Табиб кабинетлары, диагностика җиһазлары һәм күчмә шартларда дәвалау-профилактик ярдәм күрсәтү өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылганкүчмә медицина комплекслары халыкка якынрак хәзер.
«Мобиль поликлиника»лар үз поликлиникасы булмаган, район үзәкләреннән, шәһәрләрдән читтәяшәүчеләр өчен югары категорияле табибларга күренү мөмкинлеге бирә. Әйтик, бу атнада Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында Чаллыдагы 5 нче шәһәр хастаханәсенең мобиль поликлиникасы эшли. Әлеге күчмә комплекс ел башыннан 5977 пациент кабул иткән, 12 170 консультация үткәргән, 8429 тикшерү башкарган, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы. Авылда мондый кунакларга сөенеп туя алмыйлар.
– Безнең авыл җирлегенә ике авыл керә, 1019 кеше яши. Халык бик көтеп алды, табибларны җылы каршылады, – ди авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова. – Түбән Тәкермән авылында яшәүче өлкәннәрне балалары машина белән алып килә, тагын аерым бер көн билгеләп, транспорт та көйләрбез, барып алырбыз дип торабыз. Кардиолог, хирург, гинеколог, уролог кабул итә, маммография, флюорография уздыралар. Татарстан Рәисенәрәхмәт. Авыл советларын саклап калды, никадәрпрограммалар кертте, проектлар тормышка ашырылды. Аның кайгыртучанлыгын тоеп яшибез. Табиблар үзләре дә «тәртипле киләләр, эшләргә җиңел, кешеләрегез яхшы» дип кенә тора.
Мобиль комплексларда әйдәп бара торган клиника белгечләре эшли. Республика клиник хастаханәсе, Төбәкара клиник-диагностика үзәге, КазанныңМарат Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр поликлиникасы, Чаллының 5 нче шәһәр хастаханәсе, Әлмәт районының күппрофильлехастаханәсе табиблары атна саен юлга кузгала. Авыл халкына ярдәм күрсәтү белән беррәттән диспансеризация уздырырга да мөмкинлек тудыралар.
– Татарстанда 2025 елда ерак урнашкан 216 торак пунктта алдынгы клиникалар белгечләре белән 27 мобиль комплекс эшләде. Алар 330 меңнән артык кешене кабул итте, – дип хәбәр иткән иде ел нәтиҗәләренә багышланган коллегия утырышындаТатарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев.
Быел мобиль комплекслар Татарстанның 27 районында булып өлгергән инде. 22 меңнән артык кешегә ярдәм күрсәтелгән, тикшеренергә килгән кешеләрнең 13 процентында беренче тапкыр теге яки бу авырулар ачыкланган. Һәр өченче пациент өстәмә тикшерүгә җибәрелгән.
Исегезгә төшерәбез: диспансеризация «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча бушлай үткәрелә. 18 яшьтән 39 яшькә кадәркешеләр – өч елга бер тапкыр, 40 яшьтән өлкәнрәкләр ел саен тикшерелә ала.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез