Әлеге саннарны “Полимерлар фәнендә микропластик” IV халыкара конференциясенә багышланган матбугат очрашуында китерделәр. Төрле илләрдән җыелган галимнәр башкалада дүрт көн дәвамында экологиягә бәйле проблемалар турында сөйләшәчәк.
Әлеге чараның башкалада үтүе юкка түгел. Татарстан – Россиянең химия һәм нефть химиясе үзәкләренең берсе. Монда эре полимер җитештерү үзәкләре урнашкан. Галимнәр микропластикның таралуы, аның әйләнә-тирә мохиткә, сәламәтлеккә йогынтысы, шулай ук полимер кисәкчәләр белән пычрануын ачыклау һәм киметү ысуллары турында фикер алышачак.
Мәскәү дәүләт университетының полимерлар һәм кристаллар физикасы кафедрасы мөдире Алексей Хохлов белдергәнчә, соңгы 100 ел эчендә тормыш төптән үзгәрде. Полимерларны арзан, җиңел һәм тотрыклы булган өчен бәялиләр. Әмма тискәре ягы да бар: алар бик акрын таркала. “Полимерларның күп өлеше – бер тапкыр кулланыла торган продуктлар. Пластик чүп-чар проблемасы шул исәптән БМО дәрәҗәсендә дә күтәрелә. Анда чикләү, утильләштерү буенча тиешле резолюцияләр бар”, – диде Алексей Хохлов.
Галим-тикшеренүче конференциядә микропластикка аерым игътибар биреләчәген әйтте. Монда сүз пластик таркалган вакытта барлыкка килә торган биш миллиметрдан да кимрәк кисәкчәләр турында бара. “Микропластик – киң кулланыштагы термин. Әмма модалы сүзләр телгә керүгә уйдырмалар барлыкка килә. Фәнни яктан караганда, андый куркулар расланмый. Шуңа да карамастан, микропластикның әйләнә-тирәгә, тере организмнарга ничек йогынты ясавын өйрәнергә кирәк”, – дип аңлатты тикшеренүче.
Академик сүзләренә караганда, чүп-чарның күзәнәкләр белән чагыштырыла торган микрон зурлыкларга кадәр ваклануы аеруча борчу тудыра. Мондый кисәкчәләр тере организмнарга үтеп керергә һәм сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин. Шул ук вакытта ул вәсфәсәгә бирелмәскә чакырды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез