Газетага язылу

РКБда ике тапкыр йөрәге туктаган йөкле хатынны коткарганнар

Чаллыда яшәүче 40 яшьлек ханым Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгенә вакытыннан алда бала табу куркынычы һәм аналык муены кыскару диагнозы белән килә.

РКБда ике тапкыр йөрәге туктаган йөкле хатынны коткарганнар
Фото: РКБның матбугат хезмәте

Булачак әнинең хәле тотрыклана башлагач, ул тагын бер атна табиблар күзәтүендә хастаханәдә ята. Бер атнадан соң иртән тулгаклары башлана, тиз арада бала тудыру блогына күчерәләр. Хатын кинәт аңын югалта, кан басымы төшә, сулыш алуы бозыла.

Реанимацияләү бүлеге мөдире Алексей Евстратов хезмәттәшләре белән берлектә кардиопульмональ шок диагнозын куя. Пациентны операция бүлмәсенә күчереп үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтыралар. «Яралгы тирәсе сулар эмболиясе» дигән бик сирәк һәм тормыш өчен куркыныч диагноз ачыклана. Бу вакытта инде булачак әнинең йөрәге туктап өлгерә. Анестезиолог-реаниматологлар, уңышлы реанимация чаралары уздырып, йөрәкне эшләтеп җибәрә.

Бер минут эчендә диярлек акушер-гинекологлар әнисенең йөрәгенә ияреп шулай ук йөрәге туктаган сабыйны ярып алалар. Апгар шкаласы буенча нибары 0 балл белән аны реаниматологларга тапшыралар.
Балалар анестезиологы-реаниматологы Екатерина Немировская, яңа туган балаларны реанимацияләү бүлеге мөдире Зөлфия Мөхәммәтҗанова сабыйның йөрәген эшләтеп җибәреп, үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтыралар һәм реанимациягә күчерәләр.

Шул вакыт әнинең йөрәге икенче тапкыр туктый. ДВС синдромы дигән процесс башлана, кан оешмый, шуның аркасында кан китә.  Йөрәкне яңадан эшләтеп җибәрәләр. Баш табиб урынбасарлары Нигина Нигъмәтуллина һәм Айнагөл Баялиева катнашында консилиум оештырыла. Табиблар кан китүне туктаталар һәм пациентны реанимация бүлегенә күчерәләр, икенче тәүлеккә аның хәле тотрыклана.
Яшь әнинең йөрәге ике тапкыр туктауга һәм коточкыч гипоксиягә карамастан, баш мие эшчәнлеген саклап калып була, зыян өлешчә амнезия белән генә чикләнә.  Бер атнадан соң аны тотрыклы хәлдә акушерлык бүлегенә күчергәннәр. Инде бәхетле ханымның хәтере тулысынча үз хәленә кайткан. Бала исә тугыз көн реанимациядә үткәрә. Хәле тотрыклы булуга, яңа туган сабыйлар патологиясе бүлегенә күчерәләр.
– Бүген әни дә, бала да канәгатьләнерлек хәлдә, күптән түгел аларны өйләренә озаттылар, – дип яза үзенең МАКСтагы каналында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев. – Алар белән булган хәлне могҗиза дип атарга була. Мондый очракларның 90 проценты үлем белән тәмамлана. РКБ ның перинаталь үзәге командасы шулай итеп ике гомерне саклап кала алды.
 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре