Газетага язылу

Владимир Путин Татарстаннан 7 кешене бүләкләде

Россия Президенты Владимир Путин Татарстаннан дүрт кешене медальләр белән бүләкләгән һәм тагын өчесенә мактаулы исемнәр биргән. Хокукый порталда тиешле указ басылып чыккан.

Дәүләт Советының мактаулы рәисе секретариаты җитәкчесе Марат Хәсәнов “Ватан алдындагы казанышлар өчен” I дәрәҗә ордены медале белән, “Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре” (РТРС) филиалы – “Татарстан Республикасында радио-телевидение сигналларын тапшыру үзәге” цех җитәкчесе Александр Панюта “Ватан алдындагы казанышлар өчен” II дәрәҗә ордены медале, Анна һәм Александр Борзовлар “Ата-ана даны” ордены медале белән бүләкләнгән.

Моннан тыш “Дуслык” ЧҖҖ механизаторы Геннадий Ефремовка, “Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе” ҖЧҖ директоры Марат Сафинга “Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре