Газетага язылу

Казанда эш урыннарында имгәнүчеләр 42 процентка арткан

Быелның 10 аенда Казанда җитештерү тармагында 61 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 42 процентка күбрәк.

Хезмәт урынында саксыз эш итү 9 кешенең гомерен өзүгә китергән. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Икътисадый үсеш комитеты рәисе Гүзәл Минһаҗева сөйләде.

Аның сүзләренчә, сәнәгать (18) һәм төзелеш (8) – имгәнү куркынычы югары булган тармаклар. Имгәнүнең төп сәбәпләренең берсе булып биеклектән егылып төшү тора. 

– Өстәвенә бу проблема сәнәгать объектларында ешрак теркәлә башлады. Хезмәтне саклау буенча координация советы профилактиканың мөһимлеген ассызыклый. Казанда беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча укыту семинарлары һәм тренинглары актив үткәрелә, – диде комитет рәисе. – Әгәр элек биеклектән егылулар нигездә төзелеш объектларында теркәлсә, быел исә алар сәнәгать өлкәсендә еш кабатлана башлады. Травматизм үсешен хезмәткәрләрнең үз-үзләрен тотышына, эш бирүчеләр тарафыннан хезмәт тиешенчә оештырылмауга бәйләп карап була. 

Гүзәл Минһаҗева сүзләренә караганда, бәхетсезлек очракларына шулай ук арыганлык, игътибар кимү, ашыгу, хезмәт дисциплинасын һәм куркынычсызлык таләпләрен бозу китерә. Шул ук вакытта эш бирүче тарафыннан контроль дә мөһим роль уйный: хезмәткәрләрне, бигрәк тә эшкә яңа гына керешкәннәрне укытуга һәм инструктажга күбрәк игътибар бирергә кирәк.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, үз чиратында, эш урынында имгәнү очракларының 42 процентка артуы предприятиеләр өчен бик борчулы саннар икәнен җиткерде. 

– Мондый очраклар булган һәр предприятие контрольдә тора. Анда хезмәт шартларын һәм документация торышын кабат тикшерәләр. Шулай ук хезмәтне саклау буенча Координация советының предприятиеләргә һәм төзелеш мәйданчыкларына күчмә тикшерүләре дәвам итәчәк. Ачыкланган җитди хокук бозулар күзәтчелек органнарына җиткерелә, – диде Рөстәм Гафаров. Моннан тыш, ул предприятиеләрдә һәм төзелеш мәйданчыкларында җитештерүдәге травматизмны анализлау өчен тармак министрлыклары, шул исәптән Сәнәгать һәм сәүдә, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы катнашында ведомствоара киңәшмә уздыру кирәклеген карап тикшерергә тәкъдим итте.

Гүзәл Минһаҗева әйтүенчә, профилактика юнәлешләренең берсе булып хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклау тора. 2026 елның ун аенда Казанда 350 меңләп кеше диспансеризация узган. Бу – еллык планның 70 проценты. Шулай ук шәһәрдә җәрәхәтләнү дәрәҗәсе югары булган предприятиеләр өчен хезмәтне саклау буенча укыту семинарлары оештырылган. Хезмәтне саклау комиссияләре 117 утырыш үткәргән. Шулардан 18 очрашу турыдан-туры төзелеш һәм сәнәгать предприятиеләре мәйданчыкларында узган.

Моннан тыш Казанның төзелеш мәйданчыкларында хезмәткәрләр белән эшләү өчен цифрлы программалар кертә башлаганнар. Шулар арасында йөзләрне тану системасы да бар. Мондый технологияләр объектларга хезмәткәрләрнең керүен тикшереп торырга ярдәм итә. 

Әлеге технология өстәмә рәвештә Татарстанның миграция хезмәте мәгълүмат базалары белән хезмәттәшлек итә. Бу чит ил эшчеләренең рөхсәт бирә торган документларының гамәлдә булуын тикшерә һәм документларның вакыты чыккан очракта эшкә кертми. 

Казан халкы хезмәт кануннарын бозулар турында «Халык контроле» системасы аша яки Казан башкарма комитетының +7 (843) 299-16-53 кайнар линия телефоны буенча хәбәр итә алалар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре