Фестивальдә Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән һәм якын һәм ерак чит илләрнең 40 иленнән, шул исәптән 30 Ислам дәүләтеннән вәкилләр катнаша. Кунакларны һәм фестивальдә катнашучыларны Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев сәламләде.
Фәрид Абдулганиев фестивальне ачып, аның халыкара мәдәни хезмәттәшлек һәм этномәдәни күптөрлелекне саклауның абруйлы мәйданчыгына әверелүен билгеләп үтте. «175 милләт вәкиле дус һәм тату яшәгән Татарстан өчен бу – мөһим вакыйга. Һәм без республикабызның күршелек, төрле милләтләргә хөрмәт, уртак максатлар хакына бердәмлек үрнәге булуы белән горурланабыз, – дип басым ясады Фәрид Абдулганиев . – Фестивальнең бик тыгыз көннәре алда тора. Сез алып килгән халык мәдәниятенең бөтен байлыгы, сезнең талантыгыз, осталыгыгыз, мәхәббәтегез һәм тугрылыгыгыз тамашачылар күңелендә якты чагылыш табар дип ышанам».

Фәрид Абдулганиев фестивальдә катнашучыларга республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләвен җиткерде. «Узган еллар дәвамында фестиваль илнең 20дән артык төбәген һәм якын һәм ерак чит илләрнең 40 дәүләтен берләштерүче зур халыкара мәдәни вакыйгаларның берсенә әверелде. 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде, ә Казан «Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» дигән мактаулы статуска лаек булды. Бу ике мөһим вакыйга әлеге искиткеч фестивальнең фәлсәфәсендә чагылыш тапты. Күпмилләтле илебез һәм республикабызның ачыклыгы, дуслыгы һәм кунакчыллыгы традицияләрен дәвам итеп, «Россия – Көнчыгыш» мәдәниятләр диалогы һәм уртак иҗат аша милләтара, төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итә. Без чит ил эшләре министрлыгына һәм илебез Мәдәният министрлыгына, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясенә, шулай ук әлеге масштаблы һәм әһәмиятле проектны үстерүгә өлеш кертүчеләргә рәхмәтле», – дип ассызыклаган Рөстәм Миңнеханов.
«Шәрык базары» фестивале Татарстанда 2021 елдан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Мәдәният министрлыгы, РФ Тышкы эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды ярдәме белән үткәрелә. Фестивальнең максаты – Россиянең Көнчыгыш һәм Азия илләре белән интеграцион элемтәләрен киңәйтү, дәүләтара һәм халыкара мәдәни элемтәләрне үстерү, милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү.
«Казандагы Шәрык базары» – бөтен шәрык дөньясыннан башкаручыларны берләштерүче Россиядә бердәнбер зур музыка фестивале. Быел фестиваль бишенче тапкыр һәм өченче ел рәттән ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында уздырыла. Быел беренче мәртәбә Нигерия, Эфиопия, Алжир һәм Бруней артистлары катнаша, шулай ук Луганск Халык Республикасы һәм Франция вәкилләре дә килгән. Ике легендар коллективның – «Ялла» (Үзбәкстан) һәм «Песняры» (Беларусь) ансамбльләренең уртак концерты булачак. Гала-концертта Казахстан җырчысы Роза Рымбаева һәм Адыгеянең атказанган артисты Айдамир Мугу катнаша.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез