Газетага язылу

«РОСТКИ»да тәүге тапкыр мобиль смартфоннарны ремонтлау буенча чемпионат уза

“РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек” IV халыкара форум кысасында тәүге тапкыр Микроэлектроника буенча халыкара ярыш уза.

«РОСТКИ»да тәүге тапкыр мобиль смартфоннарны ремонтлау буенча чемпионат уза
Автор фотосы

Сигез илдән килгән катнашучылар ике категориядә – экрандагы пыяланы алмаштыру һәм процесссорны ремонтлау (аны сүтеп алу һәм яңадан урнаштыру) юнәлешләре буенча ярыша.

“Безнең илдә инженерлар өлкәсендә, нәкъ менә микро-эретеп ябыштыруда кадрлар кытлыгы зур. Югыйсә, кайчандыр бу модада иде. Минем бабам да, абыем да инженерлар, мин үзем дә радиоэлектрон аппаратураны көйләүчегә укыдым.

Импортны алмаштыру күзлегеннән чыгып караганда, мондый ярышларга ихтыяҗ зур гына түгел, ә алар тормыш өчен дә кирәк”, – ди чемпионатны оештыручыларның берсе Илнар Сәмигуллин. Аның әйтүенчә, катнашучылар тизлек һәм сыйфат буенча ярыша. Җиңүчеләр ике номинациядә билгеләнәчәк. Узган ел процессорны ремонтлау буенча иң яхшы нәтиҗә 4 минут 20 секунд тәшкил иткән. Приз фонды 1 миллион сум.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре