Газетага язылу

Дуслык җиңде: Түбән Камада сәнәгать предприятиеләре коллективлары Спартакиадада көч сынашты

Физкультурачылар көнендә Түбән Кама төбәктәге эре сәнәгать предприятиеләренең бердәмлеген ныгыту юлында мөһим адым ясады. Шәһәр тарихында беренче тапкыр сәнәгать предприятиеләренең хезмәт коллективлары арасында Спартакиада узды. Ул Түбән Каманың 60 еллыгына багышланды.

Дуслык җиңде: Түбән Камада сәнәгать предприятиеләре коллективлары Спартакиадада көч сынашты
Фотолар: «Түбән Кама Нефтехим» матбугат хезмәте

Коллективларны берләштерә торган спорт

Ярышларда «Нефтехим», «ТАНЕКО», «ТАИФ-НК» һәм Kama Tyres предприятиеләреннән йөздән артык хезмәткәр катнашты. Спартакиаданы үткәрү тәкъдиме шәһәр хакимиятенеке булса, чараны «Нефтехим» җәмгыяте оештырды.

Спорт коллективларны берләштерә. Эре сәнәгать предприятиеләребез – безнең горурлыгыбыз. Күршеләр тату яшәргә тиеш бит! Мондый чаралар хезмәт коллективларын берләштерә. Хәзер җиңел вакыт түгел, әмма без, түбәнкамалылар, сәнәгатебез үссен һәм уңышлы эшләсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез, – дип билгеләп үтте Түбән Кама мэры Радмир Белялов.

Ярышларны предприятиеләр җитәкчеләре һәм шәһәр хакимияте вәкилләре арасында мини-футбол буенча гала-матч ачып җибәрде. Топ-менеджерлар, үрнәк күрсәтеп, ярышларга күтәренке рух өстәделәр. Очрашу җитештерү предприятиеләре җитәкчеләре файдасына 4:1 исәбе белән тәмамланды. Әмма бу көнне төп җиңүчеләр дуслык һәм спорт бердәмлеге булды. Моны катнашучылар да билгеләп үтте.

– Сәнәгать үзәген бер мәйданга җыю – бик вакытлы һәм кирәкле чара. Бердәмлекне күрсәтү өчен дә хәзер иң кулай вакыт. Җитәкчеләр командасы тәҗрибәле уенчылардан тупланды, һәркем үз урынын яхшы белә. Уен мавыктыргыч булды, иң мөһиме – без үзебезне бербөтен команда итеп тойдык, – дип сөйләде матчтан соң «Нефтехим»ның Татарстан дәүләт органнары белән элемтәләр хезмәте җитәкчесе Станислав Мартыненко.

Монда җиңү яулана

Спорт бәйрәме «СИБУР Арена НК» спорт комплексында узды. СИБУР төзеп, Түбән Кама халкына файдалануга тапшырган заманча үзәктә берьюлы берничә спорт төре буенча ярышлар үткәрү өчен шартлар тудырылган. Бер үк вакытта дүрт спорт мәйданы эшләде. Универсаль залда баскетбол буенча ярышлар узса, уен мәйданында мини-футбол матчлары оештырылды. 25 метрлы бассейнда йөзүчеләр шәхси дистанцияләрдә һәм катнаш эстафетада көч сынашты. Йөгерү юлларында һәм стадионда җиңел атлетлар кросста һәм 4×100 метрлы эстафетада ярыштылар.

Мин Пермь, Дзержинск, Чаллы һәм Казандагы спорт комплексларында булдым – чагыштырырлык урыннар бар. Түбән Камада «СИБУР Арена НК» ярдәмендә спорт белән шөгыльләнү өчен бик яхшы шартлар тудырылган. Заводта эшләүчеләр өчен бу – гади күнегүләр генә түгел, ә эмоциональ киеренкелекне киметү һәм үзеңне яхшы формада тоту мөмкинлеге дә, – дип саный «Нефтехим»ның әйдәп баручы инженеры, йөзү буенча ярышларның бронза призеры Камил Шәйхетдинов.

Көчеңне спортта сына

Спартакиаданың төп катнашучылары – көн саен технологик җайланмалар, идарә пультлары һәм станоклар янында хезмәт куючылар.

Башка предприятиеләр командалары белән көч сынашу, кемнең көчлерәк икәнен ачыклау бик күңелле. Баскетбол уйнап, зур канәгатьлек алдык, – дип, хис-кичерешләре белән уртаклашты «ТАНЕКО» инженеры-технологы Юрий Юсупов.

 «ТАИФ-НК» нефть эшкәртү заводы директоры ярдәмчесе Илдар Заһидуллин 1,5 километрлы дистанциядә дә йөгерде, 4×100 метрлы эстафетада да катнашты. Хезмәт коллективлары арасында спартакиада үткәрүне бик уңышлы башлангыч дип саный ул.

Спортта көч сынашу иң яхшысы. Бу чарада брендлар яки компанияләр түгел, ә кешеләр хезмәттәшлек итә. Мондый бәйрәмнәр үз предприятиең командасын гына берләштереп калмый, башка завод хезмәткәрләре белән дә рәсми булмаган шартларда аралашу мөмкинлеге бирә, – дип билгеләп үтте Илдар Заһидуллин.

Җиңел атлетика ярышларында «Нефтехим» операторы Анна Борисова, марафон дистанцияләренә күнеккән спортчы буларак, беренче тапкыр 800 метрга йөгерде һәм алтын медаль яулады. Аның хезмәттәшләре дә сынатмады.

Гомумкоманда зачёты нәтиҗәләре буенча, Спартакиада җиңүчесе булып «Нефтехим» командасы танылды. Нефтехимиклар спортның дүрт төрендә дә – кече-футбол, баскетбол, йөзү һәм җиңел атлетикада алтын медальләргә лаек булды. Икенче гомумкоманда урынын «ТАНЕКО» командасы яулады, өченче урын Kama Tyres спортчыларына бирелде.

Спартакиаданың уңышлы узуы шуны күрсәтте: шәһәр хакимияте һәм эре бизнесның спортны үстерүгә, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлтелгән хезмәттәшлеге Түбән Камада матур традициягә әверелә бара.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре