Газетага язылу

Җуелмас исемнәр: Алтын медаль

Туган авылым Соснага берничә юлдан кайтып керергә була. Балтач ягыннан менеп, авылның үзәгенә алып килә торган юл буйлап китсәң, сине Герой Сәрвәр урамы каршы ала. Ә бу урам – авылның кендеге. Әлеге урам буйлап сине мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, авыл җирлеге һәм колхоз идарәсе, фельдшер-акушерлык пункты озата бара.

Җуелмас исемнәр: Алтын медаль
Шәхси архивтан

Бу урамга Сәрвәр исемен юкка гына бирмәгәннәр. Сәрвәр апа Нәфыйкова сугыш арты елларында үзе авылның кендегенә, тоткасына әверелә. 1925 елның 6 сентябрендә районыбызның Норма авылында туган кыз яшьли ятим кала. Яшьтән ятим калу ачысы аны авыр хезмәткә алынырга мәҗбүр итә. 1940 елның җәендә сукачы булып эшли. 1941 елда ир-егет механизаторлар сугышка алына башлый. Мәгъсүм Мөхәммәтҗановның «Буразналардан сирпелгән яктылык»  дип исемләнгән китабында: «Сосна авылы «Правда» колхозында тимерчелектә эшләп, Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган Нәфыйкова Сәрвәрнең хезмәт юлы 1941 елда Балтач МТСында башлана. Тракторчылар курсын тәмамлый. 1 нче номерлы хатын-кызлар трактор отрядына тракторчы итеп билгеләнә. Аңа 8 нче номерлы СТЗ тракторы беркетелә», – дигән юллар бар. Җиңү көне килеп, ир-егетләр сугыштан кайта башлый. Бу вакытта Сәрвәр апа Нәфыйкова тагын да авыррак һөнәр үзләштерә. Эретеп ябыштыручы булып эшкә керешә. 1952 елдан язмыш аны Сосна авылына бәйли. Ир-егетләр җитмәү сәбәпле, «Правда» колхозына тракторчы булып килә. Тора-бара тол калган Зифа апа Галиева белән бер өйдә яши башлый. Зифа апа Көшкәтбаш авылыннан була. Тракторы белән кырларны иңли башлаган кыз Зифа апада яшәп кала. Зифа апа үзе колхоз фермасында эшли. Ике тырыш кызны колхоз өйле итә. Колхозларга техниканың ешрак кайта башлаган чагы. Ә аларның төзеклеген карап тору өчен тимерчеләр җитми. Әле бер җире, әле икенче җире ватылып, басудан кайткан техниканы төзекләндерүгә механизаторларның күп вакыты китә. Уйлый-уйлый да Сәрвәр, тагын да авыр хезмәткә – тимерче һөнәренә алына. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр көннәре алачыкта үтә башлый. Сәрвәр иртә таңнан алачыкка килеп, күмерләрдә ут кабыза. Өргечне көйли, кирәкле тимерләргә җан кертә. Аның ярты потлы чүкечне уйнатканына, кызып торган тимерне кирәкле кыяфәткә керткәненә ирләр аптырап та, сокланып та карый. 1963–1970 елларда шушы хезмәттә була кыз. Сәрвәр апа Нәфыйковага багышлап, язучы Кояш Тимбикова 1968 елда «Тимерче кыз» әсәрен яза. «Бу – бөтен гомерен, шатлыгын-кайгысын тимерче алачыгына бәйләгән кеше. Алачыгы аңа – туган йорт, алачыгы – күңел  тынычлыгы, алачыгы – бәхет  чыганагы», – дип яза әсәрнең кереш өлешендә автор. Колхоз эшенең нәтиҗәле баруы ул чакта тимерчедән дә тора. Җитәкчеләргә дә, механизатор ир-егетләргә дә техниканың төзек булуы, ватылган очракта тиз ясалуы мөһим.

 

Фидакарьләрчә хезмәт куйган Сәрвәр Нәфыйк кызы Нәфыйкова СССР Югары Совет Презедиумының 1966 елгы Указы нигезендә Социалистик Хезмәт Герое исеменә, Ленин орденына лаек була. «Урак һәм чүкеч» алтын медале белән бүләкләнә. Герой Сәрвәр 1970  елда – 45 яшендә  кабат тракторга утыра һәм 1982  елга кадәр «Правда» колхозында тракторчы булып эшли.

 

Үз гаиләсен төзергә өлгерми кыз. Егетләр белән аралашырга вакыты да җитмәгәндер, сугыш арты елларында егетләр дә аз булгандыр. Гаилә кора алмаса да,  Зифа апасы белән бер кызлы була алар. Дөньяга тудырган кешесе калдырып киткән әниле ятим Гөлнурны тәрбияләп үстерәләр. Гөлнур апага бүген 74 яшь. «Мин, кружка тотып, фермага килә идем дә, сыер савучылар миңа сөт салып бирәләр иде. Кышның бер көнендә, кызыл тышлы юрганга төреп, ат чанасына утыртып, Зифа әби белән Сәрвәр апа үзләренә алып кайттылар. Мин аны төш кебек кенә хәтерлим. Көн саен мунча керткәннәр, көн саен чәчемне юганнар. Бетләп беткән, бетчәләр басып бетергән кызчык булганмын. Чәчем калын һәм озын булып үсте. Сәрвәр апа көлеп: «Синең чәчеңне кат-кат  юа-юа без үстердек, дип  әйтә иде», – дип сөйли Гөлнур апа. Бер туганлыклары да, кан-кардәшлекләре дә булмаган өч язмыш – өч хатын-кыз бер йортта көн итәләр. Димәк, Сәрвәр апаның холкы ирләрчә корычтай, ә күңеле бик киң һәм шәфкатьле була.

 

Гөлнур апа  мин белә-белгәннән бик еш сәхнәләрдә җырлады. Ятимлекнең моңын да, Сәрвәр апасы (ул аны «әни» дип түгел, «Сәрвәр апа» дип үсә) эшләгән алачыкның тимер чыңы авазларын да  күңеленә сеңдереп үскән кыз бит ул. Мәктәпне тәмамлагач, Бөгелмәгә җибәреп, лаборантлыкка укыталар, кияүгә дә бик зурлап, бирнәләрен мулдан әзерләп озаталар Гөлнурларын. Үзебезнең авыл егете Госман абыйга кияүгә чыга ул.

 

Зифа әби 94 яшендә бакыйлыкка күчә. Аны Сәрвәр апа тәрбияли. 2012 елда  авырып киткән Сәрвәр апаны Гөлнуры, бик карап, соңгы юлга озата. Үстергән кызлары Гөлнурның игелеген күрә, шәфкатен тоя Сәрвәр апа.

 

Алтын медальгә бәйле бер очракка да тукталмый булмый. Бервакыт Сәрвәр апаларга яхшы костюм кигән, галстук таккан, интеллигент кыяфәтле ике ир-егет килеп керә. «Геройларның Алтын медальләрен чистартып, ялтыратып йөрибез», – дип таныштыралар үзләре белән. Берсе Геройның документларын сорый, икенчесе ниндидер сыеклык белән юынгыч янында алтын медальне чистарта. Аларның чынлап та «чистартып» чыгып киткәннәре унбиш көннән соң гына билгеле була. Баксаң, юынгыч янында маташканы алтын медальне калайдан ясалган йолдызга алмаштырып чыгып киткән икән! Шул кәсепләрендә чагында  Арча районында эләктерәләр аларны. Шулай итеп, алтын медальгә хуҗасына кире әйләнеп кайту насыйп була. Сәрвәр әби белән Гөлнур апага әллә ничә тапкыр суд утырышларында катнашырга туры килә. Көнне төнгә ялгап, илгә хезмәт итүчеләр белән янәшәдә, җиңел табыш артыннан куып, намусын сатып көн итүчеләр дә очрый. Без капчыкта ятмаган күк, һәрберсенең тормыш дәфтәре кешелек алдында да, Аллаһ каршында да үз битләре белән ачыла.  

 

Бүген Сосна мәктәбе музеенда Сәрвәр Нәфыйковага багышланган почмак бар. Анда технология, әдәбият, җәмгыять белеме, тарих фәннәренең кайбер дәресләре, сыйныф сәгатьләре үтә.

 

Балтачның үзәгендә «Батырлар аллеясы»нда (авторы – архитектор  Ш.Ф. Борһанов) урнаштырылган районыбызның биш Социалистик Хезмәт Героеның бюстлары арасында Сәрвәр Нәфыйк кызы Нәфыйкованыкы да бар. Батыр кызның исеменең мәгънәсе дә «дәрәҗәле кеше» дигәнне аңлата. Тарихыбыз битләренә исеме җуелмаслык булып кереп калган авылдашым белән Сосналылар да, районыбыз да, Татарстаныбыз да горурлана.                                                                                         

Лилия Нәкыйпова, Балтач

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре