Газетага язылу

Белгеч бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабаны кабат кулланырга ярыймы-юкмы икәнен аңлатты

Бер тапкыр кулланыла торган пластик савыт-саба, юып, кабат файдалану өчен билгеләнмәгән. Ник дигәндә, пластик кисәкчекләре ризыкка эләгергә мөмкин, дип аңлаткан химия фәннәре кандидаты Андрей Дорохов «RT» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.

«Чәнечке, кашык тидерү, губка белән ышку савыт-сабада бик кечкенә ярыклар барлыкка китерергә, шул сәбәпле пластиктан вак кына кисәкчекләр аерылырга мөмкин. Ә аларның ризыкка яки эчемлеккә эләгү куркынычы гаять зур. Гәрчә савыт төзек кебек күренсә дә», – дип билгеләп үткән белгеч.

Шул ук вакытта, Дорохов фикеренчә, мондый савыт-сабадан бер тапкыр файдалану сәламәтлеккә җитди зыян белән  янамый. Ләкин савытның җылы, майлы ризык тәэсирендә матдәләр бүлеп чыгарырга, ә аларның ризыкка эләгергә күчәргә булуын исәпкә алырга кирәк.

Бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабаны күп тапкыр кулланыла торганыннан аеру өчен җитештерүчесе язганнарны карарга кирәк. Бер тапкыр куллану өчен, дип язылган икән, димәк, кабат кулланырга ярамый, дип йомгаклаган сүзен белгеч.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре