Газетага язылу
  • Фото: «Татар-информ»

Оста булмаган оста: көнкүреш җиһазларын ремонтлау буенча мастердан киңәшләр

Кер машинасы, суыткыч-мазар төзәтүче осталар күп хәзер. Ләкин арада оста булып кыланучылары гына да җитәрлек. Боларының төп максаты – төзәтү түгел, ә акча каеру. Моның ише алдакчыларга ничек килеп эләкмәскә? Көнкүреш җиһазларын ремонтлау буенча мастер Азат Насыйбуллин киңәшләрен тәкъдим итәбез.

Оста булмаган оста: көнкүреш җиһазларын ремонтлау буенча мастердан киңәшләр

Алдау төрләре

Арзан бәя. Кайберәүләребез, көнкүреш җиһазы ватылса, интернетны ачып, ремонт остасын эзли һәм беренче очраган номерга шалтырата башлый. Телефоннан гадәттә түбән бәя әйтелә. Әмма мастер килеп, техниканы актара башлагач, ремонтның 1 мең түгел, ә 10 мең сумга төшәчәге беленә. Каршы килеп маташсаң, диагностика һәм җыйган өчен дигән булып, «нибары» 3 мең сум таләп итә. Мондыйлар техниканы башка эшләмәслек итеп җыеп куярга да күп сорап тормый.

Кимчелекне уйлап табу. Җиһазның берәр чыбыгы ычкынган яки арзанлы гына бер приборы янып чыккан булырга мөмкин. Ләкин алдакчы, күзен дә йоммыйча, процессоры янган, ди. Кыйммәтле детален алыштырган кыяфәт чыгарып, акчаны каерып ала, ә үзе чыбыкларын гына ялгап куя. Чыннан да, җиһаз янә эшләп китә үзе. Ләкин ремонт бәясеннән дистәләрчә тапкыр күбрәк түләү бәрабәренә.

Вак хәрефле килешү. Аңа эш башланганчы кул куела. Соңыннан күрсәтелгән бәянең беренче 15 минут дәвамында эшләгән өчен күрсәтелгән булуы, шуннан соң артуы – һәр шөрепне борып куюның аерым түләнүе ачыклана.

Чыннан да, җиһазны төзәтеп, хәтта рәсми гарантия вәгъдә итәргә дә мөмкиннәр. Ләкин техника икенче көнне үк ватылса, мастерның койрыгын инде тотып булмаячак. Гадәттә мондыйлар офис булдырып маташмый, мөһерне исә сатып кына ала.

Иминлек кагыйдәләре

Төп ялгыш останы интернет аша эзләүгә барып тоташа. Эзләүдә иң хәтәр урын – «Реклама» дигән тамгалы беренче өч-дүрт юл. Мошенниклар барыннан да элек нәкъ менә шул урыннарны сатып алырга тырыша. Сайтлары бик матур: махсус киемдәге чиста-пөхтә осталарның фотосурәтләре дисеңме, танылган брендларның логотиплары, пенсионерларга ташлама вәгъдә итүләр дисеңме  – барысы да бар. Әмма боларның буш куык кына булып чыгу куркынычы гаять зур.

Алдакчыларга килеп капмас өчен, түбәндәге кагыйдәләрне истә тотыгыз.

1. Сайтта компаниянең ИННын эзләгез. Ышанычлы компания һәрвакыт үзенең рәсми атамасын (мәсәлән, ООО «РемБытТех», яки ИП Максимов И.И) һәм дәүләт теркәү номерын күрсәтә. Матур исеме һәм телефон номеры гына күрсәтелгән икән,  ышанычсыз, дигән сүз.

2. Сервисны салым хезмәте аша тикшерегез. Nalog.ru рәсми порталында «Прозрачный бизнес» бүлеген табып, компаниянең ИННын кертегез. Ачылу датасын карагыз. Компаниягә нибары 2 ай гына булып, сайтта «15 лет на рынке» дип язылса, бу – алдашу. Эшчәнлегенең төп төренә игътибар итегез: «Консультирование» яисә «Торговля» дип түгел, ә «Ремонт бытовой техники» дип язылган булсын.

3. Диагностика уздыруны карап торыгыз. Останы җиһаз янында үзен генә калдырмагыз. Мошенниклар, техниканың бик нык «ватылуын» күрсәтү өчен, сиздермәстән генә чыбыкларын кисәргә, май өстәргә яки  кыска ялганыш ясап, очкыннар чыгарырга мөмкин.

Нәрсә эшләргә?

Оста, җиһазны сүткәч, бик кыйммәт сораса яки яңадан җыеп кую өчен акча таләп итсә, ә бу сезне канәгатьләндермәсә, куркуга төшмәгез. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» закон буенча, аңарда компания мөһере сугылган бәяләр прейскуранты булырга тиеш. Кәгазьдә «Диагностика – 500 сум» дип язылса, ә ул күбрәк сораса, тыныч кына «Кәгазьдә күрсәтелгәнчә генә түлим. Җиһазны элекке хәленә китермәсәгез, мөлкәтне бозу очрагын теркәтү өчен полиция чакырам», – дип әйтергә кирәк. Гадәттә мондый очракта мошенниклар шундук бәяне киметү җаен карый башлый.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре