Газетага язылу

Башкала үзәгендә «Голоса Казани – Казан тавышлары» яңгыраячак

28 август көнне 19.30 сәгатьтә Казан мэриясе балконында инде алтынчы тапкыр «Голоса Казани – Казан тавышлары» дип атала торган театральләштерелгән тамаша узачак.

Башкала үзәгендә «Голоса Казани – Казан тавышлары» яңгыраячак
Автор фотосы

Шигъри-музыкаль әсәрләрне үз эченә алган әлеге күренеш – казанлыларның һәм башкала кунакларының көтеп ала торган чарасы. Ул La Primavera камера оркестрының чыгышы белән башланып китәчәк. Төп күренешләр 20.00 сәгатьтә тәкъдим ителә.  Быелгы «Голоса Казани – Казан тавышлары»нда кемнәр катнаша, тамашачыларны ниләр көтә? Бу хакта оештыручылар журналистларга сөйләде. Казан шәһәре башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова белдергәнчә, берничә ел эчендә «Голоса Казани – Казан тавышлары» тамашасы халыкны берләштерә торган чарага әверелде. «Без җәй буе һәр атна саен, кайвакыт һәр көн диярлек Казан тамашачыларына, туристларга бай программа тәкъдим иттек. Инде җәй үтеп бара, ә безнең әле алда төп вакыйгаларыбыз – «Казан тавышлары», «Бию көрәше».   «Голоса Казани – Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансын быел яңа команда белән эшлибез. Режиссеры – Резеда Гарипова, сценарий авторы – Луиза Янсуар», – дип сөйләде  журналистларга  Гүзәл Сәгыйтова. 

«Голоса Казани – Казан тавышлары» театральләштерелгән тамашаның сюжеты бик актуаль. Ул ике кешенең (сүз ир-ат һәм хатын-кыз турында бара) мөмкинлекләрдән вакытында файдаланмавы, кулдан ычкындырылган мизгел, заяга узган вакыт хакында. Чараның режиссеры Резеда Гарипова белдергәнчә, шактый кызыклы һәм бердәм профессиональ команда тупланган. Тамашада дүрт театр артистлары чыгыш ясаячак. Болар – Камал, Тинчурин театрлары, Качалов һәм Рус яшь тамашачы театрлары. Артистлар арасында Полина Малых, Илья Славутский, Искәндәр Хәйруллин,  Резедә Сәлахова, Гүзәл Галиуллина, Зөлфәт Закиров, Илфак Хафизов һәм башкалар бар. Һәр чорның иң популяр җырлары яңгыраячак. Аларны Марина Кокина, Илгиз Мөхетдинов, Алмас Хөсәенов, Айгөл Гардисламова, Матвей Козин һ.б. башкарачак. Чыгышларны, вакыйгалар, чорлар бирелешен төсле утлар тулыландырачак. 27 август көнне репетицияләр уздырыла. Шуңа күрә транспорт хәрәкәтенә чикләүләр кертеләчәк.  

  

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре