Газетага язылу

Владимир Путин: «Сездә барысы да яхшы»

«Исәнмесез!» Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны татарча исәнләшеп каршы алды.

Владимир Путин: «Сездә барысы да яхшы»

Илбашы республикадагы вазгыятьне «барысы да яхшы» дип бәяләде һәм аерым тармакларга ярдәм вәгъдә итте. Очрашу барышында яңгыраган фикерләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.

Путин:

– Хәерле көн! Нәрсә белән сөендерәсез, Рөстәм Нургалиевич?

Миңнеханов:

– Бар да әйбәт, гомумән алганда, вазгыять тотрыклы. Кыскача гына социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре турында мәгълүмат җиткерергә телим. Тулай төбәк продукты 3 триллион 760 миллиард сум тәшкил итә, бу – 102,9 процент. Сәнәгать җитештерүе күләме – 3 триллион 880 миллиард сум, бу – 105,9 процент, узган ел бу санга карата 10 проценттан артык булган. Урып-җыю буенча уңыш яхшы, әйбәт. Әмма ашлык бәясе буенча сорау бар, чөнки логистика ябык. Ашлык бәясе әлегә түбән. Әлбәттә, бу борчый.

Путин:

– Моны бергәләп хәл итәрбез.

Миңнеханов:

– Төзелеш күләме буенча да үсеш белән барабыз. Төзелеш эшләре күләме – 500 миллиард сум. Ваклап сату буенча шулай ук, 1 триллион 102 миллиард сум, бу – 107 процент. Әмма иң мөһиме – инвестицияләр. Без түбәнгә төшмәдек, әлегә 100,5 процент белән барабыз.

Путин:

– Анысы яхшы.

Миңнеханов:

– Нефть чыгару буенча вазгыять әйбәт. Барысы да безгә җиткерелгән күләмнәргә бәйле.

Путин:

– Гомуми күләмдә чимал булмаган экспорт өлеше – плюс 40,9 пункт, әйеме?

Миңнеханов:

– Әйе, без хәзер 24 миллион тонна нефть эшкәртәбез һәм бу – алга таба да эшкәртү бит әле. «Этилен-600» эшли башлады. Зур сәнәгатьләр – өстәмә рәвештә тагын 600 мең тонна. Нефть эшкәртү буенча безнең ике предприятиедә нефть эшкәртү тирәнлеге – 99 процент, әйбәт эшлиләр. Нефть химиясе буенча вазгыять – бәя күрсәткечләренә карап. Гомумән алганда, «Сибур», «Түбән Кама Нефтехим», «Казаноргсинтез» җитештерү берләшмәләре буенча вазгыять тотрыклы. «Сибур» барлык инвестиция планнарын үти, без килешкәнчә.

Путин:

– Яхшы, молодцы, анда эш яхшы оештырылган.

Миңнеханов:

– «Аммоний» ул – ашламалар. Алар 2 миллион сумга яңа килешү әзерләделәр, тагын ике тапкыр арттыру турында. Хәзер кредит линиясе буенча кытайлар белән эшлиләр. «КАМАЗ» буенча вазгыять яхшыра. Бераз төшү булды, моңа да карамастан, «КАМАЗ» яхшы эшли.

Путин:

– Безгә төбәк һәм муниципаль транспорт чараларын яңарту программасын эшләргә кирәк.

Миңнеханов:

– Бу мөһим.

Путин:

– Без машина төзелешенә ярдәм итәр идек.

Миңнеханов:

– Ставка зур, дип уйлыйм. Әгәр бераз лизинг компанияләренә ярдәм итә алсак...

Путин:

– Әйе, уйларга кирәк.

Миңнеханов:

– Мин кулланган икенче вариант та бар. Бездә капиталь ремонт бара. Алга таба да файдаланырга мөмкин булган техника бик күп. Гарантия белән ярты бәягә коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы техникасы ремонтлана. Янгын сүндерү частьларында, муниципаль хезмәтләрдә булган автомобильләрне тулысынча яңарттык. Аңлашыла, яңаларын да сатып алабыз, менә болары да кулланыла. Горбунов исемендәге заводта без инде стапель түгел, ә агым линияләрен эшләтеп җибәрдек. Безгә куелган бурычны – 20 самолет төзүне – өч елдан хәл итәрбез, дип уйлыйм. Ул инвестицияләр өчен зур рәхмәт. 900 мең квадрат метр мәйдан реконструкцияләнгән, 80 мең квадрат метр төзелгән. Бу – бик зур күләм. Вертолет заводы яхшы эшли.

Путин:

– Яхшы эшли.

Миңнеханов:

– Суднолар төзелеше дә тулысынча йөкләнгән. Сезнең программа буенча Газлаштыру фонды өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бездә газлаштыру дәрәҗәсе бик зур булса да, яңа микрорайоннардагы 34 700 йорт газга тоташтырылды.

Путин:

– Шөкер.

Миңнеханов:

– Бу – зур эш.

Путин:

– Сездә барысы да яхшы, шартлар әйбәт. Татарстан алга таба да бик күп юнәлешләр буенча яулаган алдынгы урыннарны саклап калачак, дип ышанам.

Миңнеханов:

– Сезнең ярдәм белән. Безнең башка юл юк. Без 19 миллиард куб метрга якын газ, 36–37 миллиард киловатт-сәгать электр энергиясе кулланабыз.

Путин:

– Бу куллану күрсәткечләренең үсә баруы турында сөйли, чөнки икътисад үсә.

Миңнеханов:

– Әйе, икътисад үсә. Ясалма фәһем, IT компанияләр күп, Иннополис үзен бик яхшы күрсәтә.

Путин:

– Әйе, беләм.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре