Ике студент кызны бәрдергәннән соң качмакчы булган таксистны тоткарлаган

Бүген иртән Казанның Товарищеская урамында гадәттән тыш хәл булган: такси юл аша чыгып килүче ике кызны бәрдергән. Шәһәрнең Вахитов районы суд приставлары бүлеге хезмәткәрләре Рөстәм Вәлиев, Рөстәм Галләмов, бүлек башлыгы Галинур Исмәгыйлев очраклы гына бу хәлнең шаһитларына әйләнгән.

“Татар-информ” ведомствоның матбугат хезмәте хәбәренә таянып язганча, суд приставларының хезмәт автомобилендә эшкә барышы булган. Шулчак алар каршы як юлдан “очып” килгән “Kia Rio”ның юл аркылы чыгып баручы ике кызны бәрдерүен күреп алган. Зыян күрүчеләр җирле уку йорты студентлары булып чыккан.
Такси йөртүче тиз генә качып китмәкче булган. Ләкин суд притавлары аның юлына каршы төшкән. Алар тәртипсез йөртүчене тоткарлап, ЮХИДИ хезмәткәрләренә тапшырган.


Фикер өстәү