Газетага язылу

Дүрт туганын берьюлы югалткан Айгөл: «Мондый хәлне дошманыма да теләмим»

Узган ялларда Сарман районында булган юл фаҗигасе бөтен республика халкын тетрәндерде. «Лада» автомобиле, каршы як полосага чыгып, йөк машинасына килеп бәрелә.

Дүрт туганын берьюлы югалткан Айгөл: «Мондый хәлне дошманыма да теләмим»

Җиңел машина йөртүчесе һәм аның өч пассажирының гомере шунда ук өзелә. Барысы да – бер гаилә әгъзасы: әниләре Ләйсән, аның балалары Азат һәм Чулпан, 1,5 айлык оныгы Әмир. Машинада булган тагын бер пассажирны – төпчекләре Лилияне авыр хәлдә хастаханәгә алып китәләр.

Ләйсән Габделгалимова тумышы белән Азнакай районының Урманай авылыннан. Якшәмбе аны туган авылына алып кайтып җирләгәннәр.

– Ләйсәннең әти-әниләре Фәрит абый белән Рәсимә апа гомер буе Урманайда яшәде. Үз көчләре белән тырышып яшәүче гап-гади гаилә. Алар дүрт бала тәрбияләп үстерде. Ике уллары Рәдиф һәм Рәеф Чечняда хезмәт итеп кайткан егетләр иде. Кызганыч, икесенең дә гомере шулай ук юл фаҗигасендә яшьли өзелде. Берсе – 2003 елда, икенчесе 2004 елда һәлак булды. Бала хәсрәтен әниләре Рәсимә бик авыр кичерде һәм биш ел элек авырып вафат булды. Инде менә хәзер кызлары Ләйсәнне дә соңгы юлга озаттык, – диде укытучы Эльвира Ихсанова.

Аның сүзләренчә, һәлак булган авылдашларын озатырга бик күп кеше җыелган.

– Ләйсән кияүгә чыкканнан соң авылда яшәмәсә дә, урманайлылар аны соңгы юлга зур хөрмәт күрсәтеп озатты. Эшкә бик тырыш, «мин булдырам» дип яши торган кеше иде Ләйсән. Үзе дә, балалары да бик кызганыч. Бер гаилә өчен зур кайгы. Инде хәзер барыбыз да кызы Лилия өчен догада торабыз. Ул бала савыгып, аягына бассын иде инде, – ди Эльвира Ихсанова.

Ләйсән балалары белән соңгы берничә елда Бөгелмәдә яшәгән. Аңа кадәр озак еллар Сарлы авылында торганнар. Шуңа күрә әтиләре Рәсим абый балалары Азат, Чулпан һәм оныгы Әмирне шушы авылга җирләргә карар кылган. Без шалтыратканда, авылдашларының мәрхүмнәрне соңгы юлга озатып кына кайтулары иде. 

– Азат, Чулпан һәм Лилия безнең укучылар иде. Азат 9 нчы сыйныфтан соң техникумга китте. Аннан соң армиядә хезмәт итеп кайтты. Чулпан медицина буенча укырга кергән иде. Күптән түгел генә әни булган икән, анысын белмәгән дә идек әле. Чөнки соңгы вакытта авылга бик сирәк кайттылар. Әниләре Ләйсән эшкә бик уңган иде. Балаларын бик яратты, аларны һәрвакыт карап йөртте. Әтиләре Рәсим дә – сабыр, тыныч һәм тырыш кеше. Барысы да бик кызганыч. Бөтенесе дә яшьләр, әле яшисе дә, яшисе иде бит. Авылдашлар да, укытучылар да булдыра алганча ярдәм күрсәттек. Җирләргә дә кеше бик күп килде, – диде Сарлы мәктәбе директоры Минзилә Мөхәммәдиева.

Үз хәле үзенә җитсә дә, Ләйсәннең бертуган сеңлесе Айгөл Хәсәнова безнең белән дә сөйләшергә көч тапты.

– Апам үзенчәлекле холыклы иде, шуңа күрә без аның белән көн дә аралашып тордык, дип әйтә алмыйм. Балалары белән дә сирәк очраштык, ләкин ничек кенә булса да, алар – минем өчен кадерле, якын кешеләр. Аларны югалтуны бик авыр кичерәм, – диде Айгөл. – Фаҗига турында җирлек башлыгы шалтыратып хәбәр итте. Апамнарның авылга – әти янына кечкенә Әмирне күрсәтергә дип кайтулары булган. Авария булган урынга барып җиткәндә, барысы да машинада иде. Якыннарыңны шундый хәлдә күрү коточкыч. Мондыйны дошманыма да теләмим. Җизни белән икебез ике көн рәттән җирләү мәшәкатьләре белән йөрдек. Бик авыр. Бүген туганнарымны озаткан җирдә аңымны югалтып егылганмын, үзем дә – өч тапкыр инсульт кичергән кеше бит мин. Әтиебез дә кайгы артыннан кайгы кичерде, аңа да бик кыен. Бу хәсрәтләрдән бирешмәсә генә ярар иде, дип телибез.

Айгөл әйтүенчә, быел апасы Ләйсән катлаулы операция кичергән. Шуңа күрә сеңлесенә дә, элеккеге иренә дә берничә тапкыр: «Хастаханәдән чыга алмасам, мине Урманайда җирләгез. Әниләрдән, абыйлардан аермагыз. Балалар белән берәр нәрсә була калса, кая урнаштырасын үзегез хәл итәрсез», – дип әйтә торган булган.

Алда язганыбызча, хәзерге вакытта 16 яшьлек Лилия Республика балалар клиник хастаханәсендә дәвалана. Кызганыч, гәүдәсенең билдән түбән өлешенә һәм башына бик нык зыян килгән. Кыз бала фаҗигадән соң әле һаман да аңына килә алмаган.

– Лилиябезнең хәле бик начар, үзе сулый да алмый. Һаман да аңына килә алмаса, башына операция ясарга туры киләчәк, ди табиблар. Әле аннан соң да тернәкләнү өчен озак вакыт кирәк булырга мөмкин. Шуңа күрә әтисе белән киңәштек тә акча җыярга уйладык, чөнки чыгымнарны үзебез генә күтәрә алмаячакбыз. Авылдашларга, дусларга һәм таныш-белешләргә бик зур рәхмәт. Һәркем булдыра алганча ярдәм кулы суза. Бүген дүрт туганымнан берүзем калдым. Моңа кадәр апамның авыр вакытларында гел янәшәсендә булырга тырыштым. Кызы Лилия дә – үз кызым кебек үк якын кешем, Аллаһы Тәгалә аңа хәерле гомерләрен насыйп итсен иде, – ди Айгөл.

Р. S. Әлеге гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр акчаны 89503215448 (Алия Нургалиева исемендә) телефон номерына беркетелгән «Альфа Банк» картасына күчерә ала. Тик акча күчергәндә «Помощь Лиле» дип язарга онытмасагыз иде.  

 

 

 

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре