Газетага язылу

Ипи бәясе төшәме?

Соңгы вакытта Россиядә он хаклары төшү күзәтелә. Шул ук вакытта онга бәя вакытлыча төшсә дә, ипи хакы арзанаер дип көтәргә кирәкми, ди Илкүләм икмәк пешерүчеләр союзы идарәсе рәисе Сергей Щедрин.

Ипи бәясе төшәме?
Фото: Татар-информ

Чөнки әгәр элек бер ипи пешерүгә киткән чыгымнарның егерме процентын он алып торса, хәзер утыз процент чамасын – логистика. Үзкыйммәтнең күпчелек өлешен хезмәт хаклары тәшкил итә. Сергей Щедрин сүзләренчә, соңгы елда ипинең үзкыйммәте унбиш процентка арткан.

– “Алабуга” икътисадый зонасында гап-гади хезмәткәр 150 мең сум акча алып эшли, диләр. Ул Чаллыдан егерме чакрым ераклыкта гына урнашкан. Әйтик, “Чаллы икмәге” җитәкчесе Рафаэль Юнысов эшчеләрне үзенә нинди хезмәт хакы белән җәлеп итәргә тиеш? – диде ул Казанда узган халыкара күчмә семинарда.

Ул ипи пешерүнең, гомумән, катлаулы тармак булуын әйтте. Сөт, ит белән чагыштырганда, аңа һәрвакыт акча да, игътибар да азрак булды. Һәм киләсе елда тармакка тагын бер җитди сынау фаразлады.

– Хәзерге вакытта Кара диңгездәге терминалларга һөҗүм барганлыктан, ашлыкны читкә чыгару белән авырлыклар бар. Әлегә бу эчке бәяләрне төшерә, нәтиҗәдә, бөртекле культуралар җитештерүчеләр керемнәрен югалта. Болар барысы да киләсе елда он, ә аннан соң ипи бәясе күтәрелүгә китерәчәк, – ди Сергей Щедрин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре