9 ноябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Фәрид Абдулганиев Айдар Метшин белән очрашты
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев Татарстаннан сайланган РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, Конкуренцияне яклау комитеты әгъзасы Айдар Метшин белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
-
Яңалыклар
Казанга галимнәр микропластикның әйлән-тирәгә йогынтысы турында сөйләшергә җыелды
Ел саен кешелек дөньясы 400 миллион тоннага якын полимер җитештерә. Аның шактый өлеше чүп-чарга әверелә, ә ул табигый шартларда таркалмый диярлек. Бу исә Җир шарының пычрануына китерә.
-
Яңалыклар
Фәрид Абдулганиев: «Шәрык базары» фестивале – халыкара мәдәни диалогның абруйлы мәйданчыгы»
Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Россия – Көнчыгыш» – «Казанда Шәрык базары» V Халыкара милли мәдәниятләр фестивален ачу тантанасы булды. Быел фестиваль «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елы кысаларында уза һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышлана.
-
Яңалыклар
Мөслим халкының актуаль мәсьәләләре депутат контроленә алынды
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев кушуы буенча Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов эш сәфәре белән Мөслим районында булды. Ул район үзәк хастаханәсе эше белән танышты, политехника техникумда һәм муниципалитетның башка социаль объектларында булды. Нәҗип Хаҗиповны Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин озатып йөрде.
-
Яңалыклар
Татарстан башкаласы кышка әзерләнә
Казанда узган кыш сигез йорт түбәсе авыр карны күтәреп тора алмый җимерелгәннән соң 2136 иңкү түбә тикшерелгән. Нәтиҗәдә 150дән артык түбә ремонтланган. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде.
-
Яңалыклар
Россиядә каен серкәсенә аллергиядән вакцина ясый башлыйлар
Россиядә каен серкәсенә аллергиядән дәвалаучы һәм саклаучы үзебездә җитештерелгән препарат рәсми рәвештә теркәлде һәм кулланылышка кертелде. Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова «Курчатов институты» милли тикшеренү үзәгендә узган IV Халыкара табигатькә охшаш технологияләр форумының пленар утырышында белдерде.
-
Язмыш
Дүрт туганын берьюлы югалткан Айгөл: «Мондый хәлне дошманыма да теләмим»
Узган ялларда Сарман районында булган юл фаҗигасе бөтен республика халкын тетрәндерде. «Лада» автомобиле, каршы як полосага чыгып, йөк машинасына килеп бәрелә.
-
МӨҺИМ
Кышны көткәндә: ни хәлең бар, күрше?
Итек-бияләйләрегезне әзерли торыгыз, күршеләр! Татарстанда «Күрше» фестиваленең кышкы чорында катнашу өчен гаризалар кабул итә башладылар. Ачык һавада күңел ачу, спорт йә булмаса башка төрле чара оештырырга теләүчеләргә шартлар шул ук. Быел күршеләргә тәүге тапкыр бәйрәм оештырырга теләүчеләргә ярдәм дә бар.
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисе өч елдан соң елына 20 Ту-214 җитештерүгә чыгачагын хәбәр итте
С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы, «Туполев» концерны филиалы, өч елдан соң, ягъни 2029 елда, елга якынча 20 Ту-214 самолетын җитештерүгә чыгарырга тиеш. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга хәбәр итте, дип яза Кремльнең матбугат хезмәте.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты белән сөйләшүдә ашлыкка бәяләрнең түбән булуын әйтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда ашлыкка сатып алу бәяләре түбән булу сәбәпле, борчылуын белдерде. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Путин Миңнеханов белән очрашуда төбәкләрнең транспорт паркларын яңартырга тәкъдим итте
Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда төбәк һәм муниципаль транспорт чараларын яңарту программасын башлап җибәрергә тәкъдим итте. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Казанда җылытыла торган тәүге тротуар пәйда булды
Казанда, «Безнең ишегалды» республика программасы кысасында, тәүге җылы тротуар пәйда булган. Әлеге тәҗрибә уңышлы дип табылса, җәяүлеләргә бөтен шәһәр буенча шундый сукмаклар эшләнеләчәк, дип яза «Российская Газета».
-
Яңалыклар
Владимир Путин Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда: «Сезнең барысы яхшы»
Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга Татарстанның социаль-икътисади үсеше турында хәбәр итте. Бу хакта Кремль матбугат үзәге яза.
-
Яңалыклар
Бүген Владимир Путин Рөстәм Миңнеханов белән очрашу үткәрәчәк
Бүген – 9 ноябрьдә Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу уздырачак. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә «Вы слушали» телеграм-каналы.
-
Җәмгыять
Камал сәхнәсендә детектив: әбинең пенсиясе кем кесәсендә?
Танылган режиссер Марсель Сәлимҗановны хөрмәтләп, аның туган көненә Камал театры быел да традиция буенча премьера тәкъдим итте.