Газетага язылу

«Блогерлар Сабан туе» 4000гә якын кунакны Баландышка җыйды

Гармун моңы, милли җырлар, ризыклар, йолалар һәм гореф-гадәтләр. Теләче районының Баландыш авылында «Түгәрәк уен» кысасында оештырылган «Блогерлар Сабан туе»на республиканың төрле районнарында яшәүчеләр җыелган иде.

«Блогерлар Сабан туе» 4000гә якын кунакны Баландышка җыйды
Фотолар: Азат Вильданов

 Дүрт меңгә якын кунакны кабул иткән Баландыш авылы урамнарына җыр-моң таралды ул көнне. Татарстанның төрле районнарыннан килгән блогерлар җигүле атларга утырып яулык та җыйдылар, авыл халкының хәл-әхвәлен дә белештеләр.

Начар яшәми Баландыш халкы! Икешәр катлы йортлар, ишегалларында гына түгел, капка төпләрендә дә шаулап чәчәкләр үсеп утыра. Тырыш икәннәре әллә каян күренеп тора үзләренең. Койма-капкалар төзек, бакчаларында мул уңыш сыгылып утыра. Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин, безнең авыл халкы эшли дә, ял да итә белә, ди.

– Бу көнне безнең авыл тагын да җанлана. Инде 4 ел рәттән зурлап бәйрәм итәбез. Татарстаның кайсы гына почмагыннан килмиләр. «Бәйрәм булачак», – диюгә, төрле коллективлар шундук катнашырга теләк белдерде. Тирә-як авыллардан да җыелдылар. Быел әле без мәйданда милли ризыкларыбызны куеп, өстәл дә әзерләдек, – ди ул.

Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин бәйрәмгә килүчеләргә изге теләкләрен җиткерде.

– «Түгәрәк уен»  –  халкыбызның милли гореф-гадәтләрен үз эченә алган бәйрәм. Ул өченче ел рәттән «Блогерлар Сабан туе» белән берләшеп уза. Елдан-ел әлеге бәйрәмнең масштабы үсә, кунакларыбыз саны арта. Гореф-гадәтләрне саклау, аларны киләсе буыннарга тапшыру безнең бурыч булып тора. Татар халкы элек-электән йолаларын саклап яшәгән. Бүген исә Баландыш җирлегендә аларны янәдән яңартабыз. Бәйрәмебезгә кунакка килүегез өчен зур рәхмәт, – диде ул. – Авыл халкы бар эштә дә бердәм. Аларга рәхмәттән башка сүз юк. Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә дә бергәләп ярдәм итәбез. Инде бар теләк: тизрәк илләр тынычланып, якташларыбыз туган якка исән-имин кайтса иде.

Бәйрәмгә килүчеләрнең дә кәефләрен белештек. Карабаян авылыннан килгән «Беләзек» ансамбленә йөрүчеләр, бер генә милли бәйрәмне дә читтә калдырмыйбыз, ди.

– Авылыбыз кечкенә генә. Аны яшәтер өчен күп тырышабыз. Ансамбль төзүебез дә юкка түгел. Бергәләп җыелышып, күңел ачабыз. Төрле чараларда катнашабыз. Милли киемнәребезне халыкка күрсәтәбез. Әле шөкер, ансамбль төзибез, диюгә, күлмәк-алъяпкычлар табылды. Тәңкәләрен генә яңарттык, – ди 45 яшьлек Света. – Бәйрәмгә кызлар белән бергәләп тәм-томнар әзерләдек. Кемдер пирог пешерде, икенчебез кыяр тозлады, өченчебез дучмак әзерләде. Мин исә элеккеге кебек итеп мич коймагы пешердем. Хәзер бит авылда мич тә калмады. Күрше әбиемнеке бар әле ул. Файдаланырга берсүзсез риза булды. Миченә ягып, табаларны чыжлатып коймак пешердем.

Айдар авылы кызлары татар халык ризыкларын тәкъдим итте. Алар килгән кунакларны  кайнар ипи белән каршы алды. Балачакка кайткандай булдык бер мәлгә. Ипи өстенә яңа аертылган сөт өсте белән бал ягып, чәй эчерттеләр.

 «Ватаным Татарстан» редакциясе бәйрәмдә милли киемнән килүчеләрне барлады. Бу хакта алдан ук хәбәр ителгән иде. Сабада яшәүче Гөлнара ханымның киеме бәйрәмнең бизәге булды. Без Гөлнара ханымга бүләккә 10 чеби тапшырдык. Ә инде Актаныштан ук килгән Шәеховлар гаиләсе милли күлмәкләре өчен 10 үрдәкле булдылар.

Быел да мәйданда чалгы үткенләп күрсәтүче Галиәхмәт бабай Вәлиәхмәтовны очратырга насыйп булды. 89 яшьтә булса да, кәефе егетләрчә әле үзенең.

– Бу бәйрәмне аеруча яратам. Күңелгә рәхәт ул. Килгән кунакларга чалгы үткенләп күрсәтәм. «Нәрсә бу?» – дип аптырап китүчеләр дә бар. Хәзер бит инде кулына чалгы алган кеше дә сирәк, – ди ул. – Карчыгымны сагынып яшим. Балаларым ташламаса да, ялгызлык читен. Монда әзрәк онытылып торам, яшьлеккә кайткандай булам.

Әлеге бәйрәмне төп оештыручыларның берсе – «Теләче-Информ» матбугат үзәге  җитәкчесе Ленар Хуҗин исә шундый бәйрәм үткәрергә мөмкинлек биргән җитәкчеләргә һәм якташларына рәхмәтен әйтте.

–  Бәйрәмгә блогерлар килеп кушылу аның дәрәҗәсен арттырды. Безне хәзер бик күп җирдә беләләр, килүчеләр саны да ел саен артып тора, – диде ул.

Мәйданда уеннар тынмады. Халык чаңгыда да йөрде, чүлмәк тә ватты, мунча себеркесе дә бәйләде. Татарстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпова исә тамашачыларга үзенең җырларын бүләк итте. Килгән кунаклар арасында да җырлаучылар булды. Бәйрәм милли көрәшсез узмады. Быел янәдән баш батыр булып Чаллыдан килгән  Рәмис Гыйльметдинов (Дневник Татарина) калды.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре