Сәвия Галиуллина рецепты
Кирәк булачак: 400 грамм фарш, 5 йомырка, 1 баш суган, 2 тырнак сарымсак, 2 помидор, 1 чәй кашыгы крахмал, яшел тәмләткеч, үсемлек мае, тоз, борыч, рәйхан, карри.
Суган һәм сарымсакны ваклап турыйбыз да майлы табада, алтынсу төскә кергәнче, 3 минутлап кыздырып алабыз. Помидорларны ваклап турыйбыз.
Фаршка бер чи йомырка, помидор, сарымсак белән суган, тоз, борыч, рәйхан өстәп, әйбәтләп болгатабыз. Фольга өстенә 1 см калынлыкта җәябез. 3 йомырканы пешереп, фарш уртасына бөтен килеш бер рәткә тезеп куябыз. Өстенә крахмал сибәбез дә рулет итеп төрәбез.
Калган 1 йомырканы сытып, 1 чәй кашыгы карри өстибез һәм катнашманы рулет өстенә сылыйбыз. 180–200 градуска кадәр җылытылган мичтә 45 минут пешерәбез.
Әзер рулетны яшел тәмләткечләр белән бизибез. Матур да, тәмле дә ризык!