11 гыйнвар. Шәхесләр: Хәсәнгата Габәши, Гайнуллин Рифкать, Нариман Сабитов

Татар галиме, тарихчы, мөгаллим, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Хәсәнгата Мөхәммәт улы Габәши 1863 елда Казан өязенең (хәзерге Татарстанның Биектау районы) Кече Салабаш авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә.

1874-1886 елларда Казанның Әҗем мәчете каршындагы «Гаффария» мәдрәсәсендә укый һәм соңрак шунда мөгаллимлек итә. 1889 елда Казан эшмәкәрләре бертуган Юнысовларның ятим мөселман балалары йортында укыта һәм шәһәрдә беренчеләрдән булып җәдитчә укыту ысулларын кертә. 1895-1899 елларда Оренбург Мөселманнар Диния нәзарәтендә казый булып эшли. Шул ук вакытта «Галия» һәм «Госмания» мәдрәсәләрендә укыта.

1932 елның гыйнварында кулга алына, хөкем ителеп, Архангельск өлкәсенә сөрелә. 1936 ел башында, сәламәтлеге какшау сәбәпле, иреккә чыгарыла.

1936 елның 7 августында вафат була.

 

Разведчик,  Дан орденының тулы кавалеры Рифкать Хәйрулла улы Гайнуллин 1924 елда Татарстан Республикасы Әгерҗе районы Барҗы авылында укытучы гаиләсендә туа. 1942 елның җәеннән минометчы, разведчик булып, сугышның иң алгы сызыгында көрәш алып бара. Кызыл Йолдыз ордены, өченче дәрәҗә Дан ордены, «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнә. Гайнуллин разведка төркеме белән 18 тапкыр дошман тылына йөри, анда барлыгы 150 көн үткәрә. Фашист Германиясе капитуляциясе турында рациядән ишетә. Командование разведчикны Җиңү һәм Кызыл Байрак ордены белән бүләкли.

Сугыштан соң Рифкать Хәйрулла улы 30 ел Алабугада яши, Алабуга педагогия институтында укыта. 1989 елда Түбән Камага күчеп килә. Дан ордены кавалеры, шәһәрнең Мактаулы гражданины, танылган педагог, җәмәгать эшлеклесе 86 нчы яшендә вафат була.

Композитор, дирижёр, Башкортстан АССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Сәләм, Салават Юлаев премияләре лауреаты, СССР композиторлар берлеге әгъзасы Нариман Сабитов 1925 елда Казанда, Татар драма театры артисты Гыйләҗ Сабитов гаиләсендә туа. Беренче һөнәри милли композиторларның берсе буларак, театр, симфоник, камера-вокал, ансамбль өчен һәм хор музыкалары өлкәсендә эшли. Нариман Сабитов башкорт һәм татар фольклорына мөрәҗәгать итеп, заманча һәм классик композицияләр иҗат итә. Татар һәм башкорт шагыйрьләре сүзләренә язылган 200 җыр һәм романс авторы.

Ул 1971 елның 9 июнендә вафат була.

 

Татар әдәбияты галиме, әдәби тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе Бикмөхәммәтов Роберт Гата улы 1929 елда Башкортстан АССРның Илеш районы Илеш авылында туа.

Беренче хезмәтләре 1948 елда басыла. 1956-1959 да СССР Фәннәр академиясенең М.Горький исемендәге Бөтендөнья әдәбияты институтында эшли. 1962 елдан Мәскәү университетының әдәбият тарихы кафедрасында укытучы, милли әдәбият секторы мөдире. Г.Ибраһимов, М.Җәлил, Г.Тукай, Ш.Бабич, Ә.Фәйзи, Һ.Такташ, Х.Туфан, Ә.Ерикәй, С.Хәким, М.Әмир иҗатларын өйрәнә.

Хезмәтләренең төп темасы — бөтендөнья мәдәнияте яссылыгында СССР халыкларының милли әдәбиятлары, әдәбиятларны өйрәнүдә тарихи-чагыштыру методологиясе, әдәбиятларның бер-берсенә йогынтысы закончалыклары. «Поэзиябезнең үлмәс чәчәкләре» (1960) китабы татар поэзиясенең күп гасырлык үсеш тарихына багышлана. Рус, татар, башкорт телләрендә яза. Кайбер хезмәтләре инглиз, немец, поляк телләрендә басыла.

Ул 1995 елның 28 августында вафат була.

 


Фикер өстәү