Бүген Казанда электр самокатлары прокаты сезоны ачыла

Бүген Татарстан башкаласында электр самокатлары прокатының дүртенче сезоны ачыла. Аларны шәһәр халкы һәм кунаклары махсус әзерләнгән 500 парковка урынында арендага ала алачак. Апрель аенда парковка мәйданын тагын 1100 урынга киңәйтәчәкләр, шуның аркасында индивидуаль мобильлек чараларыннан шәһәр үзәгендә генә түгел, Казанның төрле районнарында да файдаланырга мөмкин булачак. Барлыгы 7,5 мең электр самокаты тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә.

Узган ел Татарстан башкаласында электр самокатларын прокатлау сезоны 23 нче апрельдә башланды. Быел уңай һава шартлары аркасында сезонны иртәрәк ачу турында карар кабул ителде.

Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен барлыгы 7,5 меңләп электр самокаты әзерләнгән. Прокат хезмәтләрен өч компания – Whoosh (2,8 мең электр самокаты), URent (2,3 мең) һәм Казан өчен яңа уенчы Яндекс (якынча 2,4 мең) күрсәтәчәк. Кикшеринг компанияләре тәкъдим иткән электр самокатлары дислокациясе урыннарының барлык вариантлары Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлеге белән берлектә җәяүлеләр, шулай ук электр самокатларын кулланучылар һәм автомобильчеләр юл хәрәкәте куркынычсызлыгы ягыннан өйрәнелгән. Шулай ук шәһәр төзелеше планлаштырылуы һәм җир участокларының кая караганы исәпкә алынган. Хәзер яңа парковка урыннарына билгеләр төшерелә. Төрле кикшеринг компанияләреннән алынган электр самокатларын теләсә кайсы парковка урыннарында калдырырга мөмкин. Барлыгы 1600 урын әзерләнәчәк, ә узган ел 500 иде.

Электр самокатларын прокатлау эше узган елгы тәҗрибә буенча Россиядә 2023 елның 1 нче мартында гамәлгә кергән юл хәрәкәте кагыйдәләренә төзәтмәләрне исәпкә алып оештырылачак. Мәсәлән, электр самокатлары индивидуаль мобильлек чарасы статусын алды. Электр самокатларын 14 яшькә кадәрге кешеләр куллана алмый. Автомагистральләр, шул исәптән юл кырые буенча хәрәкәт итү тыела. Бергәләп хәрәкәт иткәндә җәяүле электр самокатыннан өстенрәк. Юлны (чатлардан тыш) кисеп чыкканда электр самокаты хәрәкәтнең барлык катнашучыларына юл бирергә тиеш. Әгәр хәрәкәт иткәндә электр самокаты җәяүлеләрне куркыныч астына куя яки хәрәкәт итүгә комачаулый икән, йөртүче тизлекне киметергә яки кызуларга тиеш. Шул ук вакытта Казанда өстәмә таләпләр кертелгән – аларда хәрәкәт итү тизлеге сәгатенә 20 км дан артмаска тиеш.

Казанда, узган елдагы кебек үк, 486 участокта махсус тизлек чикләүләре гамәлдә булачак, электр самокатлары өчен хәрәкәтне тыюның 44 зонасы билгеләнде. Мәсәлән, белем бирү учреждениеләре – балалар бакчалары, мәктәпләр – янында сәгатенә 10 км тизлек белән генә барырга мөмкин. Җәмәгать киңлекләрендә – паркларда һәм скверларда – максималь тизлек сәгатенә 15 км тәшкил итә, сәүдә үзәкләре янында – сәгатенә 10-15 км.

Электр самокатларын чәчәклекләрдә, газоннарда һәм башка төзекләндерелгән участокларда, тротуарларда һәм мәйданчыкларда (юл кырыеннан ара 1,5 метрдан кимрәк булса); юл кырыеннан яки юл янындагы коймалардан 1 метрдан якынрак урнашкан участокларда парковкаларга ярамый. Моннан тыш, тукталышларда һәм җәмәгать транспортын көтү павильоныннан 5 метр ераклыктагы зонада һәм җир асты һәм җир өстендәге җәяүлеләр кичүләренә чыгу һәм керү урыннарыннан шулай ук 5 метрлы ераклыктагы зонада парковкалау тыела.


Фикер өстәү