МРТ, ягъни магнит-резонанслы томографта тикшеренү үткән кешеләр белеп бетермидер, мөгаен, мондый аппаратны беренче тапкыр милләттәшебез Кев Салихов ясый, сертификат ала. Әмма, ни кызганыч, теге яки бу сәбәпләр белән ул җитештерү өлкәсенә генә барып җитә алмый.
Дөньякүләм ачышлар ясаган галимнең физика өлкәсенә килеп керүе очраклы гына була. Мәктәпне тәмамлагач, Казан университетында, иң яраткан фәне буларак, математика белгечлегенә керергә җыена ул. Гариза язып утырганда, үз мәктәбеннән бер кыз аның янына килеп баса да, әллә үртәп, әллә чынлап, әмма бик җитди итеп: «Салихов, малайлар бөтенесе дә физикага бара», – ди. Егет күп уйлап тормый. Физикага икән, физикага. Шулай итеп, ул бөтенләй башка дөньяга кереп китә һәм беркайчан да үкенми.
«Бәяне киләчәк бирәчәк»
«Кеше хыяллана белергә тиеш. Ул аны яшәтә дә, киләчәккә дә илтә, зур эшләр эшләргә мөмкинлек тә бирә». Кев Миңнуллович бәйрәм кичәсен әнә шундый фикердән башлады. Татарстан Фәннәр академиясендә юбилей уңаеннан «Квант динамикасыннан макроскопик кинетикага кадәр» дип аталган симпозиум узды. Төрле илләрдән килгән галимнәр бергәләп гади укучы теш сындырырлык бу сүзләрнең асылына төшеп, тәҗрибә уртаклаштылар.
Ә юбилей кичәсендә без исеме бөтен дөньяга билгеле милләттәшебезнең бер үк вакытта гали дә, гади дә булган фикерләрен тыңлап хозурландык. Ул әле көн саен эшкә йөри, дөнья киңлегендәге галимнәр белән аралаша, фән өлкәсендә ачышлар ясый, яңа методология үзәге оештыру теләге белән яна, яңа китаплар язу белән шөгыльләнә.
– Юбилей – үткән юлга, эшләнгән эшләргә бәя бирергә һәм яңа көч белән киләчәккә омтылырга менә дигән форсат, – ди галим. – Фән өлкәсендә озак еллар эшләү дәверендә мин шуңа инандым: иң мөһиме – кызыксыну, фикереңне әйтә белү һәм инде әллә кайчан куелган сорауларга яңа җаваплар эзләү. Кайчакларда инде күнегелгән күренешләргә дә яңача карый белү мөһим. Шунысын да онытмаска кирәк: бүгенгебезгә бәяне киләчәк буын бирәчәк.
Спин химиясе
Мин 1936 елда дөньяга килеп, СССР дигән бөек илнең 29 йортлы Кызыл Чишмә авылында үстем. Ул Башкортстанның Бәләбәй районында урнашкан. Гаиләм мине эшләргә дә, яшәргә дә өйрәтте. Без дүрт малай, ике кыз идек. Мин – иң кечкенәсе. Төпчек балага хас эшләр күп иде: бакчада үскән бодай өстеннән чыпчыклар кудым, казлар көттем... Абый-апалар эштә булгач, бөтен вак-төяк минем җилкәгә төште.
Укырга бик яраттым. Беренче сентябрьне бәйрәм кебек көтеп алдым. Бүген берничә чакрым ераклыктагы күрше авылга укырга йөрүне беркем дә бәйрәм кебек кабул итмәс, мөгаен. Укытучыларым бик әйбәт иде. Тарих, математика һәм немец телен бигрәк тә якын күрдем. Иң мөһиме, мөгаллимнәрем аңлашылып бетмәгән күренешләргә җавап эзләп, сорау бирергә өйрәттеләр. Кызыксынуым көчле булганга, урта мәктәпне «5»кә тәмамлаганмындыр да инде.
«Фән өлкәсендә ниндидер яңалык әйтү – бик авыр нәрсә ул. Могҗизага ышанырга ярамый, ул юк, бары тик армый-талмый эшләргә кирәк. Чын галим ниндидер яңалыкка ишарә күреп, кинәт кенә берәр яңа идея туса, ул бөтен эшен ташлап, шул эшкә тотыначак. Бу хакта хәтта шикләнергә дә кирәкми...»
Минем физик булып китүемә СССР Фәннәр академиясенең Ленинград югары молекуляр кушылмалар институтында нигез салынды. Мин анда кандидатлык диссертациясе якладым. Аннан Караганда политехника институтында эшләдем. Галим өчен педагогика нигезләрен белү бик кирәк, чөнки студентларны укытканда фикерләрне дөрес итеп җиткерергә өйрәнәсең. Аннан соңгы 25 ел эчендә СССР Фәннәр академиясенең Себер бүлегенең Химик кинетика һәм яну институтында, академиклар шәһәрчегендә эшләдем. Докторлык диссертациясен якладым, зур фәнни казанышларга ирештем.
Кев Салихов – электрон-парамагнитлы резонансның атом-төш магнит һәм электрон магнит томографиясе һәм спектроскопиясе, химик реакцияләр теориясендә әйдәп баручы белгеч. Галимнең тикшеренү нәтиҗәләре фәннең яңа өлкәсен – спин химиясен булдыру һәм үстерүгә зур йогынты ясый.
«30 ел вакытым бар әле»
– Һәр кешегә күп нәрсә бәйле. Килеп туган вазгыять тә зур роль уйный. Шул исәптән минем тормыш та искәрмә түгел. 1987 елда, мине Россия Фәннәр академиясе Казан гыйльми үзәгенең Евгений Завойский исемендәге Казан физика-техника институтына директор итеп билгеләү турында сөйләшүләр башлангач, көтмәгәндә генә Америкадан чакыру алдым. Әмма мин үз илемдә калдым. Казанга кайтып киттем.
Евгений Завойский – инде 1944 елда ук беренче тапкыр электрон-парамагнитлы резонанс күренешен ачкан галим. Әмма ул «югалып» калган. Казанга кайтканда, электрон-парамагнитлы резонанс спектроскопия институты дөнья күләмендә иң яхшыларның берсе булачак, дип үземә максат куйдым. Бүген моның шулай икәнлеген бөтен дөнья галимнәре таный.
Тәҗрибә уртаклашу өчен белгечләр Казанга җыела. Монда 1991 елдан бирле магнит резонансы турында халыкара конференция үткәрелеп килә. AMPERE конгрессы беренче тапкыр 1994 елда уздырыла. Кев Салихов инициативасы белән 2001 елда институтның еллык көндәлеге алып барыла башлый. Бу – елъязма, энциклопедия. Бүген дә, киләчәктә дә аңа ихтыяҗ булачак. 1990 елдан бирле инглиз телендә Applied Magnetik Resonanse исемле журнал чыгарыла. Рус телендә чыгарырга рөхсәт булмаганлыктан, инглиз телендә чыга торган бу басманы Кев Салихов үзе оештыра һәм бүген дә мөхәррире булып эшли. Басма физика, геохимия, биология, химия, медицина, экология һәм инженерлык эшендә магнитлы резонансның кулланышын өйрәнү өчен халыкара мәйданчык булып тора. Шушы еллар эчендә анда күп илләрнең меңнәрчә белгечләре язмаларын, фикерләрен урнаштыра. Кев Салихов инициативасы белән шушы өлкәдә казанышлары булган белгечләрне билгеләп үтү өчен Евгений Завойский исемендәге халыкара премия булдырыла.
Гади дә, гали дә
Кев Салиховның фәнни эшләр исемлегендә 300 дән артык монография, диссертация, дәреслекләр, фәнни язмалар бар. Алар арасында электрон-парамагнитлы резонанс турындагы энциклопедия, мөгаен, иң кыйммәтлеседер.
– Безгә – галимнәргә үзебез уйлап тапкан җиһазларны җитештерергә мөмкинлек булмады. Мин бу хәлгә бик борчылып яшим. Үзебез уйлап тапкан, тәҗрибә үрнәге буларак ясалган томография компьютерын җитештерсәк, мин, чыннан да, вәгъдәмне үтәдем, дип җиңел сулап куяр идем, – дип көрсенә галим. – Бүген иң зур хыялым булган белемнәремне яшьләр кулына тапшырып калу. Мин гадилекне яратам. Кайберәүләр, киресенчә, нидер эшли башлыйлар да вазгыятьне шул дәрәҗәгә җиткерәләр ки, хәтта үзләре дә буталып бетәләр. Мин исә бик катлаулы әйберләрне дә бар кешегә аңлаешлы булырлык итеп гадиләштерү ягында. Ньютон механикасында Пуанкаре циклы дигән күренеш бар. Аның буенча, кайчан да булса бу дөньяда бар нәрсә дә кабатланырга тиеш. Күпме вакыттан соң икәнлеген, әлбәттә инде, беркем дә белми. Әмма Ньютон тигезләмәләренә нигезләнсәң, бу хәлнең булуы бик тә мөмкин. Кызганыч, без аны күрә алмаячакбыз. Шуңа күрә мин эшемне, ачышларымны өлгерә алган кадәр бар кеше аңларлык дәрәҗәгә китерергә тырышам. Кешенең уртача гомере 120 яшь булырга мөмкин. З0 ел вакытым бар әле. Әмма мин шул яшькә кадәр яшәгән очракта да, күп әйберне эшләргә өлгерми калам. Димәк, минем кебек уйлаучылар күбрәк булырга тиеш. Шуңа күрә дә мин электрон-магнитлы резонанс өлкәсендә эшләгән галимнәрне берләштергән методология үзәге төзергә хыялланам, чөнки аерым-аерым эшләгәндә, күп идеяләр юкка чыгачак, файдасы аз булачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез