин… Әгәр чит ил классикасын, рус пьесаларын куйсам, без бары тик шулар аша гына дөнья театр мәйданына чыга алабыз дигән сәясәт алып барсам, русча фикерләү булыр иде. Рус театрлары репертуарын карагыз: хет берсендә татар пьесасы куеламы? Юк, чөнки аларда татарча фикерләмиләр. Әгәр без татар әсәрләренә генә алынабыз, хәзерге заман драматурглары белән эш йөртергә тырышабыз икән, моны татар мәдәниятен юкка чыгару дип атау – ахмаклык, миңа калса.

– Бәлки сезнең куелышны аңламыйлардыр?

– Анысы да булырга мөмкин. Мәскәүдән Чаллы театрына кайтып, өч иң олпат актер белән эшләгән идем. Алар башка режиссерлар белән эшләгәндә, гадәттә, ярдәмчеләр булып китә, киңәш бирә, килешми, үзләренчә эшләргә тырыша. Ә миңа ләм-мим бер сүз эндәшмәделәр, ничек әйтсәм, шулай эшләп чыктылар. Соңыннан гына Булат абый: «Без Туфан ничек тели, шулай эшләсен, бер сүз дә әйтмибез, дип килешеп куйдык», –  диде. Ышандылар һәм яхшы гына килеп чыкты. Ничә елдан соң беренче тапкыр шушы спектакль белән Кыргызстанга, Төрекмәнстанга һәм башка республикаларга барып кайттылар. Түбән Кама театрында да ышандылар. Нәтиҗәдә, «Таң вакыты» спектакле белән «Алтын битлек»тә, Алма-Ата театраль фестивалендә катнаштылар. Үзгәрүдән, режиссерга ышанудан курыкмаска кирәк. Курыкмаганнарның эше күренә ул. Мәсәлән, яшь артистларның берсе Адилә Хәсәнова «Тантана» театраль премиясенә лаек булды.

– Тинчурин театрының киләчәге нинди?

– Киләчәк турында кайгырту репертуарны яңартудан башлана. Кайбер спектакльләр китә, кайберләре килә. Кайвакыт соңгы елларда куелганнарның да гомере кыска була. Монда инде әсәрнең сәнгати әһәмиятенә һәм кассага ни дәрәҗәдә эшләвенә дә игътибар итәргә туры килә. Чөнки безгә андый таләп тә куела. Сүз уңаеннан, узган елда тамашачыга иң күп хезмәт күрсәткән театр – без икән. Әле күптән түгел генә бу хакта укыдым. Чыннан да шулай. Әйтик бүген безнең ике спектакль белән районнарга чыгып киттеләр, кичкә стационарда уйныйбыз. Көнгә 3 спектакль күрсәтәбез булып чыга. Бу да – уңыш. Ә сәнгати яктан әһәмияте дигәндә, мин аны әсәрнең кешене уйларга мәҗбүр итүендә күрәм. Әгәр бер спектакль шушы ике таләпкә дә туры килсә, бу идеаль күренеш булып чыга. Әмма һәрвакыт алай була алмый, моны да аңларга кирәк.

–  «Әлиф», «Ван Гог», «Дәрдмәнд»… Болар – интеллектуаль тамашачы өчен куелган спектакльләр. Алар белән зал тутырып булмый, килешәсеңдер. Зал тутыру мәсьәләсен ничек хәл итәргә?

– Залны тутырып булмый, ләкин аларның нинди этәргеч биргәнен дә аңларга кирәк. Беренчедән, үзләрендә кузгатылган темага кызыксыну уяттылар, икенчедән планка ролен үти башладылар. Әйтик, бер премьерадан соң, бу «Ван Гог» кебек килеп чыккан, дигәннәрен ишеткәнем бар. Димәк, шуңа тиңләшергә тырышу бар. Тарихта бит шундый спектакльләр кала. Чөнки алар милли сәнгати фикерләүне үстерәләр. Безнең бит совет вакытында фикерләү тарайганнан-тарайды. Байлар начар, муллалар начар, дигән карашны гасырлар буе сеңдереп килделәр. Дәрдмәнд тә бай булган, алтыннарын алып, чит илгә чыгып китмәгән бит. Яшьләрне Сорбоннада укыткан, мәчетләр төзеткән… Сүз уңаеннан, хәзерге байлар турында алай әйтеп булмый. Җыеп әйткәндә, тарлыктан котылырга, онытылган кыйммәтләрне искә төшерергә кирәк.

– «Җилкәнсезләр» спектакле – чираттагы тәҗрибә. Интерактивны, пьесадагы башка үзгәрешләрне тамашачы ничек кабул итәр?

– «Җилкәнсезләр» ул – үзе дә сәер әсәр. Бер яктан «Яшь гвардиячеләр»гә дә охшаган. Миңа калса, Кәрим Тинчурин 1926 елда үзе теләгән бар нәрсәне дә яза алмагандыр. Шуңа күрә аңа төп герой Батырханны да «яшерергә» туры килгән. Бер караганда, ул – аферистка охшаган, ә калебе белән драматик герой. Бу шул чорның тәэсире инде. Гаҗәеп чор бит: инкыйлаб, монархны бәреп төшерү, Дума оешу, аннары сугыш, аннары тагын инкыйлаб, коллективлаштыру, НЭП чоры, аннары НЭПны юкка чыгару һәм башкалар… Һәр иртәдә яңа илдә уянган кебек. Без дә шундый вазгыятьтә, әмма хәзер хәл тагын да глобальрәк. Без хәзер һәр иртәдә яңа дөньяда уянабыз. Кризислар, аңа кадәр пандемия, хәзер нейрочелтәрләр килеп чыкты, аның белән дә куркыталар. Глобаль шикләнү чорында яшибез кебек. Бернәрсәгә дә ышанып булмый бит. Акча яна, шәхси мәгълүмат урлана, кыскасы, ышанмау кризисы барлыкка килә. «Җилкәнсезләр»дә шул ук хәл. Анда Мисбах Батырханга ышанмый һәм башкалар. Геройлар нинди саламга ябышырга белми. Үз комитетларын төзеп карыйлар, алар эшләп китә алмый… Алар да глобаль билгесезлектә яши. 1905 елдан 1926 елга кадәр никадәр үзгәреш. Әйе, без аны яңача куеп карыйбыз. Ә тәнкыйть – бик  әйбәт нәрсә ул. Мин аннан курыкмыйм.

– Тәнкыйть кешене сындыра аламы?

– Мине сындыра алмый. Ә гомумән алсак, Татарстанда күпләрне сындырган инде ул. Кеше ризалаша, болай эшләсәм, мине аңламаслар, дип үз фикереннән кире кайта икән, ул инде сынган. Андый хәлгә төшмәс өчен, үзеңнең теләсә кайсы вакытта китә алуыңны аңларга кирәк. Мин теләсә кайсы вакытта китә алам. Эш була ул. Шуңа күрә ТЮЗдан да курыкмыйча киттем. Анда иҗади күтәрелеш, әммаүзем өчен  башка үсеш булмаячагы да аңлашыла иде. Шуңа күрә саубуллашу спектаклен куйдым да киттем. Аны барысы да аңлады. Тинчурин театрында әле эшлисе эшләр бар.

– Без элеккеге режиссер бүлмәсендә утырабыз. Карап торам: монда бернәрсә дә үзгәрмәгән. Китаплар да нәкъ элеккечә тора.

– Бу минем өем түгел, бу – эш мәйданы. Ә инде үземә уңайлы мохит тудырам икән, аннары китәсе килмәчәк. Менә моннан интригалар туа да инде.

Блиц-сораштыру

– Соңгы укыган китап?

– Рэй Далионың «Принципы» китабы. Ул коллектив белән эшләү алымнары турында. Автор – Сбербанк президенты Герман Грефның укытучысы.

– Уңайлы яшәү мохите?

– Ирек булган урын. Мин монда эчке ирек турында әйтәм. Әйтик, «Әлиф» төркемендә мин ирекле идем. Теләгән темага алындым, табыш турында уйламадым, вакыт ягыннан да ирекле идем. Финанслау булмау да ирекле итә. Театр исә – системага салынган структура. Монда бик ирекле булып булмый.

– Мөмкинлек бирелсә, татар театры дөньясында нәрсәне үзгәртер идең?

– Фикерләүне. Татар халкы – дәүләтчелеге булган бөек халык.  Безнең фикерләү дә җирләребез кебек үк киң булган. Әмма ниндидер бер вакытта халык кечкенә генә «гетто»га куып кертелгән һәм ул – хәзер безнең аңда. Менә шуннан арынасы, элеккеге иркен фикерләү рәвешенә кайтасы иде.

– Кешедә иң яратмаган сыйфат нәрсә?

– Икейөзлелек. Кеше сиңа ялган сөйли. Мин аның ялганлавын аңлыйм. Ул да минем аңлаганны аңлый. Ахмаклык инде бу. Менә шул – күңелгә иң тигәне.

– Кешене нәрсә бизи?

– Гадилек. Аллаһы Тәгалә дә катлауландырганны яратмый. Сүз уңаеннан, Тукайның иң гениаль әсәрләре – гади тел белән язылганнары. Пушкинда да шулай ук. Еш кына катлауландыру артында бушлык яшеренгән була.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

 

 


Фикер өстәү