Аның сүзләренчә, узган кыш конструкцияләр җимерелү аркасында ике бинада җылыту үткәргечләре зыян күргән, бу җылылык белән тәэмин итүне вакытлыча туктатуга китергән. Ачыкланганча, барлык сигез түбәне дә 2003-2009 елларда ремонтлаган булганнар. Төзекләндерү эшләре барышында кайбер таләпләр тулысынча үтәлмәгән.
– 2010 елдан соң вентиляцияләнә торган чорма технологияләрен кулланып ремонтланган түбәләр берсе дә җимерелмәде. Аларда боз сөңгеләре дә барлыкка килми, – диде комитет урынбасары. – Вакытында кабул ителгән чаралар быел мондый һәлакәтләр кабатлануга китермәс дип өметләнәм. Идарәче оешмаларның игътибарын түбәләрдән кар төшерүне тикшереп торырга кирәклегенә юнәлтәм. Район администрацияләре һәм ТКХ комитетыннан капиталь ремонтка заявка төзегәндә программага түбәләрне ремонтлауны кертүләрен сорыйм.
Искәндәр Гыйниятуллин, шулай ук ишегалларын кышкын җыештыру эшләренә дә тукталды. Бу максатларга Казанда 239 берәмлек махсуслаштырылган техника әзерләнгән.
Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров үз чиратында, шәһәрдә идарәче оешмалар чыннан да күп булуына тукталды. Бүген алар 800 тирәсе. «Гомумән идарәче оешмалар белән үзара аңлашу бар. Муниципалитетка буйсыну булмаса да, алар безнең теләкләргә һәм тәкъдимнәргә колак сала. Узган ел шәһәрне җыештыру процессын реинжиниринглау буенча МУПлар белән зур эш башкарылды. Нәтиҗәдә юлларны һәм урамнарны җыештыру сыйфаты сизелерлек яхшырды. Без идарәче компанияләргә яңа алымнар эзләргә тәкъдим иттек. 1 878 йортка хезмәт күрсәтүче җиде эре компания шул юнәлештә. Аларның эш нәтиҗәләрен күреп башка идарәче компанияләр дә кушылыр дип ышанам», - диде Рөстәм Гафаров.
Искәндәр Гыйниятуллин билгеләп узуынча, эре идарәче компанияләр штатында 1 мең 323 урам җыештыручы. Алар 4,2 мең йортка хезмәт күрсәтә. Шул ук вакытта, гамәлдәге нормативлар 15,5 млн кв. метр мәйданлы йорт яны территорияләрен җыештыру өчен 2,2 меңгә якын кеше кирәклеген күрсәтә. Димәк, 877 урам себерүче җитми дигән сүз. Гамәлдәге тарифлар өстәмә рәвештә 264 хезмәткәрне генә ялларга мөмкинлек бирә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез