Кәбестә тозлау һәм маринадлау ЫСУЛЛАРЫ

Алма белән кәбестә тозлау

Кирәк булачак: 1 литрлы банкага 600–700 грамм кәбестә, 2 яшел алма, 1 эре кишер, 2 дәфнә яфрагы, 2 хуш исле түгәрәк борыч, 2 канәфер, 4 түгәрәк кара борыч, 1 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы.

Кәбестәне, саламлап, нәзек кенә итеп турыйбыз. Кишерне уртача зурлыктагы тишекле угыч аша чыгарабыз. Барысын да зур савытка тутырып, тоз һәм шикәр комы өстибез. Болгатабыз. Кәбестәнең суы чыксын өчен, 30  минут тотабыз. Алманы юып, 4–6 кисәккә бүләбез. Кишерле кәбестәне чиста банка төбенә тыгызлап салабыз. Хуш исле һәм кара борыч, дәфнә яфрагы, канәфер нормасының яртысын, берничә кисәк алма өстибез. Тагын кишерле кәбестә катламын, тәмләткечләрне, алма кисәкләрен урнаштырабыз, суы чыксын өчен, әйбәтләп тыгызлыйбыз. Банка өстенә капрон капкач куеп (япмаска), бүлмә температурасында 3 тәүлек тотабыз. Капкачны һәр көн саен ачып, һавасын чыгарабыз; агач таякчыкны банка төбенә кадәр төшереп, кәбестәне тишкәлибез. 4 нче көнне, банканы капкач белән каплап, суыткычка куябыз.

Чөгендер белән кәбестә маринадлау

Кирәк булачак: 2 кг кәбестә, 1 эре кызыл чөгендер, 2 кишер, 2–3 тырнак сарымсак, 1 литр су, 120 грамм шикәр комы, 100 мл үсемлек мае, 150 мл 9 процентлы серкә, 2,5 аш кашыгы тоз, 4–5 түгәрәк борыч, 2–3 дәфнә яфрагы.

Кәбестәне салам рәвешендә турыйбыз. Кишер һәм чөгендерне юып чистартып, эре тишекле угыч аша чыгарабыз. Яшелчәләрне, барысын бергә болгатып, чиста банкаларга тутырабыз. Маринад әзерлибез: кәстрүлгә су агызып, шикәр комы һәм тоз, дәфнә яфрагы һәм борыч салабыз. Утка куеп, кайнатып чыгарабыз. Кайнап чыгар алдыннан үсемлек мае һәм серкә өстибез. Әйбәтләп болгаткач, уттан алабыз. Кайнар маринадны яшелчәле банкаларга агызабыз. Капкач белән каплап, суынганчы, бүлмә температурасында тотабыз. Банкаларны 24 сәгатькә суыткычка алып куябыз. Кетердәп торган искиткеч тәмле кәбестә әзер!

Татлы борыч белән кәбестә маринадлау

Яртышар литрлы өч банка (барлыгы1,5 литр) өчен кирәк булачак: 1 кг кәбестә, 2 кишер, 1 эре татлы борыч, 1 баш суган, 3–4 тырнак сарымсак, 2 аш кашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы, ярты чәй кашыгы төелгән кара борыч, 2 дәфнә яфрагы, ярты чәй кашыгы төелгән татлы паприка, ярты чәй кашыгы төелгән кызыл борыч, 1,5 аш кашыгы серкә эссенциясе (70 процентлы), 7 аш кашыгы үсемлек мае.

Кәбестәне саламлап турыйбыз. Кишерне уртача зурлыктагы тишекле угыч (иң яхшысы – кореячә кишер угычы) аша чыгарабыз. Кәбестәгә кишер, тоз, шикәр комы, төелгән борычның барлык төрләрен, дәфнә яфрагын салып болгатабыз. Суы чыксын өчен, 20 минутка калдырабыз. Татлы борычны салам рәвешендә турыйбыз. Кәбестәгә өстәп, яхшылап болгатабыз. Ярымбоҗра рәвешендә туралган суганны, таба төбенә май салып, алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Изелгән сарымсак өстибез, болгаткач, уттан алабыз. Майлы суган һәм сарымсак катнашмасын кәбестәгә салабыз. Серкә эссенциясен өстәп, яхшылап болгатабыз.  Кәбестәне парландырылган банкаларга тыгызлап тутырабыз да, капкач белән каплап, «су мунчасы»нда 15 минут тотабыз (1 литрлы банка өчен 20 минут вакыт кирәк). Шуннан соң капкач белән борып ябабыз һәм салкынча урында саклыйбыз.


Фикер өстәү