Җәзаларны үтәүче учреждениеләрдә һәм тикшерү изоляторларында законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итү мәсьәләләре бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында каралды. Моннан тыш, парламентарийлар җәмәгать судьялары итеп сайланырга тәкъдим ителгән кандидатураларны, административ хокук бозулар турында ТР Кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар. Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров үткәргән утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов, ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты.
РФ Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Эльдар Аллахвердиев билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республика территориясендә 29 учреждение эшли. Шикләнелүчеләр, гаепләнүчеләр һәм хөкем ителүчеләр саны 5,4 меңнән артык. «Җәзаларны үтәүче учреждениеләрдә законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итү – бу җинаять-башкару процессында катнашучыларның барысы өчен дә куркынычсыз шартлар тудыруга юнәлдерелгән иң мөһим бурыч», – диде Эльдар Аллахвердиев. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, учреждениеләрдәге вәзгыять тотрыклы, һәрдаим контрольдә тотыла.
Шул ук вакытта 2026 елның 9 аенда төзәтү колонияләрендә һәм тикшерү изоляторында кылына торган җинаятьләр саны 60% ка кимегән (10 дан 4 кә кадәр). Кылынган җинаятьләр буенча 4 шикләнелүчегә, гаепләнүчегә һәм хөкем ителүчегә карата җинаять эшләре кузгатылган. «Хисап чорында аеруча исәпкә алына торган җинаятьләр теркәлмәгән. Качуларга юл куелмады», – дип белдерде ведомство башлыгы.
Эльдар Аллахвердиев билгеләп үткәнчә, быел җинаятьләрне адреслы профилактикалау чаралары киң кулланыла. Бу – кисәтүләр, административ җаваплылыкка тарту, җинаятьләрне вакытында кисәтү буенча оператив-эзләү эшчәнлеге мөмкинлекләреннән файдалану. Гыйнвардан октябрьгә кадәр 83 кисәтү ясалган, 86 җинаять булдырылмый калдырылган.
Җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсе буйсынуындагы учреждениеләрдә хокук саклау органнары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек кысаларында төзәтү учреждениеләрендә җинаятьләрне профилактикалауга юнәлдерелгән видео- һәм аудиотекаларда мәгълүмати материаллар тулыландыру тәэмин ителгән. Быел гына да ведомство буйсынуындагы учреждениеләр адресына җинаятьләрне профилактикалауга юнәлдерелгән утыздан артык аудио- һәм видеоматериал җибәрелгән.
Шулай ук Татарстан Республикасы мөселман Диния нәзарәте һәм Рус Православие чиркәвенең Казан епархиясе руханилары белән даими рәвештә очрашулар оештырыла.
Шул ук вакытта, парламентарийлар фикеренчә, әлегә сораулар кала. Аерым алганда, Илдар Шамилов әлеге учреждениеләрне медицина кадрлары белән тәэмин итү һәм медицина ярдәме күрсәтү, Игорь Бикеев учреждениеләрдә тоту шартлары, Лотфулла Шәфигуллин җирле китапханәләрнең китап фондын тулыландыру белән кызыксынды.
Бүген үк утырышта административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына һәм җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча дәүләт вәкаләтләрен бирү хакында республикасы законының 1 статьясына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды.
Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин аңлатканча, административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 2.15 статьясы белән террорчылыкка каршы комиссияләр карарларын үтәмәгән яисә бозган өчен административ җаваплылык билгеләнгән. Татарстан Республикасының террорчылыкка каршы комиссиясе карарын үтәмәү яисә бозу гражданнарга 3000 сум күләмендә, вазыйфаи затларга - 20000 сум күләмендә, юридик затларга - 50000 сум күләмендә административ штраф салуга китерә; башка террорчылыкка каршы комиссияләрнең карарларын үтәмәү яки бозу гражданнарга 1000 сумнан 3000 сумга кадәр; вазыйфаи затларга 5000 сумнан 10000 сумга кадәр; юридик затларга 30000 сумнан 50000 сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
«Хокук куллану практикасын һәм суд статистикасы мәгълүматларын анализлау соңгы 5 елда террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итү өлкәсендәге системалы проблемалар турында сөйли, – диде Рөстәм Заһидуллин. – Штрафларның гамәлдәге күләмнәре таләпләрне үтәү чыгымнарына туры килми һәм оешмалар тарафыннан операция чыгымнары буларак карала. Санкцияләрнең шактый өлеше 10 ел элек билгеләнгән һәм реаль бәясен сизелерлек югалткан».
Шул ук вакытта, министр сүзләренә караганда, куркынычсызлык өлкәсендәге хокук бозулар югары иҗтимагый куркыныч белән характерлана һәм гавами мәнфәгатьләргә түләтелә торган штрафлар суммасыннан күп тапкырга артыграк күләмдә зыян сала. 2.15 статья буенча җаваплылыкка тартылган юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның 65% тан артыгы шундый ук хокук бозуларны ел дәвамында кабат эшли.
Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып закон проекты белән террорчылыкка каршы комиссияләр карарларын үтәмәгән яисә бозган өчен административ штрафлар күләмен арттыру күздә тотыла. Моннан тыш, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының террорчылыкка каршы комиссияләре карарларын үтәмәү яисә бозу Татарстан Республикасы террорчылыкка каршы комиссиясе карарларын үтәмәү яисә бозудан ким булмаган иҗтимагый куркыныч белән характерлана, моңа бәйле рәвештә 2.15 статьяның 1 һәм 2 өлешләре буенча административ штрафлар күләмен тигезләү тәкъдим ителә.
Закон проекты террорчылыкка каршы комиссия карарларын үтәмәгән яки бозган өчен гражданнар өчен 5000 сум күләмендә, вазыйфаи затлар өчен 50000 сум күләмендә штраф билгеләргә тәкъдим итә.
Юридик затларга 200000 нән 300000 сумга кадәр күләмдә штраф карала. Юридик затлар өчен штрафлар күләмен Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары таләпләрен үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 2.21 статьясында каралган режим (база әзерлеге дәрәҗәсе) кысаларында чараларны гамәлгә ашыруны күздә тоткан күләмдә билгеләү тәкъдим ителә.
Закон проекты Дәүләт Советы каравына тәкъдим ителде.
Комитет утырышында депутатлар шулай ук Татарстан Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдиме буенча җәмәгать судьялары вазыйфасына кандидатураларны карадылар. Депутатлар Дәүләт Советына өч елга җәмәгать судьялары итеп Гарипов Инсаф Азат улын (Алексеевск районы 1 нче суд участогы буенча), Лезина Чулпан Илшат кызын (Чаллы шәһәренең 8 нче суд участогы буенча), Пугачева Елена Владимировнаны (Түбән Кама районы 9 нчы суд участогы буенча); вәкаләтләр чорын чикләнмичә Серебряков Алексей Фәнил улын (Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы буенча 5 нче суд участогы), Сафин Айрат Фәрит улын (Казан шәһәренең Мәскәү районы буенча 4 нче суд участогы) сайларга тәкъдим иттеләр.
Комитет шулай ук Дәүләт Советына Әлмәт районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруны бер елга отставкадагы судья Латыйпова Миләүшә Мирсәит кызына йөкләргә тәкъдим итте.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез