15 өстәл. Кайсы кемгә?

Узган гасырның 90 нчы елларында районыбызның мәгариф идарәсе белән тулырак гәүдәле, йомры бит алмалары үзенә килешеп торган мөлаем ханым җитәкчелек итте. Ә бервакыт укытучылар киңәшмәсендә каршыбызга талчыбыктай нечкә хатын-кыз чыгып басты.

Аны танып алгач, бөтен халык аһ итте: ник ябыккан, чирләп киткәнме әллә? Соңрак белдек: ул елларда популярлашып кына килгән “кремлевская” диетасын тоткан икән. Аһ-ваһ килеп, мактау сүзләре әйтсәк тә, нишләптер җитәкчебезнең элекке кыяфәте күңелгә якынрак иде. Кискен ябыккач, шәлперәеп калган бит тиресен кабул итә алмадыкмы шунда…

Соңгы елларда әллә нинди диеталар барлыкка килде: японныкы дисеңме, карбыз, кәбестә, кефир диеталарымы – санап бетерә торган түгел. Тик Туклану һәм биотехнологияләр тикшеренү үзәге фәнни хезмәткәре Алла Погожева әйтүенчә, яңадан-яңа диеталарның кимчелеге – балансланмаган булулары. “Аларда йә аксымнар, йә углеводлар, йә майлар катгый рәвештә чикләнә яисә бөтенләй кулланылмый. Ә бу хәл матдәләр алмашы бозылуга китерә”, – ди ул. Дөрес туклануның төп кагыйдәсен галимнәр әллә кайчан билгеләгән инде. Ул мондый: азык белән күпме энергия аласың, шулкадәр үк сарыф итәргә дә тиешсең. Чирләрең бар икән – рационны диетолог белән бергәләп төзергә кирәк.

Рацион дигәннән, төшке ашның өч компоненттан: “первый”, “второй” һәм компот яки чәйдән торуына, иртән кайнар ризык ашарга кирәклегенә без күнегеп беттек инде. Көн дәвамында кимендә өч тапкыр тукланырга икәнне дә беләбез. Ашауның мондый тәртибен совет диетологлары керткән икән. СССРда Туклану институты 1930 елда оештырыла. Анда балансланган һәм, нинди чирләре булуга карап, төрле кешегә төрле рацион уйлап табыла. Профессор Мануил Певзнер җитәкчелегендә галимнәр 15 төрле диета булдыра (аларны “өстәл” дип атыйлар).

Певзнер өстәлләрендә продуктлар файдалыга һәм зыянлыга бүленмәгән, ә сәламәтлекнең ни хәлдә булуын истә тотып, рөхсәт ителә торганнарга һәм тыелганнарга аерылган. Ә меню кечкенә порцияләр белән көнгә 4–6 тапкыр ашарлык итеп төзелә. Әйдәгез, бергәләп һәр өстәлне күздән кичерик әле.

1 нче өстәл. Ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте булганда
Ярый: боламык рәвешендәге ашлар, парда пешерелгән кәтлит, сыер теле, искергән ак ипи, сөт һәм сөт продуктлары, кесәл, бал, җиләк-җимештән яки яшелчәләрдән ясалган смузи.
Ярамый: кызыл һәм ак кәбестә, суган, сарымсак, редис, шалкан, шпинат, кузгалак, гөмбә, чи йомырка, кара ипи, майлы-шикәрле камыр ризыклары, борчак, ногыт борчагы, ясмык, тары ярмасы.


2 нче өстәл. Ашказанының, юан эчәкнең лайлалы тышчалары ялкынсынганда (аз кислоталы хроник гастрит, колит)
Ярый: парда пешкән ризыклар, итсез ашлар, киптерелгән ак ипи, әчегән сөт продуктлары, какао.
Ярамый: майлы ит, кызыл балык, дуңгыз мае (сало), туңдырма, артык салкын яки артык кайнар эчемлекләр, яңа пешкән камыр азыклары, шоколад, кремлы әйберләр, инжир, финик, кузаклылар, редис, торма, болгар борычы, гөмбә, сарымсак, суган, каты тышчалы һәм орлыклы җиләк-җимеш, виноград согы, куас, маринадлаган, тозланган яшелчәләр, консервлар, ысланган азыклар. Ысланган, тозлы, татлы ризыкларны чикләргә.

3 нче өстәл. Эчәклектә хроник ялкынсыну (эч кату белән бергә) булганда
Ярый: вакланган азыклар, яшелчә, җиләк-җимеш, кефир, кара җимеш, компотлар, киптерелгән ипи.
Ярамый: яңа пешкән ак ипи, майлы-шикәрле камыр азыклары, үрдәк-каз ите, ит консервлары, ысланган азыклар, тозлы балык, манный һәм дөге ярмасы, вермишель, сарымсак, суган, редис, торма, гөмбә, кремнар, шоколад, кәнфит, кесәл, кара җиләк, айва, карлыган, куе чәй һәм каһвә.


4 нче өстәл. Эчәклектәге чирләр эч китү белән бергә булганда
Ярый: итсез дөге яки манный ярмасыннан пешерелгән ашлар, майсыз шулпада яки суда пешкән дөге, карабодай боткалары, майсыз ит, суда яки парда пешерелгән ризыклар, ак ипи, куе чәй яки каһвә.
Ярамый: яңа пешкән икмәк-күмәч, камыр ризыклары, барлык төр закускалар, майлы һәм озак кайнаган шулпалар, майлы ит һәм балык, ысланган азыклар, консервлар, сөт ризыклары, тарттырылган һәм бөтен килеш кабыгы салдырылган арпа (перловка), тары ярмалары, кузаклылар, чи җиләк-җимеш һәм яшелчә, баллы әйберләр, какао.

5 нче өстәл. Үт юллары һәм бавыр авырулары булганда
Ярый: суда, мичтә яки томалап пешерелгән ризыклар, майсыз ит һәм балык, сөт, әчегән сөт продуктлары, арыш ипие, көрпәле ипи, киптерелгән ак ипи.
Ярамый: азыкны салкын килеш ашау, майлы ризыклар, шул исәптән зәйтүн, дуңгызның мае һәм ите, тел, бөер, кузаклылар, майлы-шикәрле камыр азыклары, маринадлар, ысланган азыклар, консервлар, кара каһвә, какао, шоколад. Тозны чикләргә.

6 нчы өстәл. Сидек куыгында ташлар булганда һәм буыннарга тоз утырганда
Ярый: яшелчә, җиләк-җимеш, дуңгыз мае (сало), шикәр, кайнатма, ярмалар, йомырка, сөт, ит һәм балык – пешереп, атнага 2–3 тапкыр гына (беренче кайнаган шулпасын түгәргә), азыкларның кайнарлыгы – 15–60°С.
Ярамый: озак кайнатылган балык, сыер ите, тавык ите шулпалары, майлы ит һәм балык, үпкә-бавыр, ысланган азыклар, тозлы балык, консервлар, кузгалак, шпинат, кузаклылар, кура җиләге, чәчәк кәбестә, суган, инжир, куе каһвә һәм чәй, какао, шоколад. Тозны чикләргә.

7 нче өстәл. Хроник һәм кискен бөер ялкынсынуы (нефрит), бөер хәлсезлеге булганда
Ярый: парда яки суда пешерелгән азыклар, кефир, сөт, майсыз балык, яшелчә ашлары, винегрет, тозсыз атланмай, ак ипи, гөлҗимеш суы.
Ярамый: гөмбә, терлек майлары, маринадлы һәм тозлы әйберләр, ысланган азыклар, шулпалар, консервлар, содалы һәм майлы кремлы камыр ризыклары, куе каһвә һәм чәй, какао, шоколад. Тозны чикләргә.

8 нче өстәл. Симезлектән котылу өчен
Ярый: Яшелчә, җиләк-җимеш, майсыз ит, балык, майсыз эремчек, яшелчә ашлары, эре тартырылган оннан пешерелгән ипи (көнгә 200 граммнан артык түгел), үсемлек майлары: чикләвекнеке һәм зәйтүннеке.
Ярамый: чүпрәле һәм катлы камыр ризыклары, беренче һәм югары сортлы оннан пешерелгән ипи-күмәч, манный ярмасы, майлылыгы 10 проценттан арткан сөт ризыклары, кузаклылар, макарон, колбаса, майлы ит, озак кайнаган майлы шулпалар, хөрмә (хурма), банан, виноград, соуслар, маринадлар, конфетлар, кесәл, бал, куе каһвә һәм чәй, какао, шоколад.

9 нчы өстәл. Шикәр авыруы булганда
Ярый: арыш ипие, тиресе алынган тавык ите, йомырка, винегрет, яшелчәләр, әче сортлы җиләк-җимеш, карабодай боткасы, шикәрсез чәй һәм каһвә. 3 сәгать саен аз-аз ашарга.
Ярамый: шикәр, виноград, йөзем, банан, инжир, финик, конфет-печенье, татлы соклар, дөге һәм манный ярмалары, макарон, майлы үрдәк, каз итләре, ысланган азыклар, консервлар. Тозланган, маринадланган яшелчәләрне, калориясе зур булган ит һәм камыр ризыкларын чикләргә.


10 нчы өстәл. Йөрәк һәм кан тамырлары системасы авырулары булганда
Ярый: ярмалы, бәрәңгеле, яшелчәле, кызыл чөгендерле итсез ашлар, мичтә яки суда пешкән яшелчәләр, майсыз бозау ите, пешкән балык, җиләк-җимеш, сөт, гөлҗимеш суы, компотлар.
Ярамый: майлы ит һәм балык, үрдәк, каз итләре, ысланган азыклар, колбаса, уылдык, консервлар, кузаклылар, тозланган яшелчәләр, торма, кузгалак, шпинат, гөмбә, суган, камыр азыклары, яңа пешкән ипи, коймак, каһвә, какао, шоколад. Каймак, сөт өсте, сырны, сыеклык эчүне (1,5 литрдан артмасын), тозны чикләргә.


11 нче өстәл. Туберкулез, үпкә ялкынсыну, азканлылык булганда, операциядән яки имгәнүдән соң ябыкканда
Ярый: атланмай, үсемлек мае, ипи, каты сортлы бодайдан ясалган макарон, эремчек, сөт, бал, йомырка, яңа сыгылган соклар.
Ярамый: майлы ит һәм балык, консервлар, тозлы сыр, кремы күп булган пирожныйлар, тортлар.

12 нче өстәл. Нерв системасы авырулары булганда
Ярый: сөт ризыклары, бисквит, бавыр, кузаклылар, майсыз ит һәм балык, диңгез ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш, искерә төшкән ипи, кипкән җимешләр, бал, кайнатмалар, зефир, пастила, мармелад, шоколадсыз конфетлар.
Ярамый: дуңгыз мае (сало), майлы ит һәм балык, майлы шулпалар, аш тәмләткечләр, кыздырылган азыклар, тозлы сыр, какао, шоколад, куе чәй һәм каһвә.


13 нче өстәл. Кискен йогышлы авырулар вакытында
Ярый: майсыз ит, балык, шулпалар, вермишель, изелеп пешкән сөтле боткалар, йомырка, кипкән ак ипи, әчегән сөт продуктлары, эремчек, татлы җиләк-җимеш, кесәл, шикәр, бал, кайнатма, мармелад.
Ярамый: майлы шулпалар һәм ашлар, тары ярмасы, перловка, кузаклылар, гөмбә, кәбестә, редис, торма, сарымсак, кыяр, сөт, каймак, сөт өсте, майлы-шикәрле камыр ризыклары, яңа пешкән ипи.

14 нче өстәл. Бөердә таш булганда һәм фосфор-кальций алмашы бозылганда
Ярый: әче тирәлекне сакларга ярдәм итүче ризыклар – ит, балык, ипи, ярмалар, макарон, колбаса, шулпалар, йомырка, бал, гөлҗимеш суы. Азык артык салкын да, кайнар да булмасын.
Ярамый: ысланган әйберләр, консервлар, сөт продуктлары, чи һәм тозланган яшелчәләр, яшелчә ашлары, майлы-шикәрле камыр ризыклары, яңа сыгылган соклар.


15 нче өстәл. Махсус диеталар кирәкмәгәндә
Ярый: кеше һәрвакыт ашарга күнеккән барлык сыйфатлы продуктлар. Туклану режимы – көнгә 3 тапкыр.
Ярамый: алкоголь, артык майлы ит, балык, колбаса, сыр, каймак, эремчек.

Белгеч сүзе
Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова:
– Сәламәт булу модага керергә тиеш. Беренче чиратта, рациондагы азык-төлекнең нинди файда китерүе турында уйларга кирәк. “Демография” илкүләм проектының “Җәмәгатьчелекнең сәламәтлеген ныгыту” дип аталган юнәлеше илебездә нәкъ менә сәламәт тормыш алып барырга ярдәм итә торган мохит булдыруны күздә тота. Дөрес туклану да шунда керә.


Фикер өстәү