Газетага язылу

Камал сәхнәсендә детектив: әбинең пенсиясе кем кесәсендә?

Танылган режиссер Марсель Сәлимҗановны хөрмәтләп, аның туган көненә Камал театры быел да традиция буенча премьера тәкъдим итте.

Камал сәхнәсендә детектив: әбинең пенсиясе кем кесәсендә?

Бу юлы Фәрит Бикчәнтәев яшь драматург Раил Сафин әсәре буенча 6–8 ноябрь көннәрендә зур залда «Күпер» спектаклен күрсәтте. Баш рольдә – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов. Пьесаның авторы – тамашачы өчен яңа исем. Әсәр «Яңа татар пьесасы» кысасында узган лабораториядә иҗат ителгән.

Без капчыкта ятмый

Алдан ук әйтеп куйыйм: премьерага әллә ни зур өметләр баглап килмәгән идем. Күбрәк «Фәрит Бикчәнтәевне әлеге әсәр һәм автор нәрсәсе белән җәлеп итте икән?» дигән уй булды. Залда Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да бар иде. Ул да театрга яшь автор һәм тәҗрибәле режиссер эшенең нәтиҗәсе белән кызыксынып килүен әйтте.

Спектакльдә вакыйгалар узган гасырның сиксәненче елларында кечкенә генә татар авылында бара. Бу авыл бик матур урында урнашкан, тик ул озак еллар дәвамында «зур дөнья»дан аерылган. Анда мәктәп тә, кибет тә юк. Елганың икенче ярына көймә белән генә чыгып була. Күпер инде 1941 елда ук салынырга тиеш булган. Аннан соң да мондагы җитәкче, күпер салырга дип, халыктан берничә тапкыр акча җыйган. Тик эш кенә эшләнмәгән. Тора-бара үзе дә үлеп киткән, акча да юкка чыккан. «Зур дөнья» белән халыкны хат ташучы Юлдаш кына тоташтыра. Ул елганың икенче ярыннан авылдашларына газеталар, хатлар белән бергә ипиен, даруын, башка кирәк-ярагын да алып кайта. Һәм менә шатлык: ниһаять, күпер салалар! Авыл халкы әлеге вакыйганы бәйрәм итә, үзләренчә тантаналы рәвештә ачалар да. Күпере булгач, аның аша йөрүчеләре дә табыла. Районнан делегация килеп төшә. Сәбәбе дә бар: бу авылда яшәүче Бибисара әбигә 100 яшь тулган икән. Районнан җитәкчелек гасыр кичкән әбине котларга килгән. Тик менә бәла: ул 15 ел элек үлгән икән бит! Бар да аптырашта. Районда бу хакта белмиләр, пенсиясе дә килеп торган.

Акчаны кем алып яткан? Без капчыкта ятмый, җинаятьченең эзенә тиз төшәләр. Ул – хат ташучы Юлдаш. Кулларын артка богаулап, җинаятьчене тикшерүчегә алып та китәләр. 15 ел эчендә җыелган акча – 6 мең 300 сум. Совет чоры өчен бу – зур сумма. Юлдаш акчаны кая куйган? Тормыш-көнкүрешенә караганда, өч балалы ирнең йорт-җире мактанырлык түгел. Балаларына кинога барырга 5 сум акча да бирә алмаган чаклары бар.

Спектакль дәвамында Юлдашның авылдашлары да, тикшерүче дә, яклаучы да, хөкемдар да югалган пенсияне эзли. «Күпер»нең финалын белү өчен, детективка әйләнгән спектакльне барып карарга кирәк.

Тормыштан алынган сюжет

Спектакльдә сурәтләнгән авылдашлар арасындагы мөнәсәбәтләр, Юлдаш кылган эшләр бик тормышчан. Игелек кылуның бәһасе бик кыйммәткә төшәргә дә мөмкин. Һәм мондый мисаллар тормышта да бар. «Күпер» пьесасының сюжеты да драматург фантазиясе түгел. Раил Сафин аны чынбарлыктан алып язган. «Лабораториядә катнашканда мин бер кечкенә авылда булган вакыйганы искә төшердем. Анда районнан әбине юбилее белән котларга киләләр, ә ул инде үлгән булган. Менә шул вакыйганы истә тотып казына башладым һәм детектив форматындагы пьеса барлыкка килде», – ди ул. Әсәрне дүрт тапкыр үзгәртеп язарга туры килгәнен дә яшермәде яшь драматург. Бу – иҗади процесс һәм аның барышында режиссерның яшь автор белән сюжетны камилләштерүе – гадәти күренеш.

Артистлар бик күп катнаша һәм аларның уенына «афәрин»нән башка сүз юк. Беркатлы, ярдәмчел Юлдаш роле нәкъ менә Илдус Габдрахманов сурәтләгәнчә күз алдына килеп баса. Андыйлар иң беренче чиратта үзен түгел, башкаларны кайгырта. Үзенә авыр булса да, кеше йомышын үти. Ә Фәнис Җиһанша уйнаган Саттар образына охшаш кешеләр тормышта азмыни? Үзенә карата кылынган яхшылыкны да андыйлар шулай тиеш дип кабул итә. Бер абынган кешене тәмам егылганчы каралтырга да мөмкиннәр. Саттар да суд каршына баскан күршесен тагын да батырырга ниятли, җир кишәрлекләре проблемасын күтәрә.

Спектакльдә Сабира исемле ДЦП авырулы үсмер кыз бала роле бар. Аны гаҗәеп зур осталык белән театрның яшь артисты Илүсә Камалиева уйнады. Бу премьера артистның иҗади тормышында аны тамашачыга таныткан иң уңышлы образы булыр, дип уйлыйм. Тамашачы бик җылы кабул итте. Илүсә – иҗади гаиләдә үскән кыз. Аның әти-әнисе – Кариев театры артистлары Энҗе һәм Илфат Камалиевлар.

Спектакльдәге бер эпизодка игътибарны юнәлтәсе килә. Сиксәненче еллар мохитенә әллә ни хас күренеш түгел ул. Ә менә бүген... Суд залына җыелган авылдашлар: «Әйдәгез, бергә фотога төшик», – дип, хөкем эскәмиясендә утырган Юлдаш янында фотосурәткә төшәләр. Берәүнең бәласендә икенче кешенең кайгысы юк. Һәр вакыйгадан, нинди булуына карамастан, истәлек кирәк. Бүгенге көннең популяр вайбы.

«Күпер» спектакле ике бүлектән торса да, ике сәгать тирәсе генә бара һәм бер сулышта карала, юмор да җитәрлек. Декорацияләр алмашканда паузалар озынрак булу гына күзгә ташлана. Анысы инде – алга таба шомартыла торган эшләр. Иң мөһиме: тамашачы премьераны яратып кабул итте.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре