Газетага язылу

Гаиләгездә нинди традицияләрне саклыйсыз?

Укучыларыбыздан гаилә традицияләре турында сораштык.

Гаиләгездә нинди традицияләрне саклыйсыз?
Фото: Татар-информ

Гөлгенә Галимҗанова (Балтач районының Бөрбаш авылы):

– Без, Гаязовлар нәселе, туган авылыбыз Чапшарда ел саен гаилә җыены үткәрәбез. Анда үз әләмебезгә кадәр эләбез. Әлеге бәйрәм табигатьтә үтә. Әби-бабайлар рухына догалар укыйбыз, коймак пешерәбез. Борынгы уеннар да уйныйбыз. Барыбыз бергәләп «Чабата биюе»н биибез. Аягын тыпырдата белмәгән кеше юк. Беренче елны 50 ләп кеше җыелса, соңгы вакытта 80 гә җиттек. Әбием Мөнирәгә күптән түгел 92 яшь тулды. Сигез баласының бүген алтысы исән-сау. Туганлык җепләрен ныгыта торган бәйрәм бу. Мондый очрашулар бик кирәк, алайса гореф-гадәтләр онытылачак.

Сания Әхмәтҗанова (Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылы):

– Безнең гаиләнең традициясе – шәл бәйләү. Элек кулдан энә бөтенләй төшми иде. Олыгая барган саен әлеге эшне киметтек. Шулай да туганнарга барганда, күршегә кергәндә бәйләүне онытып бетермибез әле. Ике кыз һәм малай үстердек. Алар да кечкенәдән йон язып, шәл бәйләргә өйрәнде. Кызлар белән җыелышкач, кул эше тотабыз. Киленем дә булдыра. Хәзер күбрәк оекбаш, кофталар бәйлиләр. Оныкларга да өйрәтәбез. Хатын-кыз өчен бик кирәкле һөнәр бу. Районда уза торган «Бистә шәле» фестивалендә иң оста шәл бәйләүче дә булдым әле.

Зилә Габдинова (Казан):

– Өйдә татарча гына сөйләшү, табында гаджетларсыз бер-беребез белән аралашу – безнең традицияләр шулар. Бәйрәмнәрдә әни һәрвакыт «фирменный» манты, брокколидан салат һәм каймаклы торт әзерли. Җәй көне гаилә белән табигатькә чыгабыз, анда егетләр гранат согында әзерләнгән шашлык кыздыра, бергәләп футбол уйныйбыз. Гаилә белән җыелганда, «Элиас» уенын уйнарга яратабыз. Аның асылы: бер уенчы, синонимнар, антонимнар кулланып, үз командасына сүз мәгънәсен аңлата, ләкин сүзнең үзен атамый. Сүзне атауның вакыты чикләнгән.

Илдус Һарунов (Актаныш районының Иске Сәфәр авылы):

– Безгә җыр-моң әти-әнидән күчкән. «Җыр-бию нәрсәгә кирәк ул?» – дигән кешеләр дә бар. Андыйлар баласының сәләтен сындыра. Сәхнә бит ул аралашырга өйрәтә. Без, киресенчә, шөгыльләнсен, дибез. Мин гармунда уйныйм, оныклар җыр суза. Кечкенәләре дә гармун тарткалый хәзер. Мәш киләбез шулай. Кызым Тукай районында яши. Аларга баргач та, өйләре җыр-моңга күмелә. 1 нче май көнне «Карга боткасы» уздыру гадәте бар. Казан асып, ботка пешерәбез. Балаларга бәйрәмнең асылын аңлатабыз. Беренче елны: «Кайда соң монда каргалар?» – дип аптырыйлар иде. Йомырка тәгәрәтәбез. Кемнеке таудан беренче тәгәрәп төшә, шуңа бүләк бирәбез. Шигырь сөйләтәбез, уеннар уйнатабыз. Бала-чага гореф-гадәтне белеп торсын, дибез.

Минзифа Таҗетдинова (Чүпрәле районы):

– Без – укытучылар гаиләсе. Ирем Шамил белән 33 ел кулга-кул тотынышып йөрибез. Башкалардан читенсенү гадәте юк. Хәзер безнең үрнәк кызым белән кияүгә дә күчте. Гомер буе шулай яшәргә кирәк, дип уйлыйм. Ир белән хатын кулга-кул тотынышса, гөнаһлары бармаклары арасыннан коелып төшәр, дигән хәдис тә бар бит. Туганнар белән очрашуларга милли киемнәрдән йөрибез. Борынгы гадәтләрне дингә бәйләп алып барырга тырышабыз. Ел саен корбан чалабыз, ураза тотабыз. Ифтар мәҗлесләре үткәрәбез. Кичләрен Коръән тәфсире укыйбыз. Балаларга әйтем, мәкальләрне дә өйрәтеп үстердек. Бабайлар умарта асраган, без дә бу шөгыльне дәвам иттек. Күчтәнәчкә бүләкне кызганмыйбыз. Казлар асрыйбыз. Туганнар белән өмәләр үткәрәбез. Казның хәрам канатын алу гадәте бар. Аларны яндырырга кушалар.

Айгөл Зиннәтуллина (Балтач районының Арбор авылы):

– Элек колхоз ноябрь бәйрәме тирәсендә Уңыш көне үткәрә иде. Яшь егетләр аерым, кызлар аерым бер өйдә утырды. Парлылар үз урамнары белән күңел ачты. Соңгы вакытта шул традицияләрне өйдә үткәрә башладым. Фермада сыер савам. Узган ел әлеге эшкә өйрәткән апаларны кунакка чакырган идем. Быел кыз туганнарымны җыйдым. Үзебез биш кыз үстерәбез. Табынга 40 лап кеше җыелдык. Бәлешләр пешердек. Хәзер бит туганнар бер-берсе белән аралашмый. Шуңа күрә мондый очрашулар араларны җылыта. Шигырь сөйләргә яратам. Оныкларга да сөйләттерәм. Бәйрәмнәрдә бүләк бирешәбез. Менә шулай яшәп ятабыз.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре