19 гыйнвар. Шәхесләр

Композитор, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Виноградов Василий Иванович 1874 елның Алабуга шәһәрендә туа. Мәскәү университетының юридик факультетын тәмамлый (1899). Уку дәверендә Мәскәү консерваториясендә скрипка буенча аерым дәресләр ала.

1899–1920 елларда Уфа, Златоуст, Вятка, Уржум шәһәрләрендә юрист булып эшли. Уфада «Җыр, музыка һәм драма сәнгатен сөючеләр җәмгыяте» хорын җитәкли, Уржумда түләүсез халык музыка мәктәбе оештыра, татар, башкорт, мари халык көйләрен язып ала, инструменталь әсәрләр иҗат итә.

1921 елдан Казанда яши. Музыка училищесында укыта, Татар радиосы һәм Татар академия театры оркестрлары дирижеры, ТАССР Министрлар Советы каршындагы Сәнгать эшләре идарәсенең музыкаль фольклор кабинеты хезмәткәре булып эшли. Зур драма һәм Татар академия театрлары спектакльләренә музыка иҗат итә, «Сания» (1925) һәм «Эшче» (1930) дигән беренче татар опералары авторларының берсе (Г.Әлмөхәммәдов һәм С.Габәши белән берлектә).

 

Җәмәгать эшлеклесе, журналист, математик, физика-математика фәннәре кандидаты Максудов (Максуд) Гаяз Гыйсаметдин улы 1891 елда Казан губернасы Лаеш өязе Югары Кибәхуҗа авылында туа.

Физика-математика юнәлешендә белем ала (Бельгия, Төркия). 1919 елда Россиягә кайта. 1 нче татар хезмәт мәктәбе (Одесса шәһәре) мөдире булып эшли башлый.

1920–1921 елларда ТАССР Дәүләт музеенда фәнни хезмәткәр, 1922–1924 елларда Гыйльми үзәк рәисе, Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте, татар теленең фәнни терминологиясе комиссиясе эшләрендә катнаша.

Латин язуын кертүне беренчеләрдән буларак хуплап каршы ала. Бер үк вакытта «Мәгариф» журналы мөхәррире, «Кызыл Армия», «Татарстан» газеталары хезмәткәре.

Татар укытучылар җәмгыятен оештыручыларның берсе була.  Татар мәктәпләре һәм техникумнары өчен математика дәреслекләре («Кыскача җәбер дәресләре», 1923; «Турысызыклы тригонометрия», 1926; «Җәбер дәресләре», 1929) авторы. Татар телендә математика терминнарын эшли.

Репрессияләр чоры корбаны, үлгәннән соң аклана.

 

Драма артисты, режиссер Хөсәен Ибраһим улы Уразиков 1894 елның гыйнварында Саратов губернасы Сәфәр авылында туа. Хива, Бохара, Ташкент, Алма-Ата, Бишкәк, Оренбург, Мәскәү, Әстерхан татар театрларында эшли.

1930 елдан Казанда Татар академия театрында. 1944-1948 елларда режиссерлык вазифасын башкара. Татарстан АССРның халык, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе.

1977 елда Казанда вафат була.

 

Опера җырчысы Азат Зиннәт улы Аббасов 1925 елда Алабугада туа.

Азат Аббасов Казан авиация техникумын тәмамлый. Гаилә дуслары Салих Сәйдәшев, аның тавышын ишетеп, җырчы булырга киңәш бирә. Мәскәү консерваториясенең милли опера студиясендә укыгач, Казанга кайта. 1950-1990 елларда М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры җырчысы. 1977 елда СССРның Халык артисты исеме бирелә.

2006 елда Казанда вафат була.

 

 

 

 


Фикер өстәү