Газетага язылу

Бердәм һәм тырыш Җәләлиевлар: «Бездә эшне синеке-минеке дип тору юк»

Тормышның төрле сынаулары аша үткәндә, һәр беребез туганың җылы сүзе, ярдәм кулы сузуы никадәр мөһим икәнен аңлый. Шөкер, кайгыны да, шатлыкны да уртаклашып, зур эшләрне бергәләп башкаручы матур гаиләләр бар.

Бердәм һәм тырыш Җәләлиевлар: «Бездә эшне синеке-минеке дип тору юк»
Фото: шәхси архивтан

 Шундый гаиләләрнең берсе – Җәләлиевлар. Алар бәйрәмнәрдә генә түгел, йорт салу, мунча күтәрү кебек зур эшләрне дә фәкать үз тырышлыклары белән генә башкара.

Тырыш һәм бердәм Җәләлиевалар турында киленнәре Гөлфинә белән сөйләштек. Ул – Казан кызы. Питрәч районының Күн авылына зур гаиләгә килен булып төшкәч, аларның бер-берсенә терәк булып яшәүләренә соклануын яшерми. Ире Рөстәмнең алты бертуганы бар. Дүрт кыз һәм өч ир-ат.

– Алар үзләренең дуслыклары белән тирә-якта дан тоткан нәсел. Иремнең әбисе – биш бертуган, барысы да хатын-кызлар. Аларның гаиләләре үзара бик дус яши. Иремнәр дә искиткеч тату. Берсендә нинди эш бар, туганнарга бер шалтырату җитә: берничә сәгать эчендә барысы да җыелып бетә, – ди Гөлфинә. – Мин аларга шаккатам, килен булып төшкәч дуслыкларын күреп сокландым. Әниләребез шулай ук сигез бертуган, минем балачагым, яшьлегем әби йортында үтте. Ә аңарда һәрвакыт кунак була торган иде, шуңа күрә мондый зур һәм бердәм гаилә мине куркытмады. Ләкин ничек кенә дус булсак та, үзебезнең якта бу дәрәҗәдә ярдәмләшү юк. Кирәк икән, иремнең туганнары минекеләргә дә булышып китә.
Әлеге нәселнең өлкән буын ир-егетләре дә тырыш булган: тимерчеләр, ташчылар, балта осталары күп. Хәзер дә җиде бертуганның куллары бар эшкә ятып тора. Шуңа күрә мунча, гараж салу, койма кою, хәтта йорт җиткезү кебек гаять зур эшләрне дә үз көчләре белән генә башкаралар.

– Ирем – кирпеч салу остасы, апасы һәм тагын берничә туганы – штукатур-маляр, кияүләре арасында да төзүчеләр, электрчылар бар. Берничә ел элек иремнең олы апасына йорт җиткезделәр. Узган ел сеңлесенә зур өй сала башладык. Әлеге вакытта аның эчке эшләрен эшлибез. Йортны күтәрүдә бары тик туганнар гына катнашты. Көзен Балтачта яши торган апасына гараж салдылар. Шулай ук үз көчебез белән генә башкарып чыктык. Ирем – гап-гади гаиләдән. Әти-әниләре гомер буе фермада эшләгән. Алар эштә чакта балалар хуҗалыктагы, йорттагы эшне караган, балачактан ук тырыш булып үскәннәр. Кызганыч, әти-әниләре яшьли мәрхүм булган. Миңа алар белән танышырга насыйп булмады, – ди Гөлфинә.
Эштә генә түгел, ялда да бердәм Җәләлиевлар. Җир җимертеп эшлиләр дә, күңелле итеп ял да итә беләләр. Туган көннәр булсынмы, гаилә бәйрәмнәреме – барысы да бер табын артына җыела.

– Эшнең зурысы, әлбәттә, төп нигездәге киленгә төшә. Авылга кайткач, мин дә тик тормыйм. Безнең һәр кайсыбызның эш урыны билгеле. Әйтик, мин кухня өчен җаваплы, башкалар урамда булганда мин аш-су әзерлим, яки бала-чаганы карап торам. Ишле гаиләнең бала-чагасы да күп, барыбыз да яшьләр, балалар да кечкенә. Шулай ярдәмләшеп эшләгәндә генә эш бара, - ди ул.

Гөлфинә әйтүенчә, Күндә Җәләлиевлар гына түгел, күршеләр дә үзара нык дус. Бер-береңә йомыш белән, яки кунакка кереп чыгу – берни дә тормый, ди ул.
– Безнекеләр ниндидер эшкә тотына икән, күршебез чакырмаган да килеш тракторын кабызып, килеп тә баса. Бәрәңге утыртканда, алганда да туганнар янына күршеләр кушыла. Зур бакчаны тиз арада эшләп тә аталар. Анда йорт, машина ишеген бикләү дигән күренеш бөтенләй юк. Капкалар турында әйтеп тә тормыйм, алар һәрвакыт ачык, – ди Гөлфинә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре