Газетага язылу

2027 елда кемнәрнең хезмәт хакы артачагы билгеле

Россиядә 2027 елның 1 гыйнварыннан сәламәтлек саклау, фән, мәгариф, социаль тәэмин итү һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәт хакы – 6,8 процентка, ә гражданлык хезмәткәрләре, прокурорлар, Тикшерү комитеты хезмәткәрләре һәм судьяларның хезмәт хакы октябрьдән 4 процентка индексацияләнәчәк.

Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Элеонора Кавшар сөйләде, дип яза «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ».

«1 гыйнвардан 6,8 процентка федераль дәүләт сәламәтлек саклау, фән, мәгариф, социаль тәэмин итү һәм мәдәният учреждениеләрендә эшләүчеләргнең хезмәт хаклары артачак. Керемнәрнең йомгаклау саннары, элеккечә үк, белгечләрнең конкрет категорияләре өчен түләүләрне исәпләүнең гомуми структурасына бәйле булачак - табиблар өчен ул бер, ә укытучылар өчен, мәсәлән, бөтенләй башка», - диде Кавшар.

Ул ачыклык керткәнчә, киләсе елның октябреннән федераль дәүләт учреждениеләренең күп кенә хезмәткәрләре өчен 4 процент күләмендә индексация салынган.

«Бу федераль гражданлык дәүләт хезмәткәрләре, прокурор хезмәткәрләре, Тикшерү комитеты хезмәткәрләре, судьялар һәм башкалар», - дип ассызыклады комитет башлыгы.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре