Газетага язылу

Мөслим халкының актуаль мәсьәләләре депутат контроленә алынды

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев кушуы буенча Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов эш сәфәре белән Мөслим районында булды. Ул район үзәк хастаханәсе эше белән танышты, политехника техникумда һәм муниципалитетның башка социаль объектларында булды. Нәҗип Хаҗиповны Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин озатып йөрде.

Район үзәк хастаханәсе табиблары белән очрашуда кадрлар мәсьәләсе үзәк урынны алып торды. Мөслим үзәк район хастаханәсендә хезмәткәрләренең штат буенча саны 291 кеше тәшкил итә, моңа 39 табиб һәм 171 урта медицина персоналы белгече керә. Табиблар белән тәэмин ителеш  73,5% тәшкил итә, бу уртача республика дәрәҗәсеннән югарырак (Татарстан Республикасы буенча 70,5%). Урта медицина персоналы белән тәэмин ителеш – 103,2%.

 

Мөслим үзәк район хастаханәсе баш табибы Дамир Сөләйманов сүзләренә караганда, медицинага кадрлар җәлеп итү һәм беркетү өчен районда дәүләт ярдәме чаралары комплексы гамәлгә ашырыла. 2026 елда 2 белгеч федераль программалар буенча түләүләр алган: 1 табиб «Земский доктор» программасы кысаларында (1,5 млн сум) һәм 1 фельдшер «Земский фельдшер» программасы кысаларында (750 мең сум). Мөслим районы башлыгы инициативасы белән хезмәт урыны буенча һәм арендага торак бирү оештырылган. Хәзерге вакытта 4 табиб әлеге шартларда торак белән тәэмин ителгән.

Район хастаханәсенә хәйриячеләр саллы ярдәм күрсәтә. Аерым алганда, «Агромастер» предприятиесе акчасына УЗИ аппараты, стоматология җайланмасы, пациентларны Чаллыга гемодиализга йөртү өчен «Газель» автомобиле сатып алынган, шулай ук КТ, маммограф, флюорограф урнаштыру өчен биналарга капиталь ремонт ясалган. Хәйрия ярдәменең гомуми суммасы 25 млн сумнан артып киткән.

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча медицина учреждениесенә 2023 елда компьютер томографиясе аппараты, соңрак маммограф, флюорография комплексы сатып алынган.

Район башлыгы Альберт Хуҗин билгеләп үткәнчә, 2021 елда Мөслим районында «Сәламәтлек бишьеллыгы» эшли башлаган. «Программа сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга, сәламәтлек саклау системасын модернизацияләүгә, хастаханәләрне, шулай ук ФАП биналарын ремонтлауга, гражданнарның актив озак яшәвенә шартлар тудыруга юнәлдерелгән», – дип сөйләде Альбер Хуҗин.    

Мөслим политехника техникумында Нәҗип Хаҗипов уку аудиторияләрен карады. Монда механизаторлар, эретеп ябыштыручылар, кондитерлар, машина йөртүчеләр һәм башка белгечләр әзерлиләр. Бүген техникумда 219 студент укый. Аларның күбесе күрше районнарда – Актаныш, Минзәлә һәм Сарман районнарыннан килгән. Район башлыгы Альберт Хуҗин әйтүенчә, читтән килгән студентлар өчен уңайлы яшәү шартлары булдыру өчен тулай торак төзү зарур. Хәзерге вакытта 100 урынлык ике катлы бинаны проектлауга техник йөкләмә әзерләнгән. Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килештерелгән, хәзер Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы каравында.

Мөслимлеләрне борчыган тагын бер мәсьәлә – авылның үзәк урамнарында канализация булмау. Бу хакта район башлыгы Альберт Хуҗин Нәҗип Хаҗиповка район хакимиятендә узган эшлекле киңәшмәдә сөйләде.

Район башлыгы сүзләренә караганда, хәзер 11 күпфатирлы йорт һәм 36 социаль объект үзәк канализациясез кала. Аерым алганда, мәктәптә, өч балалар бакчасында, администрация бинасында һәм башка социаль-мәдәни учреждениеләрдә индивидуаль септиклар кулланыла.

Проблеманы хәл итү максатларында 2026 елда проект-смета документациясе эшләнгән. 2027 елда эш башлау өчен районга әлеге объектны «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль программасына кертүдә ярдәм кирәк.

Мөслим районы илкүләм проектларда һәм республика программаларында актив катнаша. 2024-2026 елларда Ык елгасы аша күпер капиталь ремонтланган, Михайловка, Иске Вәрәш, Мөслим авылларында юллар асфальтланган. Быел Югары Табын, Иске Карамалы, Катмыш авылларында «Чиста су» федераль проекты буенча су белән тәэмин итү челтәрләре төзелгән һәм алыштырылган, су башнясы ремонтланган. 

Нәҗип Хаҗипов Мөслим авылында быел, бөек татар шагыйренең 140 еллыгына ачылган Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

«Мин Мөслим районында күп тапкырлар булдым һәм һәрвакыт уңай үзгәрешләр күрәм. Үз вакытында җирле предприятиеләр ярдәмче хуҗалыкларны һәм казчылыкны үстерүдә беренчеләрдән булдылар Үсеш темплары буенча район республикада алдынгы урыннарда тора, – диде Нәҗип Хаҗипов, эш сәфәренә йомгак ясап. – Бүген без объектларны карадык һәм кайбер мәсьәләләрне ахырына җиткерү зарурлыгын күрәбез. Сәфәрнең нәтиҗәләре турында мин парламент Рәисенә һичшиксез хәбәр итәчәкмен. Республика җитәкчелеге ярдәмен алачагыбызга шикләнмим».

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре