Резедә Сәлахова: «Акыллы, сүзен бәреп әйтә торган тамашачыга кызыгам»

Татар Медеясе – Мәдинә, Заһидә Тинчурина, Сәйдәш мәхәббәте Гөләндәм туташ, беркатлы асрау, акылга сай кыз, берсен берсе кабатламаган тагын әллә никадәр роль иясе ул Резедә СӘЛАХОВА. Моңа остаз һәм оста алып баручы булуын, татарча мультфильмнарда күп кенә персонажларының аны тавышы белән сөйләвен, «Китап» радиосында әсәрләр укуын да өстәргә кирәк. Бүгенге театрның һәм актерның халәте – әңгәмәбез әнә шул хакта булды.

Резедә, яңа елның беренче тәэсирләре нинди?

– Мин бәйрәмнәрне көтеп ала торган кеше түгел. Гомумән, нәрсәдер көтеп яшәмим. Аның һөнәргә белән бәйле ягы да бардыр инде. Бәйрәм җитте исә, халык ял итә, ә без – ял иттерүчеләр рәтендә. Шуңа күрә тыныч кына озатып җибәрдек, тыныч кына яңа елга аяк бастык.

Узган елда югалтулар да булды. Әниләр, мәсәлән, алты бертуган иделәр, хәзер инде дүртәү генә калдылар. Театр дөньясы да югалтулар кичерде. Уңышларны барласак, театрда Ркаил Зәйдулла әсәре буенча «Ашина» спектакле чыкты, аны тәнкыйтьчеләр дә җылы кабул итте, тамашачылар да. Илсур Казакбаев безнең театрда беренче тапкыр спектакль куйды һәм бик эзләнә торган режиссер булып күңелдә калды.

Соңгы елларда яшь режиссерлар арасында бу – бик сирәк очрый торган күренеш. Ни кызганыч, хәзер тышкы кабыкка гына кызыгалар, эчтәлеккә бик игътибар итмиләр, эчтәлекне ачу белән шөгыльләнмиләр дисәк тә, әллә ни хата булмас. Матур ут, мишура, оннар, ялтыравыклар белән генә яхшы спектакль чыгарып булмый шул.

Ә «Ашина»га алынгач, без сугыш, репрессияләр турында өстәмә әдәбият та укыдык, фильмнар карадык, бу фаҗига үз нәселләребездә нинди чагылыш тапкан – шуларны өйрәнеп, бер-беребез белән уртаклаштык. Эзләнү, ачышлар белән башланып киткән әсәрне бик яратып чыгардык һәм бик яратып уйныйбыз. Гәрчә җиңел спектакль булмаса да. «Ашина»да вакыйгалар күбесенчә монологлар аша ачыла. Ә озын монологларда тамашачы игътибарын тотып тору бик зур хезмәт таләп итә. Минем өчен узган ел шушы спектакль һәм Нурихан Фәттах әсәре буенча төшерелгән «Кырык дүртнең май аенда» фильмы (режиссеры – Александр Далматов) белән кадерле.

Былтыр Әмирхан Еники әсәрләре буенча «823 нче километр» дигән фильм да чыкты. Анда мин «Матурлык» әсәреннән ана ролен башкардым. Шушы әсәрне укыганда ук: «Их, ана ролен башкарсаң иде», – дип уйлаган идем, хыялым чынга ашты.

Беркайчан да «голубая героиня»ларга кызыкмадым, миңа характерлы, ямьсез, шадра, кәкре, бөкре образлар күбрәк ошый. Авыррак булганга һәм төсмерләр өстәү мөмкинлеге биргәнгәдер, мөгаен.


Соңгы вакытта рольләрең азайды кебек.

– Бу – нормаль күренеш. Театрга яшьләр килә, буыннар алмашы бара. Без инде урта буын рольләрен, алары булмаса, әбиләр ролен биргәнне көтеп утыра торган вакытка җитеп киләбез. Хәер, холкым буенча мин биргәнне көтеп утыра торган кеше түгел. Эш күп, театрдан тыш та эшләр шактый. Хәзер инде «Кырык дүртнең май аенда» фильмының премьерасын көтәм. Быел мартта экраннарда күрербез дип өметләнәм. Анда төп роль – Хәмдияне уйнадым. Бу повесть катлаулы, заманында аның авторына хәтта, азагын үзгәрткән очракта гына бастыра алабыз, дигән шарт куйганнар. Һәм аның финалы ике төрле. Фильмның сценарий авторлары Александр Далматов белән Шамил Фәрхетдинов финалда автор фикереннән бераз гына читкә киткәннәр. Күпкә түгел, әмма аерма бар. Хәмдия – бик катлаулы образ. Ул барысын да кичерә, сугышны да, ачлыкны да, алдануны да, баласын детдомга бирмәс өчен качу, яшеренеп яшәүне дә. Куркып көтүемнең дә сәбәбе шул: Хәмдиянең эчке дөньясын ачып бетерә алдыммы, юкмы дип борчылам.

Тәнкыйть һәм мактау: кайсын ничек кабул итәсең?

– Тәнкыйтькә мин әзер. «Ак чәчәкләр» фильмындагы Гөлшаһидә роленнән соң да фикерләр төрле булды. Аның халаты андый түгел иде, чәче кара, күзе зәңгәр түгел иде кебегрәкләрне дә ишетергә туры килде. Мин бик тыныч кабул иттем, профессиональ фикерләрне, әлбәттә, тыңладым. Экранның тәэсире дә, мөмкинлекләре дә бик зур, ул роль, ничек кенә булмасын, мине танытты. Мактауга әллә ни игътибар итмим кебек. Рәхмәт әйтәм дә онытам.

Сүз уңаеннан, Тинчурин театры актерларына игътибар җитәрлекме? Әйтик, театр фестивальләрендә, шул ук «Тантана»да сезне күрәләрме?

– «Тантана» кызык булды ул. Театрда «Ди Каприо в юбке» дип йөртә башлаганнар иде инде үземне. Ул, ел саен «Оскар»да номинациягә эләгеп, көтеп алган бүләген ала алмады. Ниһаять, Оскарлы булгач, ресторанда онытып чыгып китә, чөнки инде ул аңа мохтаҗ булмый. Миннән дә, ничә төп ролең белән, ни кызганыч, җиңмәдең, дип көлүчеләр күп булды инде. «Номинациягә эләгеп тә, иң яхшы эпизодик роль белән алдың», – дип тә төрттерделәр. Дөресен әйткәндә, миңа барыбер. Бирсәләр, күңелле, бирмәсәләр дә дөнья үзгәрмәс иде. «Тантана» премиясе лауреаты» дигән исем ул инде бездә болай да бар иде. Аңа Разил Вәлиевнең «Язмышым юллары» әдәби спектакле белән «Иң яхшы ансамбль» номинациясендә лаек булдык. Әлбәттә, «Мәдинә» спектаклендәге төп роль өчен бирсәләр, күңеллерәк булыр иде.

Театрдагы соңгы еллардагы эшләреңнән канәгатьме үзең? Кайсы роль иң авыры?

– «Мәдинә» спектаклендәге Мәдинә роле иң авырыдыр, мөгаен. Ак шигырь белән язылганлыктан, тексты да җиңел түгел, персонажы да катлаулы. Башта без үзебез дә бу спектакльгә каршы килдек. «Татар тамашачысына нәрсәгә кирәк бу, алар моны кабул итмәячәк», –   дидек. Режиссер һәм пьеса авторы Илгиз Зәйни безнең фикерне тыңлады һәм Артем белән икебезгә: «Сез барыбер төп рольдә уйнаячаксыз», – диде. Башта ук, эчке күлмәктән йөрү, үбешү, кочаклашулар булмаячагын әйтте. «Режиссер буларак барысын да уйладым, сез миңа ышаныгыз гына, бергәләп ерып чыгачакбыз без аны», – диде. Әсәрен күптән язган булса да, «Мәдинә» үз сәгатен бик озак көтеп яткан. Үзем дә Мәдинәне башта кабул итмәдем. Репетиция саен ул миңа сеңә барды һәм мин аны акладым да. Башта нәрсәгә кирәк инде бу азгын хатынны күрсәтү дип карышсам, хәзер аңлыйм: бу – азгын тормышны күрсәтү түгел, шушындый хәлдә калмагыз, Аллаһы Тәгалә сынавын җибәрер, дигән нәсыйхәт дип кабул итәм һәм шундый ният белән сәхнәгә чыгып уйныйм. Уйнаган саен күбрәк яратам.

 – Ә образлар бер-берсен кабатламасын өчен нишләргә кирәк?

– Штампларны кабатлау бик җиңел инде ул, ләкин син артист буларак үсүдән туктыйсың. Режиссер юнәлеш бирмәсә, аптыравың да, көлүең дә, елавың да, интонацияң дә шул ук булып кала. Рәшит Заһидуллин бу җәһәттән: «Миңа «Кияүләр»дәге Мәйсәрәңне уйнама», – дип гел киcәтә, эзләргә, табарга куша  иде. Чөнки ул безнең нәрсәгә сәләтле булуыбызны энәсеннән җебенә кадәр белә, 14 яшьтән үстерде, 12 ел үз канаты астында эшләтте бит. Хәзер теге яки бу чикләрдә син табигый күренәсең икән, режиссерларга шул җитә. Уйналган персонажмы ул синең, табылган образмы – аларны бу кызыксындырмый. Килгән режиссерларны бигрәк тә.

Кабатланмас өчен, артистка юнәлеш бирүче кирәк. Режиссерлар да үз «хотелка»ларын гына тормышка ашыручы түгел, милләт һәм татар театры өчен тырышучы, актерларның үсешен дә кайгыртучы булсыннар иде.

Тинчурин театры ул – …

– … хәзер инде минем өчен эш урыны гына. Театр дөньясы – тормыш рәвеше.

Бүген Тинчурин театры нинди халәттә?

– Бер урында таптанабыз кебек. «Җилкәнсезләр» кебек әйбәт спектакль чыга да, бер адым алга китәбез. Аннары килде-китте комедияләр чыга да, ике адым артка чигенәбез. Ул шулай тиештер бәлки. Кассага эшләргә дә кирәк, тамашачыга нәрсә кирәген дә аңламассың. Ләкин шулай да тамашачының зәвыгын үстерә алырлык спектакльләр күбрәк булсын иде. Әйтик, Уфа гастрольләре шуны күрсәтте: аларда тамашачы бөтенләй башка төрле икән. Анда килде-китте комедияләрне караганнан соң, сәхнә артына кереп: «Җәмәгать, бу безнең зәвыкка туры килми», – дип әйткәннәр. Уфаның акыллы, уйлы, сүзен бәреп әйтә ала торган тамашачысына кызыктым. Ә бит аны, шәп әсәрләр куеп, театр тәрбияләгән. Ә без һаман тамашачыга комедия кирәк дип, кассаны кайгыртабыз дип, һаман да шул «колхозлык»тан китә алмыйбыз.

Ике тәкә башы бер казанга сыймый, диләр бит. Ә ике актер башы бер гаиләгә ничек сыеша? Бер һөнәр кешеләре булуның кыенлыклары, рәхәтлекләре нинди?

– Быел никахыбызга 10 ел була. Арабызда ир белән хатын буларак та, актер белән актриса буларак та көнләшү юк. Чөнки мин Артемның ни дәрәҗәдә талантлы икәнен беләм. Ул мине талантлы дип саный. Әгәр инде тәнкыйть сүзләре әйтсәм, үпкәләми. «Нигә мине өйрәтеп утырасың әле?» дигән нәрсә юк аңарда. Әгәр минем фикер белән ризалашмаса, үз фикерен дәлилли, ахыр чиктә уртак фикергә киләбез. Мин дә аның киңәшләрен кабул итәм. Чөнки Артемда режиссер күзаллавы да бар. Миндә андый сәләт юк, шуңа күрә аннан еш кына киңәш сорыйм. Бу җәһәттән бик күп проектларны эшләгәндә, ул – минем таянычым. Казан театр училищесында актерлык осталыгын укыткач, ул анда спектакльләр дә чыгара. Гаиләдә төрле чак була, андый чакта мин юл куям… дип әйтә алмыйм. Кайвакыт мин, кайчак ул чигенә. Артем ул – гаилә өчен бик рәхәт кеше. Мин фатир өчен күпме түләгәнебезне белмим, күпме кредит түләгәнебезне белмәдем. Счетчик күрсәткечләрен алуның да рәтен белмим. Өлгермәсәм, Артем ашарга да пешерә, идәннәрне сөртеп алырга да авырсынмый. Чөнки алар биш бала үскәннәр, олысы гына апа, калганнарны егетләр. Әти-әни аларны төрле хезмәткә өйрәткән.

Пискуновлар нәселендә бер фраза ошый миңа. Бер-бер хәл килеп чыкса, алар «нәмә индее» дип әйтәләр дә җиңел итеп үткәреп җибәрә беләләр. Мин аны керәшеннәргә хас сыйфаттыр дип уйлыйм. Менә шуңа өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле безгә.

Керәшен милли костюмын киеп, фотога төшкәч, бик күп тәнкыйть сүзләре яздылар үзеңә.

– Булды андый хәл, төрлесен ишетергә туры килде. Мин аны тыныч кабул иттем. Чөнки без никах белән кавыштык, улыбыз Әскәр – ислам динендә. Баксаң, без очрашып йөргәндә үк, әнием Артемга: «Кызымны никахсыз бирмим, шуңа әзер булмасаң, вакытыгызны әрәм итмәгез», – дип әйткән булган икән. Артем ризалашкан. Никахлашыр чак җиткәч, без аннан тагын бер кат: «Син әзерме моңа?» – дип сорадык. Чөнки бит иман кәлимәсен әйтергә туры киләчәк, бу исә – ислам динен кабул итү. Ул: «Без ике як динне дә хөрмәт итеп үстек һәм мин бу адымга аңлы рәвештә барам», – дип җавап бирде. Артемның әнисе Гөлсинә – татар, әтисе Олег – керәшен. Без диндә үсмәдек, дип әйтә иде ул. Каенатам да алтмышка җиткәч генә чукынган. Минем Артемның фамилиясен алу-алмавым белән дә кызыксынучылар һәм төрттерүчеләр күп. Бигрәк тә Артемга: «Ничек инде син ир-ат буларак хатыныңа фамилияңне бирмәдең?» – дип әйтәләр. Паспорт буенча мин, чыннан да, Сәлахова. Моны да киңәшләшеп эшләдек. Артем: «Сәлахова булып кал, ичмасам фамилиягез бер буынга булса да озынаер», – диде. Без – гаиләдә ике бала, икебез дә – кызлар. Апам инде хәзер башка фамилиядә, әтиемнең дә бертуган абыйлары юк, апалары гына бар. Ни кызганыч, Сәлахова фамилиясе туктала, мин инде аны бер буынга булса да озынайтып, үз фамилиямдә калырга булдым. Артем исә төрттерергә тырышучыларга: «Нишләп әле мин аңа шундый затлы фамилиямне бирим? Татар театры дөньясында бердәнбер Пискунов булып йөрим», – дип шаярып җавап бирә. Мин исә моңа өстәп: “Тәнем белән һәм паспорт буенча Сәлахова булсам да, җаным белән Пискунова мин”, – дип җавап бирәм. Артем ул – әтием кебек үк җор телле кеше.

Иң зур теләгең?

– Артем белән озак еллар тигезлектә яшәп, улыбыз Әскәргә иптәш алып кайту, гаиләбезне ишәйтү. Ә инде театр дөньясына килгәндә, мин – конфликтларны яратмый торган кеше. Үзем конфликтта катнашмасам да, читтән генә карап торырга мәҗбүр булсам да, эчемдә нидер өзелгән кебек була, курку биләп ала. Шуңа күрә конфликтлар булмасын, дус-тату эшләргә язсын иде, дип телим. Тинчурин театрының үз йөзе, үз тамашачысы бар, аларны югалтмыйча, ишәйтеп, озак еллар канәгатьлек хисе кичереп иҗат итәргә язсын.

 


Фикер өстәү